Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мөселманнары диния нәзарәте Украинага каршы сугышкан хәрбиләрне бушлай хаҗга җибәрмәкче


Хаҗга сугышчы исеменнән аның бер гаилә әгъзасы бара ала. Әгәр дә сугышта яраланып, имгәнеп кайткан хәрби үзе хаҗ кылырга теләсә, аны озатып барачак кеше өчен дә өстәмә бер юллама бирелә.

Русия мөселманнары Диния нәзарәте 2025 елгы хәйрия хаҗына гаризалар кабул итә башлаган.

Анда сугышта катнашучылар, "махсус хәрби операция" ветераннары (Украинага каршы һөҗүмне Русия хакимиятләре шулай атый — ред.) яки аларның туганнары да бушлай барырга дәгъва итә ала. Хаҗга сугышчының үзен яки аның исеменнән бер гаилә әгъзасын җибәрәчәкләр. Әгәр дә сугышта яраланып, имгәнеп кайткан хәрби хаҗ кылырга теләсә, аны озатып барачак кеше өчен дә өстәмә бер юллама бирелә.

Быелгы хаҗ йолалары июньнең беренче ун көнлегенә туры килә. Татарстаннан Согуд Гарәбстанына 1800 кеше хаҗ кыла алачак. Узган ел да республикага шуның кадәр квота бүленгән иде. 2025 елда Русиядән Мәккәгә барлыгы 25 000 кеше бара алачагы хәбәр ителде.

  • Путин Украинага каршы башлаган сугышны мөфтиләр хуплап чыкты. Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Русия мөселманнары дини җыены мөфтие Әлбир Крганов, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Путин сугышын яклап чыкты.
  • Русиядә Украинага һөҗүмне җиһад дип атаучылар да булды. "Монда Русиянең һөҗүм сугышы, баскын сугышы турында сүз бара. Мөселманнарның бу гаскәрдә торырга хакы юк. Мондый гаскәргә кушылган, аның ягында сугышкан кеше ислам күзлегеннән караганда Аллаһка ышанмаучы булып санала, чөнки ул исламда каралмаган максатларда кемнедер үтерә. Исламга ярашлы бу авыр - җинаять", дигән иде бу уңайдан Коръән-хафиз (Коръәнне яттан белүче) һәм Львов шәһәрендәге Кырымтатар мәдәни үзәге башлыгы Ислам Тохлу .
  • Былтыр Башкортстанда "махсус хәрби операциядә" катнашучы хәрбиләр өчен күмәк дога кылулар үтте.
  • Апрель аенда Татарстанда республикадан Украинадагы сугышка мобилизацияләнгән хәрбиләргә ярдәм өчен "РамаZан күчтәнәче" дигән чара узган иде. Аны Татарстан мөселманнары диния нәзарәте оештырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG