Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар халкының үзенчәлеген саклау програмы акчалары кая китә


Архив фотосы
Архив фотосы

Киләсе өч ел дәвамында Татарстан хөкүмәте татарның үзенчәлеген нигездә җыр-бию, бәйгеләр, сабантуйлар белән сакларга җыена. "Татар халкының үзенчәлеген саклау" турындагы дәүләт програмына каралган финансларның төп өлеше — ягъни 40% якыны җыр-бию, фестиваль, бәйге һәм сабантуйларга китәчәк. Иң аз сумма — фәнни-тарихи тикшеренүләргә 12,4% тотылачак. Татар телендә дәреслекләр әзерләү һәм аларны таратуга да зур акча каралмаган. Барлык чыгымнарның 16,6% гына татарның милли үзенчәлеген тел аша саклауны күзаллый. Монда дәүләт програмына бүленгән финансларның кимүен дә онытмаска кирәк, гәрчә, Татарстанның бюджеты ел саен үссә дә.

Татарстан хөкүмәте 2024-2026 елларга исәпләнгән "Татар халкының үзенчәлеген саклау" турындагы дәүләт програмына үзгәрешләр кертте. Төп төзәтмәләр програмның максатына ирешү өчен куелган бурычларны билгеләү өчен кертелгән. Документта әйтелгәнчә, чараларның яртысыннан күбесе медиапроектларга бәйле булачак.

Өч ел эчендә матди һәм матди булмаган мирас объектларын һәм татарларның тарихын өйрәнү артырга, музей фондларын татар ядкәрләре белән баетырга, татар телен укыту әсбапларын әзерләргә, чараларны интеллектуаль һәм медиапроект рәвешендә җиткерергә тиешләр.

Төп чараларны Татарстан фәннәр академиясенә караган институтлар, Дөнья татар конгрессы, Мәдәният министрлыгы һәм аңа караган оешмалар тормышка ашырачак.

Әйтергә кирәк, татар халкының милли үзенчәлеген саклау дәүләт програмы узган ел яңартылды. Документтан күренгәнчә, аңа каралган финанслар күләме кими.

Соңгы дүрт елда – 2020-2023 елларга исәпләнгән дәүләт програмына 375,1 млн сум бүленгән булган. Аерым алганда, 2020 елда – 70,4 млн сум, 2021 елда – 107,4 млн сум, 2022 елда – 106,9 млн сум, 2023 елда 88,4 млн сум күләмендә акча бирелгән.

2024-2026 елга исәпләнгән яңартылган дәүләт програмында өч елга финанслау 265,4 млн сум күләмендә билгеләнгән. Ел саен бу максаттан 88,4 млн сум акча биреләчәк. Узган өч ел (2021-2023) белән чагыштырганда, финанслау 37,3 млн сумга азрак дигән сүз.

Татар халкының үзенчәлеген саклау турындагы дәүләт програмы чыгымнары (саннар түгәрәкләп күрсәтелгән)
Тармаклар2024 ел, млн сум2025 ел, млн сум2026 ел, млн сум2024-2026, млн сумЧыгым өлеше, %
Фән буларак татар теле14,714,714,74416,6
Фәнни-тарихи өйрәнүләр1111113312,4
Мәгърифәт, мирасны саклау проектлары14,514,514,543,712,4
Мәдәни проектлар
(фильм, милли киемнәр)
13,613,613,64115,5
Җыр-бию, фестиваль, бәйге, сабантуйлар34,634,634,6103,739,1
Җәмгысе88,488,488,4265,4100

Татар теле

Өч ел дәвамында татар теленә бүленгән финансларның төп өлеше дәреслекләр, уку әсбаплары әзерләүгә тотылачак. Бу якынча 33,6 млн сум. Әлеге сумманың яртысыннан күбрәге — 19 млн сумга якыны — Татарстандагы мәктәпләр өчен каралган. Русия төбәкләрендә татар телен укыткан белем йортларына бары 9 млн сум бүленгән. Дәреслекләрдән тыш, видеодәресләр, презентацияләр дә эшләнәчәк һәм семинарлар оештырылачак.

Мәктәп системына карамаган, әмма татар теле үсешенә йогынты ясый торган проектлар да нәүмиз калмаган. Аларга якынча 10 млн сум бүленгән. Дөнья татар яшьләре башлангычы белән башланган "Ачык университет" проектына ел саен 1,7 млн сум, "Татарча диктант" акциясенә — 1 млн, "Татар гыйлеме" фәнни мәктәбе проектына — ел саен 730 мең сум биреләчәк.

Тарих, фән

Археологик өйрәнүләр, фәнни эзләнүләргә уртача 33 млн сум бүленгән. Бу дәүләт програмында иң аз акча каралган тармак.

Иң зур сумма Сарытау шәһәре янындагы Алтын Урда чорындагы Үкәк шәһәрчеген өйрәнүгә тотылачак. Шул максаттан ел саен 2,2 млн сум (өч елда — 6,7 млн сум) бүленер дип көтелә. Соңгы елларда да Татарстан галимнәре Үкәкне өйрәнүләрен дәвам итте, әмма урыс галимнәре Сарытауның татар тамырлы шәһәр булуын танырга теләми.

Татарстан галимнәре Касыйм, Лапас авылы (Әстерхан өлкәсе), Бай-Балык (Монголия), Царевское шәһәрчеге (Волгоград өлкәсе), Наровчат (Пенза өлкәсе), Олы Тояба шәһәрчеге (Чуашстан) тарихи-археологик өйрәнүләрне дәвам итәчәк. Моңа өч елга 5,9 млн сум каралган.

Моннан тыш, Идел-Уралда эпиграфик һәйкәлләрне, Русиянең 14 төбәгендә һәм Үзбәкстан белән Кыргызстанда рухи, матди мирасны өйрәнергә җыеналар. Галимнәр Алтайда, Кавказда да тикшеренүләр үткәрәчәк.

Русия һәм чит илләрдәге фәнни үзәкләрдә татар темасын өйрәнер өчен стажировкага җибәрү дә каралган. Әмма дәүләт моңа елына 300 мең сум гына бирергә әзер.

Мәгърифәт

Програмда татар мирасына кагылышлы җыентыклар бастыру, интернет проектлар булдыру, журнал чыгару, семинарлар оештыру каралган.

Иң зур сумма Татар энциклопедия порталын алып баруга китәчәк. Ел саен аңа 2,3 млн сум (өч елда 7,1 млн сум) тотылачак. Тарихчы Дамир Исхаков мөхәррирлегендә басылучы "Туган җир" журналын чыгаруга ел да 2 млн сумга якын бүленгән. Tatfolkfound электрон татар фолькоры фондын тормышка ашыруга ел саен 1,7 млн сум китәчәк. Заманында булдыксыз дип табылган, соңрак балалар энциклопедиясе итеп үзгәртелгән "Татар иле" порталына өч елда 2,6 млн сум бирү каралган.

Моннан тыш, "Рухи мирас" сериясен чыгаруга, miras.info порталында фотобанк ясау, семинарлар оештыру, Русия төбәкләрендәге татарлар турында белешмә ясау каралган.

Мәдәни проектлар, кәсепчелек

Киләсе өч елда Татарстан, Русия төбәкләре һәм чит илләргә 22,8 млн сум күләмендә милли киемнәр һәм музыка уен кораллары җибәрү каралган. Дәүләт програмында татар халкы кәсебен популярлаштырырга акчалар бүленгән — 1,5 млн сум.

Татар әдәбиятының классик әсәрләрен экранлаштыруга 14,3 млн сум тотылачак. Бу елына 4,7 млн сум. Татар гаиләләре, татар нәселләре турында документаль фильм һәм басма продукцияләр ясарга тиешләр. Ел саен бу эшкә 368 мең сум бүлеп бирәчәкләр.

Сабантуйлар, җыр-бию, бәйге, фестивальләр

Дәүләт програмының төп чыгымнары татар халкының күңелен ачуга, бәйгеләрдә көч сынашуга китәчәк. Бу максатка өч елда 108 млн сум каралган. Ул барлык чыгымнарның 41% алып тора.

Аерым алганда, Федераль сабантуй, Бөтенрусия авыл сабан туе, Питрау бәйрәмнәрен оештыруда ярдәм күрсәтү, Русия һәм чит илләрдән режиссерлар һәм оештыручыларны чакыртып укытулар үткәрүгә ел саен 4,3 млн сум каралган (өч елда 12,9 млн сум). Әлбәттә, бу бәйрәмнәрнең чыгымнары тагын да зуррак икәнен, калган финанслар башка чыганаклардан алынуын әйтергә кирәк.

Дөнья татар конгрессы үткәрүче Дин әһелләре җыенына өч елда 14,9 млн сум, Эшмәкәрләр җыенына — 7,4 млн сум тотылачак. "Түгәрәк уен" фестиваленә — 7,3 млн сум, "Татар моңы" фестиваленә — 3 млн, "Җәлил укулары" халыкара әдәби уку бәйгесенә — 7,6 млн сум каралган.

Дөнья татар яшьләре башлангычы белән тормышка ашкан "Печән базары" фестиваленә 2,7 млн сум, Jadidfest шәһәр мәдәнияте фестиваленә — 1,9 млн сум, "Татарча КВН"га — 3,5 млн сум бүленгән.

Моннан тыш, тагын җыр-биюгә бәйле дистәләп чара, бәйгеләр үткәрергә җыеналар.

  • Бүгенге көндә Татарстанда татар теленә, мәдәниятенә бәйле өч дәүләт програмы эшли. Бу "Татарның милли үзенчәлеген саклау", Милли сәясәтне тормышка ашыру һәм Дәүләт телләре програмы.
  • Иң зур бюджетлы програм дип 2023-2030 елларга исәпләнгән Дәүләт телләре програмы санала. 8 елга 1 млрд 39 млн сум каралган. 2023 елда бу акчаларны кыскартырга теләүләре турында хәбәр ителде. Медиа язуынча, Татарстан фәннәр академиясенең элекке президенты Мәкъзүм Сәлахов акча кисмәүне сорап югары даирәләргә мөрәҗәгать иткән. Ахыр чиктә, галимнәргә каралган финанслар элеккечә калачак диелде.
  • Татарстан Милли сәясәт програмы 2024-2026 елларга исәпләнгән. Аңа 145,2 млн сум каралган. Узган ел Татарстан хөкүмәте әлеге програмнан "татарстанлы" төшенчәсен алып атты.
  • Тарихчы Дамир Исхаков "татарстанлы" үзбилгеләнүе Мәскәү басымы астында бетерелә дип сөйләде. Бу — Русиядәге империячел сәясәтнең чагылышы, этнолог Валерий Тишковның "россиян милләтен" төзү идеясен тормышка ашыру, федерализмның соңгы кыйпылчыклары юкка чыгару дип аңлатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG