Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан кешесен Украина ягына күчәргә тырышуда гаепләп, тугыз елга хөкем иткәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Минзәләдә туган 36 яшьлек Вячеслав Кузнецов Русия белән Украина чиген үтеп чыгып "Русия Азатлыгы" легионына керергә теләгән диелә.

Минзәлә районында туган ирне Украина ягында сугышучы "Русия азатлыгы" легионына керергә тырышуы өчен дәүләткә хыянәт итмәкче булуда гаепләп тугыз елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Хөкем карарын 2нче Көнбатыш бүлге хәрби мәхкәмәсе чыгарган, дип яза ТАСС.

36 яшьлек Вячеслав Кузнецов Русия белән Украина чиген үтеп чыгып "Русия Азатлыгы" легионына керергә теләгән. Белгород өлкәсенең төрле урыннарында җәяүләп кенә чикне үтеп чыкмакчы булган, тик аны ике тапкыр хәрбиләр кире борган. 2023 елның июнендә кабат чикне үтеп чыкмакчы булган чагында татарстанлыны куәт оешмалары вәкилләре тоткарлаган.

Ирнең югары белеме бар, ул эшсез диелә. Кузнецов гаебен шундук таныган. Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) тикшерүчеләренә 2023 елның 10 маеннан 5 июненә кадәр мөстәкыйль рәвештә чикне үтеп чыгарга әзерләнүен сөйләгән. Ул Украинадагы хәрби төркемгә кушылмакчы булган, Русиядә террорчы оешма дип табылган украин оешмасының электрон почтасына анкета тутырып җибәргән.

Ирне "дошман ягына күчеп, дәүләткә хыянәт итмәкче булу"да һәм "террорчы оешма эшчәнлегендә катнашу"да гаепле дип тапканнар. Хөкем карарына ярашлы ул өч елын турмәдә, алты елын кырыс тәртипле колониядә үткәрергә тиеш.

"Хөкем карары чыгарган чакта мәхкәмә ирнең җинаятьне ачыклауга актив ярдәм итүен, гаебен танып, үкенеч белдерүен исәпкә алды", диелә мәхкәмә матбугат хезмәтендә.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Башкортстан һәм Татарстанда Украина ягына күчәргә теләүчеләр турында хәбәрләр булып тора.
  • Былтыр 19 июльдә Казанда Сергей Новиковны тоткарладылар. Куәт оешмалары вәкилләре фикеренчә, ул Украина ягында сугышучы, русияләрдән төзелгән ихтыяри хәрби төркем – "Русия азатлыгы" легионы тарафдары.
  • Янәсе ул Казан танк училищесына якын гына урнашкан Имәнлек (Дубравная) урамында керосин тутырылган 17 шешә саклаган. Ир хәрби техниканы яндырырга, инфраструктура объектларына һөҗүм итәргә теләгән һәм моның өчен һәдәфләр эзләгән диелә.
  • Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Башкортстандагы идарәсе Ишембайда яшәүче 22 яшьлек егеткә Украина кораллы көчләре ягына күчәргә ниятләве өчен кисәтү белдерде. Былтыр май аенда Башкортстанда яшәүчеләргә мондый кисәтүне ике тапкыр ясаганнар. Дәүләткә хыянәт турында җинаять эше белән Уфада яшәүче 38 яшьлек иргә һәм Авыргазы районындагы 20 яшьлек егеткә янаганнар. Имеш, алар икесе дә Украина ягына күчмәкче булган.
  • Русия тәртип саклау оешмалары белдерүенчә, "Русия азатлыгы" легионы 2022 елның мартында, Украина президенты Владимир Зеленский кушуы белән төзелгән. Янәсе бу Русиядән ихтыяриларны табып, аларны Украина ягында сугыштыру, ә алга таба "Русиядә терактлар кылып, үзәк хакимиятне бәреп төшерү" өчен эшләнгән.
  • Былтыр март аенда "Русия азатлыгы" легионы Русиядә террорчы оешма дип табылды. Хәрби төркем ак-зәңгәр-ак төсләрдәге байрак куллана, активистлар аны сугыш башланганнан соң "азат Русия" байрагы буларак тәкъдим иткән иде.
  • Моннан тыш, Украина ягында Урыс ихтыяри корпусы – Русиядән киткән уңчы активистлардан төзелгән хәрби төркем дә сугыша. Былтыр 22-23 майда Белгород өлкәсенә "Урыс ихтыяри корпусы" һәм "Русия Азатлыгы" легионы вәкилләре кергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG