Татарстан эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов чит илдәге татар милли хәрәкәте активистларына җинаять эше ачылуы һәм аларның экстремистик оешмада торулары турында белдерде. Бу хакта ул бүген министрлыкның еллык киңәшмәсендә әйтте. Утырышта катнашкан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов экстремизмга каршы көрәшне көчәйтергә чакырды.
"Бөтентатар иҗтимагый үзәге" экстремистик оешмасы лидерлары Зәкиев һәм Кашапов, тыелган һәм сепаратистик оешма "Яңарыш Татар Халык Партиясе"нә нигез салучы Хәбиев җинаять җаваплылыгына тартылды", диде ул.
Сатретдинов сүзләренчә, былтыр Татарстанда эшләүче федераль куәт оешмалары террористик характерда — 53 җинаять, экстремистик характерда 39 җинаять ачыклаган. Радикаллар тарафыннан 49 җинаять кылынган дип өстәде ул.
2024 елда республикада барлыгы 21 кеше — җинаять җаваплылыгына, 205 административ җаваплылыкка тартылган, 78 кеше кисәтү алган.
Дәүләт хыянәте нигезендә — 3 җинаять эше, Русия армиясен "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә 5 җинаять эше ачылган.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов протест белдерүчеләргә һәм экстремистларга карата эшне көчәйтергә чакырды.
"Махсус хәрби операциягә (Русия хакимияте Украинага каршы сугышны шулай дип атый) каршы булучы төрле протест төркемнәренең активлашуына юл куймаска кирәк. Шулай ук җәмгыятьне бүлү һәм какшату омтылышларын оператив рәвештә туктату мөһим", диде ул.
Миңнеханов сүзләренчә, яшьләрне интернетта "деструктив төркемнәргә" җәлеп итү бара. Ул ФСБ, Татарстан мәгариф һәм яшьләр министрлыкларына интернетта мониторингны активлаштырырга чакырды.
"Яшьләрне җинаятьчел эшчәнлеккә җәлеп итүчеләрне активрак ачыкларга, аларны деструктив оешмалар тарафыннан җәлеп итүгә каршы иммунитетны ныгытырга кирәк", диде Татарстан президенты.
Ел башында Русия Федерациясе иминлек хезмәте (ФСБ) яңартылган террорчы оешмалар исемлегенә җиде татар оешмасын кертте. Бу оешмаларны кем җитәкләве һәм ниләр белән шөгыльләнүе турында Азатлык Радиосы язды.
Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Татарстанда милли хәрәкәт вәкилләренә басым башланды. 2022 елда Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) тыелды. Төркиягә күчеп китәргә мәҗбүр булган оешманың рәисе Фәрит Зәкиевкә карата Русия гаскәре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә җинаять эше ачылганы мәгълүм. Аны куәт оешмалары эзләүгә биргән иде.
Элекке сәяси тоткын һәм Британиядә сәяси сыену алган Рәфис Кашапов үзләрен "Сөргендәге бәйсез Татарстан хөкүмәте" дип атаучы төркемне һәм "Азат Идел-Урал" оешмасын җитәкли. Моңа кадәр активистка карата Татарстанда икенче җинаять эше ачылды. Аны "террорчылыкны аклауда" һәм "ят агент" тамгасы кую кагыйдәләрен үтәмәүдә гаепләделәр.
"Яңарыш Татар Халык Партиясе" дип аталучы оешманы АКШта яшәүче Иршат Хәби җитәкли. Аңа карата нәфрәт тудыру һәм көч куллану белән янау маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды. Ул халыкара эзләүгә бирелде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум