Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Юл да юк, тәртип тә юк". Татарстан һәм Башкортстан су басуга каршы ничек көрәшә


Сакмар елгасы быел җәелгән, су дәрәҗәсе күтәрелгән (Оренбур өлкәсе)
Сакмар елгасы быел җәелгән, су дәрәҗәсе күтәрелгән (Оренбур өлкәсе)

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы язгы ташу белән бәйле иң авыр вазгыять — Идел буе төбәкләрендә дип белдерде. Бүген иң авыр вазгыять — Оренбур өлкәсендә. Рәсми мәгълүматка күрә, Орски шәһәрендә 2 меңнән артык кеше эвакуацияләнгән. Аңа чиктәш Казакъстанда да көчле су басулар дәвам итә. Язгы ташу Татарстан белән Башкортстанга да килеп җитте.

ТАТАРСТАН

Татарстанга язгы ташулар узган атнада килде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (МЧС) хәбәр итүенчә, 7 апрельдә республикада 6 күпер һаман су астында кала. Бу — Буа, Азнакай, Нурлат, Яңа Чишмә, Әгерҗе районнары. Арча, Әлки, Теләче районнарында автомобиль юлларының бер өлешенә зыян килгән.

Якшәмбе көнендә республикада 11 хуҗалыкны су басуы хәбәр ителде. Иң күбе — Казан янындагы Лаеш районы Габиш бистәсе йортларына зыян килгән. Биредә язгы ташу коттеджларга кадәр килеп җитте. "Происшествия Татарстан" Telegram-каналы язуынча, шәхси йорт хуҗалары әлегә су нигезгә генә үтеп кергән, ләкин су күтәрелеп тиздән өй эчен дә басмагае дип шөбһәләнде. Рәсми мәгълүматларга караганда, су юлны һәм 7 хуҗалыкны баскан.

Балтач районы Борнак авылының бер өлеше су астында. Кимендә 4 хуҗалыкка зыян килгән. Сәбәбе — Шушма елгасында су күтәрелүе.

Instagramдагы Baltasi аккаунты элгән видеодан күренгәнчә, су, нигездә, елга янындагы хуҗалыкларга зыян китергән. Аеруча, бакчалар су астында калган.

Татарстан белән Башкортстанны аерып торучы Ык елгасындагы "ике сәгатьлек" күпер дә су астында калган. Юл хәрәкәте туктатылган. Фотодан күренгәнчә, бер якта машиналар һәм кешеләр җыелган. Алар йә икенче якка чыга алмый, йә язгы ташу карарга килгән. 7 апрельдә күпер су астында кала бирә иде.

Атна дәвамында Татарстанның авыл-шәһәрләреннән су басу очраклары турында хәбәрләр килеп торды. МЧСның рәсми саннарыннан күренгәнчә, алар гел үзгәреп тора. 5 апрельдә 70 хуҗалык су астында калуы әйтелгән иде.

3-4 апрельдә Тукай районының "Отделочник" бакчачылык ширкәтендә 74 хуҗалыкны су баскан. Коткаручылар 18 кешене, шул исәптән 2 баланы Чаллыга эвакуацияләгән. 8 кеше читкә китүдән баш тарткан.

Узган атнада Казанның Зәңгәр күлендә язгы ташу асфальт юлның бер өлешен җимергән. Бу юлдан йөрмәсеннәр өчен әлеге урын тасма белән уратып алынган, йөрергә тыелу турында юл билгесе урнаштырылган, шулай ук агач аударып куелган. Моңа карамастан, кешеләр тыелган җирдән дә Зәңгәр күлгә җәяүләп юл тотты.

Экоактивист Антон Бортяков Mashка сөйләвенчә, күл янындагы юлда тиешенчә гидро саклау чарасы ясалмаган. "Пригородное лесничество" оешмасы "Бизнес Онлайн"га белдергәнчә, җир корымыйча әлегә юлны төзәтә алмаячаклар.

Апас районында язгы ташуда халык урамнан йөри алмау сәбәпле, тракторга өстенә басып тотынып барды. Буа районы Мещеряково авылында хуҗалык бакчалары су астында калды.

Казанга терәлеп торучы Питрәч районы да зыян күргән. Юл су астында калган. Аннан иң кыюлар гына йөрергә җөрьәт итә. Халык асфальт юл салынмаган яңа микрорайоннардагы йортларына барып җитә алмавы турында зарлана. Питрәч районының "Сосновый Бор" коттедж бистәсендә дә юлны су баскан. Анда бер машинаны яртысы су астында калган.

7 апрельдә Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кризис хәлдә идарә итү үзәге фаразына караганда, күпчелек су объектларында су дәрәҗәсе кимүе көтелә. Шул ук вакытта Иж (Удмуртия) һәм Нократ (Киров өлкәсе) елгаларында су ташкыны арткан.

Яшел Үзән районында Идел елгасында да боз кузгалуы хәбәр ителде.

Хәзер Алексеевски районындагы — Кече Чирмешән елгасы, Буа районындагы — Зөя елгасы, Кайбыч районының Чүти авылы янындагы Кубня елгасында суның яр буена чыгу куркынычы саклана, дип хәбәр итә МЧС.

БАШКОРТСТАН

Оренбур өлкәсендәге су басулар Башкортстанга янамый, дип хәбәр итте Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Бу республиканың географик яктан Оренбур өлкәсеннән югарырак урнашуы белән бәйле дип аңлаттылар.

Күгәрчен районында Иске Собхангол-Мраково юлының бер өлеше 10 апрельгә кадәр ябылган.

6 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Башкортстанда 62 урын контрольгә алынган. Баймак районының Урал авылында язгы ташулар сәбәпле ике күпер рәттән чыккан. Башкортстан хөкүмәт башлыгы урынбасары Ирек Сәгыйтов җитәкчелегендә рәсмиләр авыл халкы белән аралашканы һәм күпернең торгызырга вәгъдә ителәчәге әйтелгән.

Узган атнада Кушнарен районының Матвеев авылында Чирмәсән елгасы күтәрелеп, юлны су басты. 4 апрельдә бу юлдан барган Audi машинасын агым белән юдырып алып киткән. Машинада ир, хатын-кыз һәм 14 яшьлек үсмер булган, алар машинадан чыгып агачка менгән диелде.

3 апрельдә Башкортстанда Хәйбулла районында да юлга күтәрелгән су йөртүчесе белән бергә бер машинаны агызып алып киткән.

Стәрлетамак шәһәрендә Стәрле елгасы суы күтәрелгән. Нәтиҗәдә яңа ясалган яр буеның бер өлеше су астында калган.

Бөрҗән районы Байназар авылында язгы ташулар нәтиҗәсендә 10 хуҗалык һәм 1 йортны су баскан. Авылдан 13 кешене, шул исәптән 6 баланы эвакуацияләгәннәр, дип хәбәр итә "Уфа с огоньком" Telegram-каналы.

Дәүләкән шәһәрендә дә хәлләр җиңелләрдән түгел. Узган атнада күперне су баскан. Кайбер кешеләр көймә аша шәһәрнең икенче ягына чыгарга мәҗбүр.

"Дәүләкән булдыра! Юл да юк, тәртип тә юк, су басуны да хәл итә алмыйлар. Ни өчен соң?" дип яза шәһәр кешесе Дәүләкәннең Instagram аккаунтында. Әле март ахырында Аксаков урамын су баскан булган.

Моңа кадәр Дәүләкән районында сигез кешене су басудан коткарганнар, аларның бишесен вакытлыча тоту урынына урнаштырганнар, дип әйтелде.

Якын көннәрдә Башкортстанда көннәр җылытачагы һәм елгаларда боз агымы кузгалачагы хәбәр ителә. Рәсмиләр су басуларның активлашуын көтә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG