Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң дроннардан саклаучы челтәрләр һәм пилотсыз очкычларны сизүче җиһазлар сата башлаганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мәсәлән пилотсыз очкычларны ачыклаучы Almaz дигән җиһаз 70 мең сум тора. Ул дроннарны 1,5 километр ераклыкта да сизә, диелгән тасвирламасында. "Булат v4" детекторы 130 мең сумга тәкъдим ителә.

Татарстанда республикага пилотсыз очкычлар һөҗүм итүеннән соң, бушлай игъланнар куела торган бер сервиста дроннардан саклаучы челтәрлән һәм пилотсыз очкычларны ачыклаучы детекторлар сата башлаганнар. Бу тауарларның бәясе 300 сумнан 200 мең сумга кадәр, дип яза "Бизнес Online".

Шундый саклагыч челтәрләрнең берсе тимер панельләр белән габион корылмалардан тора һәм энергетика объектлары тирәсен уратып алу өчен хезмәт итә, диелә. Игъланны 24 гыйнварда куйганнар. Тасвирламасында әйтелгәнчә, бу челтәрнең төп бурычы — зыян килгән урынны төп корылмалардан ераклаштыру яки шартлау ноктасын хәвефсез ераклыкка күчерү.

Саклана торган объект белән аны саклаучы челтәр арасындагы ераклык өч метрга кадәр булырга тиеш диелгән. Мондый габион саклаучы киртә 800 сум тора.

Шулай ук дроннар һөҗүменә каршы полиамидтан эшләнгән челтәр дә бар. Аны сатуга 328 сумга гына чыгарганнар. Игъланны 21 гыйнварда — Казанга быел ясалган икенче дрон һөҗүменнән соң чыгарганнар (Мәскәү Украинага бәреп кергәннән бирле бу Татарстанга сигезенче һөҗүм булды - ред.).

Фотолардан күренгәнчә, әлеге челтәр белән тулы бер бинаны каплап куеп була, дип яза ""Бизнес Online" . Тасвирламасында әйтелгәнчә, бу челтәр "хәрби һәм төзелеш объектларында иминлек тәэмин итү һәм чокырда (траншея) яшеренү урыны ясау өчен" каралган.

Сатучысы әйтүенчә, бу тауар бик тиз һәм җайлы итеп җыела, нык ышанычлы булуы белән аерылып тора.

Шулай ук бу игъланнар чыккан сервиста дроннар һөҗүменнән зыян күрүчеләргә пластик тәрәзәләр куйдыру хезмәте дә тәкъдим ителә. Бәясе әйтелмәгән, әмма моның белән шөгыльләнүче ширкәт поливинилхлоридтан эшләнгән тәрәзәләрне үз бәясеннән куячакбыз, ә пластик тәрәзәләрне торгызу эшләрен бушлай башкарачакбыз, дип ышандыра, диелә язмада.

Моннан тыш, Татарстанда пилотсыз очкычларны ачыклаучы җиһазлар да сата башлаганнар. Шуларның берсе — Almaz —70 мең сум тора. Аның ике антеннасы бар, дроннарны 1,5 километр ераклыкта да сизә, сигез сәгатьләп эшли ала диелгән тасвирламасында. "Булат v4" детекторы 130 мең сумга тәкъдим ителә. Ул 15 сәгать эшли.

  • Татарстанга беренче дрон һөҗүме узган ел 2 апрельдә ясалды: ул вакытта дроннар Алабуга белән Түбән Камадагы сәнәгать оешмаларына очып килде, шулай ук, Алабугадагы тулай-торакка һөҗүм итте. Ул вакытта 14 кеше яраланган иде.
  • Украина хәрби белгече Олег Жданов әгәр украин ягы җимереклекләр җитәрлек булмады дип тапса, "Алабуга" икътисади зонасына һөҗүмнәр дәвам итәчәк, дип белдерде. "Татарстанда республиканың объектлары Украина өчен канунлы һәдәф булуы турында уйлана башларлар", ди ул.
  • Узган ел Татарстанга дроннар алты мәртәбә һөҗүм иткән иде.
  • Иң соңгысы 21 декабрьдә булды. Татарстан хакимияте Казанга барлыгы 8 дрон һөҗүме булган дип белдерде. "Аларның берсе сәнәгать ширкәтенә очкан, берсе елга өстендә үк бәреп төшерелгән, алтысы — торак йортларга һөҗүм иткән" диделәр.
  • Ике дрон 37 катлы "Лазурные небеса" торак комплексына бәрелгән иде (ул Альберт Камалиев проспектында урнашкан). Тагын бер дрон "Манһэттен" торак комплексына эләкте (ул Оренбур трактында урнашкан). Клара Цеткин урамындагы йортка исә бәреп төшерелгән дрон калдыклары килеп төште.
  • Татарстанга быелгы иң беренче дрон һөҗүме исә 14 гыйнварда булды. Шуның нәтиҗәсендә Казанның сыекландырылган газ саклагычындагы газ мичкәсенә ут капты.
  • Ә 20 гыйнварда булган һөҗүмдә Казан һава аланында очышлар чикләнде. Русия саклану министрлыгы өч дронны бәреп төшерүләрен җиткерде. Telegram-каналлар һөҗүм авиация ширкәтенә ясалган булырга мөмкин, дип хәбәр итте.
  • Казанда яшәүчеләр шәһәр хакимиятенең Telegram-каналында мэрия пилотсыз очкычлар һөҗүме турында вакытында кисәтмәде дип зарланды. Кешеләр дроннарны сәгать ярым-ике сәгать алданрак күреп алуларын, мэриянең соңарып хәбәр бирүен әйтте.
  • Моңа кадәр Казанда яшәүчеләр яшеренү урыннарының нинди хәлдә булуына зарланды. Анда начар ис килә, кумаклар бар, пычрак диде. Казан мэры Илсур Метшин идарәче ширкәтләрне яшеренү урыннарын начар әзерләгән өчен тәнкыйтьләде.
  • Казан башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин "берәр хәл булса, Казанда яшәүчеләрнең 82 проценты яшеренү урыннарында, 17 проценты оешмалар җирләрендәге качу урыннарында һәм 1 проценты гына метро станцияләрендә яшеренәчәк", дип әйткән иде.
  • Шулай да яшеренү урыннары кешеләрне ракет һөҗүменнән озак саклый алмый. Ә атом шартлавы яки химик корал һөҗүменнән саклау турында әйтәсе дә юк, ди ул. Моның өчен качу урыннары бар, аларның күбесе совет чорында төзелгән һәм хәзер җимерек, дип аңлатты ул.
  • "Кызганыч, 90нчы еллардан башлап качу урыннарын (җир астында озак вакыт яшәү өчен каралган урыннар - ред.) карап тормый башладылар. Бар да яхшы: тынычлык, дуслык, сугыш беркайчан булмас диделәр. "Махсус хәрби операция" (Украинага каршы сугышны Русиядә шулай дип атыйлар - ред.) башлангач, мондый качу урыннарына инвентаризация үткәрә башладык, шул исәптән торак кварталлардагыларына да. Тик торак кварталларда аларның күбесенә су тулган, торгызырлык түгел, оешмалардагылары гына кулланырга яраклы", дип сөйләгән иде белгеч.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG