Ел башыннан Татарстанның дәүләт бурычы 12,7 млрд сумга кимегән. Бу хакта республиканың финанс министрлыгы хәбәр итә. Соңгы ике айда бурыч 11%ка капланган дигән сүз.
Әлеге бурыч дәүләт гарантиясе булып саналган. Аның нигезендә Казанның Горький шоссесы яңартылган.
Хәзер Татарстанның 99,4 млрд сум бурычы бар. Бу узган елдан 20,7%ка азрак. Бурычның төп өлеше — 90,4 млрд сум Мәскәүдән алган федераль кредитлар тәшкил итә.
2024 елда Татарстанның дәүләт бурычы 10,8%ка кимегән, Башкортстанныкы — 14,6%ка артты. Башкортстанда бурычларның яртысыннан күбрәген — 35,1 млрд сумны бюджет кредитлары алып тора. Моннан тыш, Башкортстанның дәүләт кыйммәтле кәгазьләр буенча бурычлар — 17 млрд сум һәм зур процентлары кредитларыннан — 7,5 млрд сум әҗәте бар. Татарстанның, Башкортстаннан аермалы, кыйммәтле кәгазьләр һәм гади кредитлар бурычы юк.
Дәүләт бурычы төбәкләрнең кредит алып яшәргә мәҗбүр булуына бәйле. Керемнәр җитмәү сәбәпле, соңгы ике елда Татарстан үзендә инфраструктура проектларын федераль бюджет кредитлары алып тормышка ашыра башлады.
Шул ук вакытта былтыр Татарстан Мәскәүгә барлыгы 1 трлн сумнан артык салым юллады.
Соңгы биш елда Татарстанда 5,63 трлн сумнан артык салым һәм салым булмаган керемнәр җыеп алынган. Мәскәүгә — 3,68 трлн сум, яки 65,3% киткән. Татарстанда — 1,94 трлн сум, яки 34,7% калган. Шул ук вакытта федераль үзәк республикага 375 млрд сум гына финанс бүлеп бүлеп биргән.
Ел башыннан Татарстан Мәскәүгә салымнарны тагын 62%ка арттырды.
Былтыр Русия президенты Владимир Путин төбәкләрнең бюджет кредитларыннан җыелган бурычларын "сызып атырга" һәм инфраструктура кредитлары алырга чакырды. Татарстанның бер елда 25 млрд сум күләмендә бюджет кредиты бурычы кимегән.
2025 елга исәпләнгән Татарстан бюджеты 13,5 млрд сумлык дефицит белән кабул ителде. Башкортстанда дефицит — 4 млрд сум тәшкил итәчәк.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум