2014 йомгаклары: Башкортстан татарлары

Башкортстанның Балтач районында "Татар гаиләсе – матур гаилә" бәйгесе. Июнь 2014

2014 ел Башкортстан татарлары өчен гадәти елларның берсе булды. Ул югалтулар-табышлар, чаралар белән узды. Шуларның иң зурларын искә төшереп узыйк.

Узган елда иң күп чараларны Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университетының татар бүлеге үткәрде. Анда студентлар арасында Бөтенрусия "Ана теле-2014" исемле педагогик осталык бәйгесе узды. Чарада Мәскәү, Казан, Алабуга, Чаллы, Уфа һәм Бөре шәһәрендәге татар бүлекләре студентлары да катнашты.

Апрельдә "Тукай моңнары" исемле бәйге-фестиваль узды. Чарада Тукай шигырьләре төрле телләрдә яңгырады, шулай ук башка шагыйрьләрнең әсәрләрен сәнгатьле уку бәйгесе узды. Аерым номинациядә төркемнәр дә катнашты. Алар Тукай әкиятләре, шигырьләре нигезендә театраль композицияләр, тамашалар күрсәтте. Тукай шигырьләре татар теленнән башка, башкорт, урыс, инглиз, украин, мари, удмурт, чуаш телләрендә яңгырады.

Педагогия университетында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара конференциясе, "Русия Федерациясенең бердәмлеге һәм башкорт, татар халыкларының тиңдәшлеген саклау" дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүе узды. Татар бүлеге ел барышында тагы башка бик күп чаралар уздырды.

Сәнгатьле уку бәйгесе җиңүчесе Илдус Хәбибрахманов

Башкортстан дәүләт университеты Стәрлетамак филиалының татар-чуаш бүлегендә тугызынчы, унынчы һәм унберенче сыйныф мәктәп укучылары, көллият студентларының сәнгатьле уку бәйгесе узды.

Татар җәмәгатьчелек оешмалары эшчәнлегенә килгәндә, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте Уфа "Нур" татар дәүләт театры бинасында Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсинның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан беренче тапкыр җырчы һәм баянчылар арасында “Ике аккош” исемле бәйге-фестиваль уздырды.

Татарлар күпләп яшәгән районнарда “Матур татар гаиләсе” бәйгеләре үткәрде. Мохтарият рәисе Римма Үтәшева Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге рәисе итеп сайланды. Әлеге берлеккә ике дистәгә якын оешма керә.

Башкортстан татарлары конгрессы һәр өч ай саен зур җыелышлар уздырып, проблемалар, аларны чишү, башкарылган эшләр турында сөйләшүләр уздыра башлаган иде. Ул даими узачак дип көтелсә дә, елга ике генә утырыш узды.

Уфада илаһият һәм исламият кичәсе

Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” һәм “Ак калфак” оешмалары кулга-кул тотынып калфак тегү һәм чигү түгәрәге ачты. Берлектә “Илаһият һәм илһамият” дигән һәм башка кайбер чаралар узды. Соңгы дистә елда бер тапкыр да утырышларын уздырмаган “Ак калфак” оешмасы февральдә конференция уздырып, яңа рәис сайлаганнан соң иң күп чаралар уздыручы оешмага әйләнде. Агымдагы елда аның бик күп район һәм шәһәрләрдә бүлекчәләре оешты. Бүгенге көндә татар оешмалары арасында иң күп бүлекчәләр бары тик шушы оешмада гына.

Башкортстандагы “Берлек” татар иҗтимагый-агарту оешмасы туган якны өйрәнүчеләр, тарихчылар арасында “Халык хәтерен саклап” исемле бәйге уздырды. Ул Башкортстандагы татар халкының тарихын һәм мәдәниятен киңрәк җәмәгатьчелеккә җиткерү максатыннан уздырылды. “Берлек” республикадагы башка күп кенә чаралар уздыруга хәйрия ярдәме күрсәтте.

Үзләрен татар оешмалары арасында иң күп эшләүчеләр дип санап йөргән Башкортстан татар иҗтимагый үзәге 21 ноябрь милли мәнфәгатьләрне яклап каршылык чарасы уздырды. Бу ел барышында татарлар тарафыннан уздырылган бердәнбер каршылык чарасы булды.

ТИҮ 2014 елны Дәрдмәнд елы дип игълан иткән иде. Ел барышында оешма Дәрдмәндкә бәйле бер генә чара да уздырмады.

Морзалар җыены ел барышында берничә чара үткәрде. “Азатлык” татар яшьләре, "Республика мәдәният мәркәзе", "Уфа мәдәният мәркәзе", Милли мәҗлес, "Мирас" кебек оешмаларның ел барышында бөтенләй тавыш-тыннары чыкмады.

Җиргән авылында Дәрдмәндне искә алу

Агымдагы елда Дәрдмәнднең тууына 155 ел тулды. Шул уңайдан шагыйрьнең туган ягы Мәләвез районында чаралар узды, Уфаның милли музеенда шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын яктырткан бүлек эшли башлады. Әлеге чаралар “Рамазан” оешмасы рәисе Марат Шәрипов тарафыннан оештырылды.

Башкортстанның халык язучысы, филология фәннәре докторы Суфиян Поварисовка 90 яшь тулды. Шул уңайдан ел барышында барлыгы биш чара узды. Республика тарихында бер кешенең юбилее уңаеннан бу кадәр күпләп чаралар узганы юк иде.

Беренче тапкыр “Үзем уйныйм, үзем җырлыйм” исемле гармунда уйнап үзләре үк җыр башкаручылар арасында бәйге узды. Аны Башкортстанның һәм Татарстанның халык җырчысы Фән Вәлиәхмәтов оештырды. Бу татар музыка һәм җыр ярышында беренче урынны саф башкорт егете Зианчура районыннан Вафа Мәүлетов алды.

Уфа “Нур” татар дәүләт театрына яңа җитәкче билгеләнде. Илдар Хаҗиев директор вазифасына керешү белән татар театры беренче тапкыр балалар өчен татар телендә тамашалар күрсәтә башлады.

"Кандра-Сәләт" аланы балалары

Башкортстанның иң зур күлләренең берсе булган Кандра буенда республика тарихында беренче тапкыр татар балаларының “Сәләт” аланы эшләде. "Кандра-Сәләт" аланында үзләрен күрсәткән 31 иң сәләтле бала Биләрдә узучы III халыкара белем бирү "Сәләт" форумында катнашты. Әлеге башлангычның башында “Рамазан” агарту үзәге рәисе Марат Шәрипов торды.

Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан китап нәшриятында казна акчасына татар телендә нибары җиде китап нәшер ителде. Аның да берсе электрон китап. Шул нәшер ителгән китаплар арасында "Акчарлак -2014" альманахын тәкъдим итү чарасы узды. Шулай ук Уфада нәшер ителгән Татарстанда яшәүче Рашат Сафинның "Татар инануы” исемле китабын тәкъдим итү кичәсе булып үтте.

Башкортстанның Борай районында "Шаяннар һәм тапкырлар клубы" фестиваленең республика күләмендәге Татар лигасы уеннары узды.

"Нәүрүз гүзәле-2014" Алинә Гыйззәтуллина

Бик күп еллар өзеклектән соң Уфада татар кызларының “Нәүрүз гүзәле-2014” бәйгесе үтте. Ярышта финалга чыккан 12 кыз арасында “Нәүрүз гүзәле-2014” исеменә Туймазы районында туып-үскән, бүгенге көндә Казан федераль университетында белем алучы Алинә Гыйззәтуллина лаек дип танылды. Ул декабрь аенда Мәскәүдә узган “Татар кызы-2014” тә дә Гран-при алды.

Ел мәдәнияттәге бер җәнҗал белән дә истә калачак. Эш шунда, 19 мартта Уфа “Нур” татар драма театры бинасында Әлмәт театры тамашалары башланган иде. Беренче тамашадан соң ук әлмәтлеләр “әхлак кагыйдәләрен бозган өчен” дип кайтарып җибәрелде. Татарстан мәдәният министрлыгы Уфа тамашачыларыннан гафу үтенде.

Билгеле язучы Таһир Таһиров (Таһир Ахунҗанов), гомер буе урын-җирдә ятып иҗат иткән шагыйрьләр Рәфис Мөхәммәтдинов һәм Мөхәммәт Закиров, Башкортстанның халык җырчысы Шамил Хәмәдинуров бакыйлыкка күчте.

Ат елында республикада чыгучы бәйсез “Атна” гәзите чыгудан туктады.