Рәфис Кашапов: "Бәләкәй төрмәдән зур төрмәгә чыктым" 

Рәфис Кашапов төрмәдән чыккач

27 декабрь татар милли хәрәкәте активисты Рәфис Кашапов Коми республикасы Ухта шәһәрендәге 19нчы кырыс шартлы колониядән азат ителде.

Иректән мәхрүм ителгәч "Мемориал" хокук яклау оешмасы тарафыннан сәяси тоткын дип бәяләнгән Рәфис Кашапов иң беренче чиратта сәламәтлеген яхшырту өчен дәваланырга, хокукларын бозганга төрмә идарәләрен мәхкәмәгә бирергә, үзенә карата чыгарылган хөкем карарын Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять итәргә җыенуын белдерде. Рәфис Кашапов (59 яшь) иреккә чыкканнан соң беренче интервьюны Азатлыкка бирде.

– Рәфис әфәнде, кайткач та ниләр эшләргә җыенасыз?

– Иң беренче булып, кайткач та хастаханәгәме, әллә шифаханәгәме ятарга уйлыйм. Сәламәтлегем бик какшады, хәлләрем бик авыр. Аннан да кала Микунь шәһәрендәге 31нче һәм Ухтадагы 19нчы колонияләр идарәләрен штрафка тартырга җыенам. Минем сәламәтлегем бетте, хокукларым бозылды. Аларның гаделсезлеге сәбәпле, матди яктан да күп чыгымнар булды. Барлык проблемнар турында үзебезнең адвокатлар һәм хокук яклаучылар белән сөйләшеп 10 млн сум компенсация алырга телим.

Мин 31нче колониядә булганда ике тапкыр хушымны югалтып егылдым. 20 минут аңсыз яттым. Табиблар шул вакыт эчендә минем яныма килеп укол ясамады, дару бирмәде. Төрмәдә утыручылар тавыш күтәргәч кенә, табиблар килеп, мине аякка бастырды.

Төрмәдә утырганда өч ел эчендә ике тапкыр бөерләремә салкын тидердем. Аннан да кала тамагым, колагым авыртып чирләдем. Нәтиҗәдә ашказаны чире барлыкка килде. Соңгы айларда да аңымны югалту дәрәҗәсенә җиттем. Гемоглабиным түбән төште. Болар барсы да гаделсезлекләр һәм минем хокуклар бозылу аркасында килеп чыккан әйберләр.

Ашау-эчүгә килсәң – мыскыллау! Хатларны алып булмый

Ислам кушканча эшлим дисәң – мыскыллау! Ашау-эчүгә килсәң – мыскыллау! Хатларны алып булмый, аларны бирмиләр. Март аенда гына мин язылып ала торган газетлар турында "сез ала торган бөтен матбугат юк ителәчәк!", диделәр. Уйлап карасаң, аңа бит күпме акча киткән. Аннан Русиядә, Татарстанда чыга торган газет-журналларга язылырга акча бирмибез дип әйттеләр. Төрмәләрдә дистәләрчә хокукларым бозылды, сәламәтлегем бетте. Шуңа күрә, ризасызлыгымны белдереп аларны мәхкәмәгә бирергә исәплим.

Бер 20-25 көннән соң үземнең җәмәгатьчелек эшен дә башлап җибәрергә исәплим. Кайтуга тотына алмам, чөнки сәламәтлегем нык какшады. Аллаһы боерса, мин көрәшне дәвам итәчәкмен.

Өч ел эчендә сәяси эшчәнлектәгеләрне төрмәгә утырту бик нык арткан

Хәзер мине төрмәдән чыгу белән котлаулар башланды. Мин моңа бәләкәй төрмәдән зур төрмәгә чыктым дип әйтәм. Монда шатланырлык берни дә юк. Газет-журналлар алмасам да, телевизор карый алмасам да, барыбер, ниләр булганны кешеләр аша ишетеп тордым. Өч ел эчендә күп кешеләрне: дин әһелләрен, җәмәгать эшлеклеләрен, сәяси эшчәнлектәгеләрне төрмәгә утырту бик нык арткан. Бу Русиянең полиция дәүләтенә әйләнеп килгәнлеген күрсәтә. Мин үзем дә шуны татыдым. ФСБ хезмәткәрләре миңа карата җинаять эшен уйлап чыгардылар. Һәм мин гаделсез рәвештә өч ел төрмәдә утырып чыктым.

Советлар заманындагы Сахаров, Солженицыннар, сәяси эзәрлекләүләргә дучар булганнар турында хәзер күтәрләр. Хәзерге яңа Русия тарихында да бу проблемны күтәрү кирәк. Мин быелның башында гына караган идем, Русиядә 52 кеше сәяси тоткын санала. Моны "Мемориал" оешмасы күрсәтә. Мин сәяси тоткыннар күпкә күбрәк дип уйлыйм. Без Конституцион һәм милли, дини гражданлык хокукларны яклап хәрәкәт итәргә тиешбез.

– Сез үзегезгә карата белдерелгән хөкем карарын Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять итәргә җыенмыйсызмы?

– Бу мәсьәләдә минем адвокатлар эшли. Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә документлар әзерләнгән. Мәскәүдән һәм Казаннан да хокук яклаучылар бу эш белән шөгыльләнә. Алар гына түгел, Amnesty International хокук яклау оешмасы да бу эшкә алынды.

– Сәяси тоткын буларак, төрмәдә мөнәсәбәт ничек иде? Сезнең ни өчен утыртылганны белә иделәрме?

– Төрмәдә утыручылар да белә иде. Аны сөйли башласаң, озакка китә. Мин Казанда булганда, ярты ел тикшерү барды бит, шул вакытта ук миңа ФСБ хезмәткәрләре: "Син шундый җирдә булачаксың, анда телефон да, телевизор да, бернинди газет та булмаячак, синең янга хатының һәм балаларың да керә алмаячак", диделәр. Бу чынлап та шулай булып чыкты. Узган елның җәендә җәмәгатем Нурзия һәм улым Рөстәм минем белән очрашырга тиешләр иде. Аларга "SIM-картаны, флешкаларны күбрәк алыгыз, Рәфис аларны сорады", дип әйткәннәр. Алар моны махсус минем янга кертмәс өчен эшләгән булып чыкты. Алар мине хатыным һәм улым белән очраштырмас өчен әллә нинди провокацияләр оештырып бетерделәр.

– Төрмәдә иң кыены ни булды?

– Мин елъярым диярлек берүзем утырдым. Син берүзең утырганда хайван хәлендә. Сиңа бернинди яңалык керми. Шул ук Татарстанда, Русиядә, ислам дөньясы турында булсын. Миңа, Чаллы татар иҗтимагый үзәгенең президиум әгъзасы буларак, дөньядагы хәлләрне тикшереп бару кирәк, хәбәрләр алырга тиеш. Миңа, берүзем утырып, дөньядагы хәбәрләрдән мәхрүм булу иң кыены иде.

Мине намаздан тыярга теләделәр

Мин биш тапкыр намаз укыйм. Намазлыкка басып уку кирәк. Кайвакыт намазлыкны алып китәләр, бирмиләр. Бу да иң начар хәлләрнең берсе иде.

18нче төрмә хастаханәсендә булганда, мине намаздан тыярга теләделәр. Әмма мин намазны башыннан ахырына кадәр укыдым. Намаз вакытлары гел үзгәреп тора, намаз вакытлары язылган кәгазьне алып чыгып киттеләр. Тәсбих тартканда саныйсың бит, аны да алып чыгып китә иделәр. Алар менә шулай итеп рухи яктан сындырырга тырышып карадылар.

– Рәфис әфәнде, Чаллы татар иҗтимагый үзәген экстремистик оешма дип тануларын ишеткән идегезме?

– Мин үзем Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе булып эшләдем, әмма төрмәдә күпме вакыт узгач кына Чаллы татар иҗтимагый үзәге ябылуы турында белдем. Моның артында ФСБ, урыс шовинистлары тора. Алар беренче чиратта минем өстән җинаять яки гражданлык эше ачарга тиешләр иде. Аны алай гына ябып булмый. Аны ябучылар канун бозучылар, әгәр нинди дә булса сәяси яки иҗтимагый оешманы ябарга телисең икән, аның баш оешмасын ябарга кирәк. Аның бүлекчәсен ябу канунны бозу санала.

– Мәскәүнең Татарстан белән Русия арасындагы шартнамәне озайтмавын, мәктәпләрдә татар телен укытуны ихтыярига калдыру турында ишеттегезме?

– Мин ничек тә булса мәгълүмат алырга тырышам. Татарстан белән Русия арасында килешү турында Фәндәс Сафиуллинның, Дамир Исхаковның язылган ниндидер фикерләрен кайдандыр алырга туры килде. Бу хакта белдем.

Нәрсә дип әйтим, без татар халкы 1552 елда дәүләтебезне югалтып кол хәленә төшкәнбез, коллар белән ничек телиләр – шулай итәләр. Шартнамә, тел, югары уку йортлары мәсьәләсендә дә, мәгарифме, икътисадмы Русия империясе үз юнәлешендә кала, ул аны барыбер үзенчә эшли. Без чуашмы, татармы, башкортмы, хакасмы, бурятмы – нинди генә милләт халкы булмасын, барысын да тигезләп кол дәрәҗәсенә төшерәләр, чөнки аның сәясәте шундый. Гасырлар буе шулай булган һәм шулай дәвам итәчәк.

– Сезгә сигез ел күзәтү (надзор) билгеләмәкчеләр иде, мәхкәмә аны кире какты. Тынычлыкта калдырырлар дип уйлыйсызмы, чит илгә китәргә уйламыйсызмы?

– Миңа сигез ел күзәтү биргәннәр иде. Адвокатларга, җәмәгать яклаучыларына, иҗтимагый-сәяси оешма җитәкчеләренә, туганнарыма рәхмәт яусын, мәхкәмә минем ул күзәтүне алып атты. Хәзер өйгә тыныч күңел белән кайтам. Чөнки күзәтү булганда айга ике тапкыр барып теркәлергә, аннары иртәнге алтыга кадәр син өйдә булырга тиешсең, чөнки полиция килеп керергә мөмкин. Шушы авырлыклардан котылдым, әмма барыбер мине тыныч калдырмаслардыр дип уйлыйм, чөнки кичә минем камерага бер кеше килеп керде. Белмим, ул ФСБ хезмәткәре булды микән. "Воля Идел-Урал" дигән оешманы "Вконтакте"да син оештырдыңмы, ди.

ФСБ, эчке эшләр идарәсе, прокуратура тынычлыкта калдырмастыр

Мин өч ел төрмәдә утырам, телефонга, телевизорга, газет-журналларга якын килә алмыйм, миңа шундый сорау бирәләр. Тагын ике кеше фамилиясен әйттеләр. Аның берсе хатын-кыз, икенчесе ир кеше. Син алар белән элемтәдәме дип сорады. Юк, дидем. Аннары "Вконтакте"да Рәфис Кашапов дигән бит тора, син аның белән эш алып барасыңмы, ди. Мин берүзем бер камерада утырам, кайда компьютер яки телефон булсын дим. Мин әле төрмәдән чыкмаган, ә сез ФСБ хезмәткәрләре инде минем белән эш алып барасыз дип әйттем.

Мин чыккач ФСБ, эчке эшләр идарәсе, прокуратура тынычлыкта калдырмастыр. Инде төрмәгә утырганчы ук миңа сәяси эмигрант статусын бирергә дип АКШ, Канада, Төркия, Германия, Франциядән чыктылар, Кытайдан татарлар мөрәҗәгать итте. Алар бит бөтен мәгълүматны карап бара.

Демократия булган илләр Русиянең диктатурага таба барганын аңлый

Унлап илдән политэмигрант статусы бирәбез, Русиядә сине йә үтерәләр, йә утырталар дип әйтеп килделәр. Төрмәдә утырган вакытта Испаниядән, Польшадан, Австралиядән, аннары Япониядән сәяси эмигрант статусы бирергә исәпләделәр. Бер караганда, бу күңелле дә хәл. Демократия булган илләр Русия дәүләтенең диктатурага таба барганын аңлыйлар. Шуңа мин исән-сау булсын, төрмәләрдә утырмасын дип тырыша.

Мин әле төрмәгә утырганчы ук куәт структуралары, дәүләт структуралары мин эшләгән офиска һөҗүм ясап минем 18 җирдән сөякләрне сындырдылар, бер кеше үлде, берсе гарип булып калды һәм хәзер дә инвалид. Аннары ике тапкыр машина белән һөҗүм оештырдылар. Берсендә без Чабаксарда Русиядә урыс булмаган халыкларның проблемнары җыенын оештырып йөргәндә юл һәлакәте китереп чыгардылар. Аңа кадәр тагын шундый бер хәл булды.

Шулай итеп, дүрт тапкыр һөҗүм оештырылды. Минем кебек җәмәгать эшләрен алып баручы, сәяси-иҗтимагый эшләрдә актив катнашучы, үзләренең сүзләрен курыкмыйча туры әйтүчеләргә шундый кыерсытулар, төрмәгә утыртулар, кыйнаулар, үтерүләр булачак дип уйлыйм. Шуның өчен чит илгә китү-китмәү мәсьәләсен кайткач бөтен туганнарым, якыннарым, оешма җитәкчеләре белән сөйләшеп хәл итәчәкмен. Хәзер генә кайсы илгә китәчәгемне әйтә алмыйм, әмма күп илләрдән чакырулар алдым.

* * * *

Рәфис Кашапов 2014 елның 28 декабрендә ФСБ тарафыннан кулга алынган иде. 2015 елның сентябрендә Чаллы мәхкәмәсе Кашаповны Русия җинаять кодексының 280нче һәм 282нче маддәләре нигезендә "илне җимерергә чакыру", "халыклар арасында дошманлык һәм нәфрәт тудыру" гаепләве белән өч елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. 13 ноябрьдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Кашаповның аппеляция мөрәҗәгатен карап, әлеге карарны гамәлдә калдырды.

"Мемориал" хокук яклау оешмасы Кашаповны сәяси тоткыннар исемлегенә кертте.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.