Татарстан парламенты чүп яндыру заводына 2,4 миллиард сумлык ташламаны хуплады

Мәскәүдә чүп яндыру корылмасы

Ташлама завод төзелгәннән соң 15 ел гамәлдә булачак. Әлеге ташламаның күләме 2,4 млрд сум тәшкил итәчәк.

Татарстан парламенты беренче һәм өченче укылышта республика хакимиятенең "Оешма милкенә салым турындагы" канунына үзгәрешләр кертү өлгесен хуплады.

Кабул ителгән канунга күрә, милек салымыннан "җитештерү һәм куллану калдыкларын файдалану нигезендә эшли торган генерацияләү объектларын төзү (реконструкцияләү, модернизацияләү) турындагы инвестиция проектларын тормышка ашыручы оешмалар азат ителәчәк дип яза "Коммерсантъ".

Бу оешмалар арасына Яшел Үзән районының Осиново бистәсендәге чүп яндыру заводы да керә. Казан янындагы заводны "Ростех" дәүләт корпорациясенә керүче "РТ-Инвест" ширкәтенең бүлендек ширкәте - "АГК-2" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төзи. Заводның бәясе 28 млрд сум тәшкил итәр һәм ул елына 550 мең тонна чүп яндырыр дип ниятләнә.

Аңлатмада язылганча, ташлама завод төзелгәннән соң 15 ел гамәлдә булачак. Әлеге ташламаның суммасы 2,4 млрд сум тәшкил итәчәк.

БУ ТЕМАГА: Казан янындагы чүп яндыру заводы 25 процентка төзелгән

Татарстан дәүләт шурасының Казан янында төзелә торган чүп яндыру заводы төзелеше операторын милек салымыннан азат итү турында карар кабул итәргә мөмкин булуы турында алданрак та хәбәр ителгән иде.

Завод төзелгәннән соң килгән салымнар әлеге ташлама күләменнән артып китәчәк дип ышандыралар "РТ-инвест" ширкәтендә.

Заводны 2022 елның 1 декабрендә эшләтеп җибәрергә тиешләр иде. Коронавирус чикләүләре аркасында аны кулланылышка 2023 елның декабрендә тапшырачаклар дип көтелә. 2017 елдан алып Осиново бистәсе янында чүп яндыру корылмасына каршы протестлар барды.

Экология активистлары корылма әйләнә-тирә мохитка зарар китерәчәк дип белдерде. Корылма проектына берничә экспертиза уздырылды, активистлар үтенече белән эшләнгән экспертиза корылманы зарарлы дип тапты. Шул ук вакытта Татарстан хакимияте заказы белән Германия белгечләре уздырган экспертиза корылманы мохит өчен куркынычсыз дигән нәтиҗә чыгарды.

Протестларга карамастан, корылманы төзергә рәсми рөхсәт бирелде. Күптән түгел чүп яндыру заводы янында чүп эшкәртүче завод та төзеләчәге билгеле булды.

Сентябрь башында Казан янындагы чүп яндыру заводы 25 процентка төзелгән дип хәбәр иттеләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!