Татарстан хакимиятләре ял көннәрен 8 ноябрьдән соң озайтмаска карар биргән. Бу хакта журналистларга Казан кирмәне вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.
Галимова сүзләренчә, оператив штаб Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка эпидемиологик вазгыять турында хисап тоткан һәм бу хактагы карар чыгыш нәтиҗәләре нигезендә кабул ителгән.
Шул ук вакытта алданрак кертелгән тыюлар һәм чикләүләр санитар-эпидемиологик вазгыять яхшырганга кадәр гамәлдә калачак. Эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә өстәмә чикләү чаралары кертелү ихтималы да бар.
Октябрь башында Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Татарстанны коронавирус ягыннан "иң зур борчу уята торган" төбәкләр исемлегенә керткән иде. Русия вице-премьеры Татьяна Голикова да республикада коронавирустан үлүчеләрнең һәм авыр төре белән чирләүчеләрнең күп булуын, ә күмәк иммунитетның түбәнлеген искәртте.
11 октябрьдән коронавирус таралу сәбәпле Татарстан хакимиятләре яңа чикләүләр кертте. Вакцина ясатмаган һәм соңгы ярты елда коронавирус белән авырмаганнарга сәүдә үзәкләренә һәм гомуми туклану оешмаларына керү чикләнде.
30 октябрьдән Татарстанда ял көннәре игълан ителде: кафе, рестораннар һәм кибетләргә төнлә эшләү тыелды. Көндезләрен күп объектларга QR-кодлар ярдәмендә генә керергә мөмкин, диелде. Шулай ук хакимиятләр вакцина ясатмаган 60 яшьтән өлкәнрәкләрне мәҗбүри рәвештә үзизоляцияләү тәртибе урнаштырды.
Рәсми хәбәрләргә күрә пандемия башыннан Татарстанда коронавирус 31 514 кешедә ачыкланган, 1019 кеше үлгән. Оператив штаб хәбәренә күрә соңгы тәүлектә республикада коронавирус йоктыруның 188 яңа очрагы ачыкланган, 12 кеше үлгән.
Моңа кадәр Росстат сентябрь аенда Татарстанда 1,5 мең кешенең үлеменә коронавирус сәбәп булган дип белдергән иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!