Токаев ОДКБ гаскәрләренең Казакъстаннан 10 көн эчендә чыгарылачагын белдерде

Касым-Жомарт Токаев

Гаскәрләрне чыгару 13 гыйнварда башланачак диелә.

Казакъстан президенты Касым-Җомарт Токаев Күмәк иминлек килешүе оешмасының (ОДКБ) миссиясе тәмамлануы турында белдерде, аңа яраклы илгә, протестлар сәбәпле, ОДКБның биш дәүләтеннән хәрбиләр китерелгән иде.

Гаскәрләрне чыгару 13 гыйнварда башланачак һәм ун көннән дә артык дәвам итмәячәк дип белдерде Токаев 11 гыйнварда парламентта чыгыш ясап.

Русия Казакъстанга хәрби бүлекчәләрен һәм һава десантчыларын җибәрде. 10 гыйнварда ОДКБ гаскәрләре белән команда итүче генерал-полковник Андрей Сердюков гаскәрләрнең Казакъстанда "илдәге вазгыять тулысынча тотрыклы булганга кадәр" калачагын белдергән иде.

Кичә ОДКБның онлайн-саммиты барышында Казакъстан президенты Касым-Җомарт Токаев илдәге соңгы вакыйгаларны – киңкүләм протестлар вазгыятендә кайбер шәһәрләрдә корал куллану белән барган һәм кешеләрнең корбан булуына китергән тәртипсезлекләрне "шул исәптән чит ил террорчылары" катнашында "дәүләт түнтәрелеше ясарга тырышу" дип атады.

Нинди чит илләр турында сүз баруына төгәллек кертмәде.

11 гыйнвар иртәсенә бирелгән Казакъстанның Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматына күрә, каршылык чаралары һәм тәртипсезлекләр барышында илдә 10 меңгә якын кеше тоткарланган.

Алматы комендатурасы биргән хисапка күрә, шәһәрдә бер тәүлектә 1237 кеше тоткарланган, аларны террорчылык, мародёрлык һәм башка җинаятьләрдә гаеплиләр. Хакимиятләр 30 берәмлектән артык утлы корал һәм 1500 сугыш кирәк-ярагы тартып алынуы турында хәбәр итә.

Тәртипсезлекләрдән соң Казакъстанда мәхкәмәгә кадәрге 412 тикшерү эше башланган, шул исәптән террорчылык һәм үтерүләр белән бәйлеләре дә, дип хәбәр итте президентның матбугат хезмәте.

Алданрак гыйнвар протестлары барышында һәм тәртипсезлекләр нәтиҗәсендә Казакъстанда 164 кешенең үлүе хәбәр ителгән иде. Хакимиятләр чыгарылган статистиканы "техник хата" дип атады.

Алматы шәһәре мәхкәмәсенең матбугат хезмәте шәһәрдә тәртипсезлекләр вакытында хөкемдар Мурат Абраевның вафат булуын хәбәр итте. Кичә Җамбыл өлкәсенең полиция җитәкчесе, генерал Җанат Сөләйманов һәм Дәүләт иминлек комитеты полковнигы Азамат Ибраевның үз-үзләренә кул салуы хәбәр ителгән иде.

ОДКБга Русия, Казакъстан, Кыргызстан, Әрмәнстан, Беларус һәм Таҗикстан керә. 5 гыйнвар кичендә, хөкүмәт көчләре Казакъстанның иң эре шәһәре Алматыда идарәне югалта башлаганнан соң, Токаев ОДКБ илләреннән ярдәм сорады.

Шәһәрдә кораллы кешеләр катнашында талаулар һәм мародёрлыклар башланды.

Моңа 2 гыйнварда Казакъстанның көнбатышындагы Җаңаөзен шәһәрендә башланган киңкүләм протестлар сәбәпче булды, каршылык чаралары сыекланган газга бәяләр ике тапкырга артканнан соң башланды.

Берничә көн эчендә протестлар сәясиләште, каршылык чараларында катнашучылар Казакъстанның беренче президенты Нурсотан Назарбаевның сәясәттән китүен, ил президенты Касым-Җомарт Токаевның отставкасын һәм үз эченә яңа демократик сайлаулар уздыруны алган сәяси реформалар таләп итте.

Берничә шәһәрдә каршылык күрсәтүчеләр хакимият биналарын чолгап алды.

Хакимиятләр илдә гадәттән тыш хәл тәртибе кертте. Хөкүмәт отставкага китте.

7 гыйнварда Казакъстанга ОДКБның биш иленнән гаскәрләр җибәрелде, аларның нигезен Русия хәрбиләре тәшкил итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RLәсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Playкибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!