Татарстанда Конституция шурасы төзелә. Бу — узган ел Мәскәү басымы белән бетерелгән Татарстан Конституция мәхкәмәсе урынына булдырылучы дәүләт оешмасы. Депутатлар узган атнада канун өлгесен хуплады. Татарстанның элекке юстиция министры, юридик фәннәр докторы Мидхәт Корманов фикеренчә, шура мәхкәмәне алыштыра алмаса да, республикага мондый оешма кирәк. Шул ук вакытта ул шураның кыюлык күрсәтүенә, анда Татарстан Конституциясен яклаучылар килүенә шикләнеп карый. Азатлык юрист белән яңа төзелүче оешма хакында сөйләште.
2020 елда Русия Конституциясенә кертелгән үзгәрешләр милли республикаларның күп кенә хокукларын, шул исәптән төбәкләргә Конституция (устав) мәхкәмәләрен тоту мөмкинлеген юкка чыгарды. Нәтиҗәдә, 2022 елда республика үз карамагында булган мәхкәмәдән колак какты. Анда эшләгән хөкемдарлар башка эшкә күчерелде. Мәхкәмәнең рәисе Фәрхәт Хөснетдинов быел Болгар ислам академиясе ректоры итеп билгеләнде.
Бүген Русия кануннары нигезендә төбәкләр Конституция шурасын гына оештыра ала. Мондый шуралар Башкортстан, Адыгея һәм Саха (Якутия) республикаларында төзелде инде.
Татарстанда Конституция мәхкәмәсе 2000-2022 елларда эшләде. Аңа кадәр ун ел дәвамында Конституция надзоры үз эшен алып барды. Шура шуның дәвамы буларак каралса да, аның мәхкәмә вәкаләтләре юкка чыга, кабул иткән карарларын үтәү ихтыярига кала.
Бу Мәскәү басымы белән Татарстан Конституциясен үзгәртү сәясәтенең бер дәвамы булып тора. Ел башында төп канунны "суверенитет", "шартнамә", "президент", "ватандашлык", шул исәптән Татарстан Конституция мәхкәмәсе турында маддәләрдән чистарттылар.
БУ ТЕМАГА: "Татарстан гади төбәк булып калды". Конституциядән дәүләтчелекнең соңгы билгеләре алындыУзган парламент утырышында Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Конституция шурасы уңаеннан федераль үзәктә һәм республика озак бәхәсләр булуын әйтеп узды. Аныңча, бу шура "мөстәкыйль, зур булмаган, ләкин абруйлы" булсын дип оештырылды.
Конституция шурасы Татарстан кануннарына һәм норматив актларга үзенең бәясен бирәчәк. Шулай ук халыктан мөрәҗәгатьләр кабул итеп, теге-яисә бу канунның конституция хокукларын бозу-бозмавын өйрәнәчәк. Шура чыгарган бәяләмәләр республика дәүләт органнарына, җирле үзидарәләренә юлланачак. Вазифаи затлар бу аңлатмаларны исәпкә алырга тиеш булачак.
Конституция шурасы өч әгъзадан торачак. Аның рәисен Дәүләт шурасы билгеләячәк. Намзәтләрнең берсен — Татарстан президенты, икенче намзәтне — Дәүләт шурасы рәисе тәкъдим итәчәк. Конституция шурасы вәкилләре даими төстә эшләячәк, диелә. Алар биш елга бер сайлана. Бер үк кеше ике мөддәттән артык вазифада утыра алмаячак. Шураны булдыру өчен Татарстан бюджетыннан өстәмә чыгымнар бүлеп бирү каралган. Нинди сумма турында сүз барганы — тәгаенләнми.
"ШУРАНЫҢ МӘХКӘМӘДӘН АЕРМАСЫ: КАРАРЫН ТЕЛӘСӘҢ ҮТИСЕҢ, ТЕЛӘМӘСӘҢ — ЮК"
Татарстанның элекке юстиция министры (2004-2013), юридик фәннәр докторы, адвокат Мидхәт Корманов "яңа шура Конституция мәхкәмәсен алыштыра алмый" дип саный.
— Беренчедән, мәхкәмәнең карары үз көченә кергәннән соң ул үтәлергә тиеш иде. Конституция шурасының карарлары бары киңәш бирү рәвешендә булачак. Теләсәң үтисең, теләмәсәң — юк.
Мидхәт Корманов
Икенчедән, республикада хокукый мәсьәләләр буенча дәүләт оешмалары комитеты эшли. Анда Дәүләт шурасы, президент идарәсе, хөкүмәт юристлары һәм чакырылган белгечләр утыра. Алар канун өлгесенә бәя бирә һәм килештерү узганнан соң Дәүләт шурасына кертелә. Конституция шурасын төзү комитет эшен кабатлау булмый. Комитет шурага караганда көчлерәк оешма. Анда төрле дәүләт оешмалары һәм чакырылган юристлар, профессорлар эшли — 20дән артык кеше утыра.
Мисал өчен, элек Русия президенты федераль кануннарны кире кага алмый иде. 2020 елда Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертелгәннән соң президент кануннарны Конституция мәхкәмәсенә җибәрә. Әгәр мәхкәмә бу дөрес түгел дисә, ул аны кире кага ала. Әгәр мәхкәмә дөрес дисә, ул аны имзаларга тиеш. Без дә шуны кабатлап эшләмәкче булабыз инде. Бары бер аерма: Татарстанда мәхкәмә түгел, шура үз киңәшен биреп, "болай эшли алмассызмы икән" дигән кебек сүз әйтәчәк, — ди ул.
"ӘГӘР ОТСТАВКАДАГЫ ХӨКЕМДАРЛАР КИЛСӘ, ШУРАНЫҢ ДӨРЕС ЭШЛӘВЕНӘ ЫШАНМЫЙМ"
Корманов Конституция шурасы республикага кирәк дип саный. Шулай да оешмага төп канунны яхшы белгән Татарстан яклы юристлар билгеләнсә генә уңышлы эшли алачак дип ышана ул. Моңа кадәр медиада шура белән күптән түгел Татарстан Югары мәхкәмәсенең рәисе вазифасыннан киткән Илгиз Гыйләҗев җитәкчелек итәргә мөмкин дигән хәбәр чыкты. Шулай ук шурага Гыйләҗевнең урынбасары булып эшләгән Роман Гафаров керү ихтималлыгы әйтелде.
— Юридик фәннәр докторы буларак, мин Конституция шурасы кирәк дип саныйм, — ди ул. — Мәхкәмә бетерелгәннән соң кемдер кануннарга бәя бирергә тиеш. Әмма анда кемнең эшләве мөһим. Минемчә, шурада юридик яхшы белемле кешеләр дөрес итеп эшләсәләр, аларның карарлары да дөрес чыгарыла диярләр. Әлегә болай дип әйтеп булмый, чөнки анда кем булачагы билгеле түгел. Әгәр дә Татарстан Югары мәхкәмәсенең элекке рәисе Илгиз Гыйләҗев булса, мин моңа бик ышанып бетмим. Чөнки аның "карарбыз, карарбыз" дип әйтүе белән генә булмый. Монда нәкъ Конституцияне белергә кирәк. Конституцияне өйрәнеп җиткәнче аларның эшләү мөддәте да чыгар инде.
Отставкага киткән хөкемдарлар федераль мәхкәмәдә эшләгәнгә күрә Русия яклы булып килделәр. Монда бит Татарстан яклы да булырга кирәк. Шуңа да нинди карарлар, киңәшләр чыгарырлар — белмим. Әгәр дә республикада шундый дәүләт оешмасы төзиләр икән, аларның хокуклары да, карарлары да тормышка ашарга тиеш.
БУ ТЕМАГА: Татарстан Конституциясенә 30 ел: төпле язылган, әмма гамәлгә ашырып булмады"КАНУННАРНЫ КИРЕ КАГАР ӨЧЕН КЫЮЛЫК КИРӘК"
Мидхәт Корманов Конституция шурасының кыю адымнар ясавына, ягъни кануннарны Конституциягә туры килмәве турында карар чыгаруга җөрьәт итүенә шикләнеп карый. Ул 30 ел дәвамында Татарстанда эшләгән Конституция надзоры һәм мәхкәмәсе тәҗрибәсен мисал итеп китерә.
— Конституция шурасына канунны кире кагу өчен кыюлык җитүе кирәк. Дәүләт шурасы юристлары хупласа, Конституция шурасы аңа ничек каршы килер? Хәзер депутатлар кануннарны нигездә федераль кануннарга тәңгәлләштереп утыра. Әгәр дә канун өлгесе хокукый мәсьәләләр комитеты аша керде икән, шура "бу дөрес түгел, кертмәгез" дип әйтә алмый бит.
Шура ул символик мәгънәгә ия. 90нчы елларда Татарстанда Конституция надзоры бар иде. Минем һаман да истә, надзорның бәясен күтәрер өчен Татарстан президентының бер фәрманы Конституциягә каршы килә дип карар чыгардылар. Президент моның белән килеште. Әмма шул хәлдән соң Конституция надзоры һәм аннан соң оешкан мәхкәмәнең күпме еллар дәвамында президентның, хөкүмәтнең карарлары, кануннары Конституциягә каршы килә дигән карар чыгармады. Ни өчен? Чиләбедә губернатор карарына каршы чыгып карадылар, ләкин бер атна эчендә устав мәхкәмәсен юкка чыгардылар. Бурятиядә дә каршы чыгарга җөрьәт иттеләр, шуннан соң мәхкәмәнең эшен туктатып тордылар. Шуңа да Татарстанда да күпме еллар дәвамында бер карарны да Конституциягә туры килми дип әйтмәделәр. Моның өчен кыюлык кирәк.
Үз вакытында Татарстан Конституция мәхкәмәсе Конституциянең 1нче маддәсе турында аңлатма ясады. Ул аңлатманы кулланучы булдымы? Югары мәхкәмә аны инкарь итте. Мин дә 15 ел буе йөрдем. Мәгънәсе нидә? Елга 6 эш карап кына үзеңә бәя бирә алмыйсың бит, — ди Корманов.
БУ ТЕМАГА: Татарстан Конституциясен үзгәртә һәм президентсыз кала. "Бу дәүләтчелекнең юкка чыгуын аңлата""БҮГЕН КЕШЕНЕҢ ТАТАРСТАН КОНСТИТУЦИЯСЕ БОЗЫЛДЫ ДИП МӘХКӘМӘГӘ МӨРӘҖӘГАТЬ ИТҮ ХОКУКЫ ЮК"
Шулай да, әгәр Конституция шурасы кануннарны, карарларны үзгәртүгә сәләтле түгел икән, Татарстанда яшәүчеләр республика Конституциясе бозылуы турында кайсы мәхкәмәгә (Югары мәхкәмә, Русия Конституция мәхкәмәсе) мөрәҗәгать итә ала? Мидхәт Корманов халыкның андый хокукы хәзер юк ди.
— Бер кая да барырга тиеш түгел, — ди ул. — Ул президентка бара ала. Аның мәхкәмәгә барыр өчен хокуклары юк. Русия мәхкәмә системы турындагы федераль канунда бу мәсьәлә каралмаган.
Бәлки Конституция шурасы эшли башлау белән тегесе-монысы каршы килә дип бәяләмә биреп эш күрсәтерләр инде. Бер-ике тапкыр сүз әйтергә мөмкинлек бирерләр. Хезмәт хакын бушка гына алмыйсыз дигәндәй. Самардагы 6нчы кассация мәхкәмәсе эшли башлаганда Татарстан карарларының 70 процентын кире кагып утырды. Хәзер алай түгел. Монда да шундыйрак хәл була ала.
Мин үзем 2001-2002 елда Татарстан кануннарын федераль кануннарга туры китергәндә Русия Югары мәхкәмәсе утырышларында 51 тапкыр катнаштым. Шушы эш нигезендә докторлык диссертациясен якладым. Мин аның нәрсә икәнен беләм.
БУ ТЕМАГА: "Дәүләтчелекне бетерү". Татарстан хакимияте өч тармакның берсен югалтаТАТАРСТАННЫҢ БҮГЕНГЕ "ДӘҮЛӘТЧЕЛЕГЕ" ХАКЫНДА: "КЕШЕ КӨЛКЕСЕ"
Элегрәк Мидхәт Корманов Конституция мәхкәмәсенең бетерелүен Татарстан дәүләтчелеген юк итүгә, Татарстан дәүләт хакимияте системы өч тармакның берсен югалтуга тиң дип белдергән иде.
— Мин өч тармакның берсе юкка чыкты дип язган идем. Русия җәмәгать хакимияте турында канун кабул ителде. Анда Русия субъекты мәхкәмә хакимиятенә ия дип язылган. Баксаң, җәмәгать мәхкәмәсен (мировой суд) мәхкәмә хакимияте дип саныйлар икән. Гафу итегез, җәмәгать мәхкәмәсе нинди чикләүләрне карый ул? Кеше көлкесе, — ди ул.
Аныңча, яңартылган Татарстан Конституциясенең күпчелек маддәсе федераль кануннардан күчереп алыну сәбәпле, аны тикшерүнең мәгънәсе калмый.
— Икенче яктан, Татарстан Конституциясенең өчтән ике өлеше федераль кануннардан һәм федераль Конституциядән күчереп алынган, — дип дәвам итә ул. — Безнең төп канунда кеше хокуклары турында язылган, ләкин алар Русия кысаларыннан чыкмый. Уйлап карагыз, безнең Конституциядә кешене 48 сәгатьтән күбрәк вакытка тоткарлый алмыйлар дип әйтелгән. Бу Русия Конституциясеннән алынган. Җитди итеп карасаң, Татарстан Конституциясенә 7-8 маддә язып була. Аның калган өлеше федераль кануннан күчерелгән. Шуңа күрә Татарстан Конституциясендә нәрсә тикшерәсең ди, аны бит йөз тапкыр тикшергәннәр.
Татарстан Конституция мәхкәмәсе кабул иткән 5 карар
1. Татарстан Конституциясенең 1нче маддәсенә аңлатма
Владимир Путин хакимият вертикален оештыра башлагач, Татарстан Конституция мәхкәмәсе төп канунның 1нче маддәсенә аңлатма биреп, карар кабул итә. Аны республиканың суверенлыгына шәрехләмә дип атыйлар. Мәхкәмә карарында язылганча, Татарстан үзенең булган вәкаләтләре белән мөстәкыйль рәвештә эш итә, Татарстанның вәкаләтләре тартып алына, чикләнә алмый.
"Русия карамагындагы һәм Русия белән Татарстанның уртак карамагындагы мәсьәләләрдән тыш, Татарстан дәүләт хакимиятенең (канун чыгару, башкарма һәм мәхкәмә) бөтен тулылыгына ия булуында чагыла";
"... Татарстан тулысынча ия булган дәүләт хакимияте Татарстан Конституциясендә билгеләнгән тәртиптә Татарстанның конституцион-хокукый статусын үзгәртүдән кала нинди дә булса башка юл белән Татарстанның үз карамагындагы эшләр буенча махсус вәкаләтләрен һәм Русия һәм Татарстанның уртак карамагындагы вәкаләтләрен тартып алу яисә яңадан бүлү белән киметелү яисә чикләнә алмавы". (татарча чыккан карардан алынды)
Чыганак: Татарстан Конституция мәхкәмәсе карары, 07.02.2003, № 8-П
2. Татар телен латин әлифбасына күчерүгә ризалык бирү турында
2003 ел ахырында Татарстан Конституция мәхкәмәсе Конституциянең 4нче һәм 8нче маддәсенә аңлатма бирә. Ул татар телен латин әлифбасына күчерүне Татарстан үзе хәл итәргә тиеш дигән карар чыгара.
Чыганак: Татарстан Конституция мәхкәмәсе карары 24.12.2003 № 12-П
Ләкин бер ел да узмый – 2004 елның 16 ноябрендә Русия Конституция мәхкәмәсе Татарстанда татар телен кириллдан латин имлясенә күчерүне тыя.
3. Татарстан президентының ике дәүләт телен белергә тиешлеге һәм Татарстан ватандашлыгы турында
2003 елның 30 маенда Татарстан Конституция мәхкәмәсе Татарстанның территориясе, президентның дәүләт телләрен белергә тиешлеге хакында һәм Татарстан ватандашлыгы төшенчәсенә аңлатма бирә.
Мәхкәмә карарында әйтелгәнчә, Татарстанның территориясе бербөтен һәм кагылгысыз, чикләрне берьяклы гына үзгәртеп булмый.
Президент булып сайланучы затның ике дәүләт телен белергә тиешлеге языла.
Татарстан ватандашлыгы төшенчәсен республика Конституциясе, кануннары, хокукый актлары, Русия ватандашларының хокукы һәм җаваплылыгы белән Татарстанда даими яшәүче кеше дип аңлата. Мәхкәмә бу төшенчәне Татарстанның республика (дәүләт) буларак хокукый статусы дип бәян итә.
Чыганак: Татарстан Конституция мәхкәмәсе карары 30.05.2003 № 9-П
4. Митинглар уздыру турында
2015 елда Татарстан Конституция мәхкәмәсе митинг, урам җыеннары уздыруда булган катгый таләпләрне үз көчендә калдырды. Аңа кадәр Дәүләт шурасы митинглар, демонстрацияләр хакимият, мәгариф, гыйбадәтханә биналарына 50 метрдан да якынрак булмаска тиешлеге турында канун кабул иткән иде. КПРФ вәкилләре бу катгый таләпләр Татарстан Конституциясенә каршы килә дип мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Ләкин мәхкәмә бу шикаятьне кире какты. Шул рәвешле, 1989 елдан бирле Ирек мәйданында узучы Хәтер көне җыенын оештыруга да рөхсәт биелмәде.
Чыганак: Татарстан Конституция мәхкәмәсе карары 23.04.2015 № 62-П
5. Татарстан президентын сайлауда үз-үзен тәкъдим итүчеләрне катнаштырмау турында
Быелның җәендә Татарстан Конституция мәхкәмәсе президент сайлауда үз-үзен тәкъдим итүчеләрнең катнашу мөмкинлеген караудан баш тарту турында билгеләмә кабул итте. Сәясәтче Марсель Шәмсетдинов Татарстан президентын сайлауда фиркадә тормаган кешеләрнең намзәт буларак теркәлә алмавын шикаять итеп, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Аның фикеренчә, сайлау турындагы канун Татарстан Конституциясенә каршы килә. Ләкин мәхкәмә төбәк башлыгын сайлау Татарстан һәм Русиянең төп кануны белән хәл ителми, шуңа да бу мәсьәлә тикшерелә алмый, дигән билгеләмә кабул итте.
Чыгаганагы: Татарстан Конституция мәхкәәмәсе, 17.07.2020 №23-О
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!