Accessibility links

Татарстан Конституциясен үзгәртә һәм президентсыз кала. "Бу дәүләтчелекнең юкка чыгуын аңлата"


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Дәүләт шурасы Татарстан Конституциясен үзгәртүгә керешә. Белгечләр моны дәүләтчелекне югалту дип саный һәм Конституциянең "идән чүпрәген" әйләнүен әйтә.

21 декабрьдә Татарстан Дәүләт шурасының бер төркем депутаты республика Конституциясен үзгәртү, шул исәптән президент атамасыннан баш тарту турында канун өлгесе тәкъдим итте. Әлеге мәсьәләне 23 декабрь җомга көнне парламент сессиясендә карарга җыеналар. Мәскәү сәясәтенә буйсынган Татарстан хакимияте өчен бу нинди югалтуларга китерәчәк? Азатлык белгечләр белән сөйләште.

Федераль канун нигезендә, Татарстан 10 көннән президент атамасыннан мәхрүм калырга тиеш. Бер ел элек кабул ителгән Русия төбәкләрендәге хакимиятне оештыру турындагы канун 2023 елның 1 гыйнварына кадәр республика Конституциясен үзгәртүне, шул исәптән президент статусын бетерүне таләп итә.

Бүгенгә кадәр Русия төбәкләрендә президент атамасы Татарстанда гына сакланып калды. Бу өстәмә вәкаләтләр бирмәсә дә, республиканың башка төбәкләрдән аерылып торуын, ниндидер мөстәкыйльллек чаткылары әле дә яшәвен күрсәтеп килде. Владимир Путин режимы вакытында 90нчы еллар башында яулап алынган суверенитетның соңгы символлары да юкка чыгу алдында тора. Шуның белән беррәттән Татарстанның үзбилгеләнүе дә бетерелә.

2021 елда Русия думасы "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында" дип аталган канун өлгесен кабул итте. Ул төбәк җитәкчеләрен "башлык" дип атауны таләп итә. Татарстан Дәүләт шурасы моңа карышып караса да, Мәскәү бу тәкъдимнәрне кире какты.

Соңрак Татарстан президент атамасы белән хушлашырга разый булуын белдерде.

Федераль канунга ярашлы, Татарстан президенты атамасын бетерү турында, төбәк парламентларына һәм хөкүмәтләренә караган маддәләр 2022 елның 1 июненнән гамәлгә керде. Юристлар өч ай эчендә республика үз кануннарын үзгәртергә тиеш диде. Башка маддәләр 2023 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керергә тиеш. Русиянең Украинага каршы сугыш алып баруы бу мәсьәләне читкә этәрде кебек. Шуңа да Татарстан үз Конституциясен үзгәртергә ашыкмады.

Дәүләт шурасы бу мәсьәләне ахыргача кичектереп килде. Бернинди аңлату эшләре алып бармады, Конституцияне тамырдан үзгәртүе хакында яшереп килде. Парламентның декабрьдә икенче тапкыр җыелачагы хакында билгеле булгач (гадәттә сессия айга бер тапкыр гына уза), республика Мәскәү сәясәтен тормышка ашыра башлый дигән сөйләшүләр башланды. Әмма депутатлар моны кире кагып килде, парламентның президиум утырышында да сессиядә көн тәртибенә Конституцияне үзгәртү, шул исәптән президент атамасын үзгәртү мәсьәләсе кертелмәде. Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ниндидер мәсьәләләр утырыш барганда "тавыш биреп" кертелергә мөмкин дип әйтте.

Суверенлык һәм президентлык бетә, Миңнеханов 78 яшенә кадәр "башлык" була ала

Дәүләт шурасы утырышына ике көн кала бер төркем депутат – парламентның 37 әгъзасы Конституциягә үзгәрешләр тәкъдим итте. Анда республика төп канунының 63 маддәсенә төзәтмәләр кертү каралган.

Яңа төзәтмәләрдән күренгәнчә, Татарстанда "президент" атамасы юкка чыгарыла. Киләчәктә ул "башлык" дип йөртеләчәк. Конституция үзгәртелгәннән соң, Рөстәм Миңнехановның моңа кадәр булган президент мөддәтләре сызыла һәм аңа яңадан ике тапкыр бишәр елга сайланырга мөмкинлек бирелә. Шундый ук хокук ике ел элек Владимир Путинга Русия Конституциясен үзгәрткәндә бирелде.

Шул рәвешле Миңнеханов 2035 елга кадәр, ягъни 78 яшенә кадәр Татарстан җитәкчесе булып тора алачак.

Татарстан башлыгы сайлаудан соң үз вазифаларына керешкәндә Татарстан Конституциясен генә түгел, Русия Конституциясен, федераль кануннарны үтәргә дә ант бирәчәк. Конституциянең 91нче маддәсенең 1нче өлешенә дә үзгәрешләр кертелә. Моңарчы Татарстан президенты булып сайланучы намзәткә республиканың дәүләт телләрен белү таләп ителгән булса, яңа төзәтмәдә әлеге сүзләр бетерелә. Шул ук вакытта 92нче маддәнең 2нче бүлегенә Татарстан башлыгы үз вәкаләтләрен башкарганда дәүләт телләрен кулланырга тиеш диелә.

Тагын бер зур үзгәреш – Конституциядән "суверенитет" сүзләре алына. "Татарстан Республикасында суверенитетка ия булучы һәм хакимиятнең бердәнбер чыганагы – аның күпмилләтле халкы" дигән өлешендә "суверенитет" сүзе төшеп кала. Дәүләт символлары турындагы 121нче маддәдә "суверенитет" сүзе "дәүләтчелек"кә алыштырыла.

Болардан тыш, Татарстан ватандашлыгы бүлеге Конституциядән тулысынча алып куела. Чит илләр белән элек Татарстан турыдан-туры элемтәләр алып барса, яңа текстта халыкара һәм тышкы элемтәләрне Русия биргән вәкаләтләр кысаларында гына башкара алачак.

"Татарстан мәхкәмәсе" төшенчәсе "Татарстан җәмәгать мәхкәмәсе"нә (мировой суд) үзгәртелә. Татарстанның Конституция мәхкәмәсе турындагы текст бетерелә.

Сугышны кире кагу һәм сугышны пропагандалауны тыю турындагы 15 маддә тулысынча алып ташлана. Шулай ук прокурорларны турыдан-туры Мәскәү билгеләячәк диелә.

Канун өлгесенең аңлатмасында Русия белән Татарстан арасындагы шартнамәне искә алу алып куела диелә. Шул ук вакытта документта Конституциянең 1нче маддәсенә кертелергә мөмкин үзгәрешләр турында әйтелми. Анда республика "демократик хокукый дәүләт" дип, "Татарстан суверенитеты" һәм шартнамә телгә алына. Аларга үзгәрешләр кертеләчәкме – канун өлгесендә ачык язылмый.

"Конституция мәхкәмәсен югалту президент атамасыннан да мөһимрәк"

Татарстанның элекке юстиция министры, адвокат, юрист Мидхәт Корманов республика Конституциягә үзгәрешләр кертүне тиз арада рәсмиләштерергә яисә ел дәвамында махсус сузарга да мөмкин дип исәпли.

Кирәк икән, дүрт укылышта да кабул итәрләр

"1 гыйнварга кадәр үзгәрешләрне чаптырып кабул итәләр инде. Безнең дөньяда төрле хәлләр булырга мөмкин. Кирәк икән, бер утырышта өч түгел, хәтта дүрт укылышта ук канунны кабул итүләре ихтимал. Әгәр сессиядә канунны беренче укылышта гына кабул итсәләр, прокурор протестлар белдереп йөрмәс. Аннары аны берәр елга сузып йөрергә дә була. Прокуратура дәгъва белдерсә, эшлибез дип әйтә алалар", диде ул Азатлыкка.

Татарстан хакимияте "президент" атамасын югалтудан берни югалтмаячак дип саный юрист. Аның фикеренчә, республика Мәскәү таләбе белән килеште инде.

"Монда бернинди психологик һәм мораль югалту да юк. Аңа карап аның вазифалары үзгәрми. Татарстан көрәште, мин дә көрәштем. Мәкаләләр яздым, мәхкәмәләрдә булдым. Шулай да Татарстан моның белән килеште. Риза булмасалар, ни өчен Конституция мәхкәмәсенә бармаганнар? Димәк, алар моннан канәгать дигән сүз", ди ул.

Федераль канун таләп иткәнчә Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертелсә, бу республиканың дәүләтчелеген юкка чыгаруын аңлатачак ди Корманов.

Президент атамасы бетүдән Татарстан дәүләтчелеге зур югалту кичерми

"Президент атамасы бетүдән Татарстан дәүләтчелеге зур югалту кичерми. Ә менә Конституция мәхкәмәсен юк итү республикадагы өч хакимиятнең берсе бетүен күрсәтә. Республика – ул дәүләт. Димәк, бу дәүләтчелекнең юкка чыгуын аңлата. Үзенең хокукый мәхкәмәсе булмагач, ул нинди дәүләт була ала?" диде ул.

Корманов фикеренчә, халык мондый үзгәрешләргә битараф булачак.

"Халыкка Конституция бармы, юкмы – әһәмиятле түгел. Әгәр анда безнең хезмәт хакы русиянекеннән өч тапкырга күбрәк булырга тиеш дип язылган булса, халыкка файдасы булыр иде", ди ул.

"Чит илләр өчен президентмы, башлык киләме – аермасы юк. Иң мөһиме – акчалы кеше килсен. Кызганыч, хәзер күп илләргә барып та булмый", диде ул Татарстанның тышкы сәясәтен күз уңында тотып.

"Конституция идән чүпрәге кебек"

Журналист Ирек Мортазин Татарстан хакимиятенә президент исемен югалту берничек тә тәэсир итмәячәк дип саный.

Чынлыкта Татарстанның президенты күптән юк инде

"Бу берничек тә йогынтый ясамаячак. Мин үз вакытында "Татарстанның соңгы президенты" дигән китап яздым. Чынлыкта Татарстанның президенты күптән юк инде. Де-юре язылса да... Ничәмә тапкыр үзгәртелгән Конституция инде идән чүпрәге кебек. Үзгәртәләрме, юкмы, "татар башы" дип язалармы – берни дә үзгәрмәячәк. Суверенитетның "с" хәрефе дә калмады.

Монда психологиягә дә, моральгә дә урын юк. Акча һәм башка төр кануннар идарә иткән җирдә моральгә урын калмый", диде ул.

Алайса, ни өчен Татарстан канун кушканча, 10 ел дәвамында президент статусыннан баш тартмады һәм үзенчә көрәш алып барды дигән сорауга ул:

"Татарстан көрәшкән булып күрсәтте, Мәскәү күрмәмешкә салышты. Менә сез Мәскәү Кремле сайтында Миңнехановның Путин белән очрашуы, аның ниндидер чараларда катнашуы турындагы документларда "Татарстан президенты" дигән сүзне табып күрсәтегез. Анда һәрвакыт "Татарстан башлыгы" дип языла. Инде көрәш бетте. Бүген көрәш вакыты түгел.

Миңнеханов – Русия Федерациясендәге төбәкләрнең берсендәге башлык дип йөртеләчәк

Татарстан Конституциясе үзгәртелсә дә, авылларда барыбер президент атамасын кулланачаклар. Әмма бу тарих бетте дияргә була. Миңнеханов – Русия Федерациясендәге төбәкләрнең берсендәге башлык дип йөртеләчәк. "ДНР", "ЛНР", яисә Калинград, Алтай башлыгы кебек. Республика җитәкчесенең исеме ничек аталуына карамастан, казнада акча күбрәк булмаячак", ди ул.

Мортазин президент исемен югалтуга милли зыялылар ризасызлык белдерәчәк дип саный, ләкин аларның саны аз һәм ризасызлык ашап утырганда сөйләшүдән дә артыкка китмәячәк ди ул.

"Алар кухняда утырып "ай-яй-яй" дип сөйләшәчәк. Нәрсә булды, ни өчен болай яшибез дип әйтәчәк. Гаяз Исхакый дөрес әйткән диячәк. Чынлыкта Исхакый оптимист булган. Ул "200 елдан соң инкыйраз булачак" дип зур вакыт күрсәткән. Барысы да тизрәк башкарылачак. Татар кешесе – оныгы татарча белгән һәм татар рухы белән яшәгән кеше. Республика, шәһәр җитәкчелеген алыгыз, балалары татарча сөйләшми, оныклары турында сөйләп тә торасы юк", диде Мортазин Азатлыкка.

Татарстанда президент атамасын бетерү

  • 2021 елның сентябрь ахырында Русия думасына "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында"дип аталган канун өлгесе кертелде. Ул төбәк җитәкчеләрен "башлык" дип атауны мәҗбүр итә. Канун өлгесен Русия думасының һәм Федерация шурасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитетлары башлыклары Павел Крашенинников һәм Андрей Клишас кертте.
  • 25 октябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы канун өлгесенә бертавыштан каршы тавыш бирде.
  • Әмма Русия думасы Татарстан тәкъдимнәрен кире какты. Канун өлгесен Федерация шурасы раслады һәм Русия президенты имзалады.
  • Канунга ярашлы, Татарстан президенты атамасын бетерү турында, төбәк парламентларына һәм хөкүмәтләренә караган маддәләр 2022 елның 1 июненнән гамәлгә керә. Кайбер башка маддәләр 2023 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.
  • Русия төбәкләрендә президент атамасы Татарстанда гына калган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG