Соңгы өч айда Роскомнадзор Украинадагы сугыш турындагы 26 меңнән артык интернет-сәхифәне томалаган – бу балалар порнографиясе, үз-үзеңә кул салу һәм наркотиклар пропагандасы белән бәйле сәхифәләрдән дә күбрәк.
Оешма хисабында әйтелгәнчә, беренче квартал белән чагыштырганда, икенче кварталда сугыш турында "ялган мәгълүматлар" 15 процентка күбрәк томаланган. Русия хакимиятләре Русия саклану министрлыгы биргән мәгълүмат белән туры килмәсә, Украинадагы сугыш турындагы хәбәрләрне "фейк" дип атый.
Украинага һөҗүм башланганнан бирле, Роскомнадзор сугыш турында барлыгы 180 меңнән артык материалны томалаган. Оешма аңлатуынча, "фейк"лар кеше тирәсендә "параллель мәгълүмати чынбарлык" тудыра.
- Русиядә ил гаскәре турында "ялган мәгълүмат" тарату турындагы маддәне Җинаять кодексына нәкъ менә Украинага каршы сугыш башлауларыннан соң керттеләр. Аны тараткан өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар. Хокук яклаучылар фикеренчә, бу маддә ярдәме белән Русиядә хәрби цензура кертелде дияргә дә була.
- "Фейклар" твурындагы маддә кертелгәннән соң, күпчелек бәйсез медиалар эшчәнлекләрен туктатырга яки Украинадагы сугышны яктыртудан баш тартырга мәҗбүр калды. Медиаларның хезмәткәрләре җинаять эзәрлекләвенә дучар булмас өчен һәм эшчәнлекләрен дәвам итәргә дип, күпләп башка илләргә күчеп китте.
- Шулай ук, Украинада сугыш башланганнан соң Русия административ хокук бозулар кодексында гаскәрне "кимсетү" турында маддә барлыкка килде. Русиядә мәсәлән Украинага һөҗүмне атаганда "махсус хәрби операция" урынына "сугыш" дигән сүзне куллану да "дискредитацияләү" дип санала.
- Әлеге маддә 50 мең сумга кадәр штраф бирүне күз уңында тота. Кабат хокук бозган өчен биш елга кадәр колония җәзасы бирелергә мөмкин. "Медиазона" мәгълүматынча, декабрь уртасына "дискредитацияләү" турындагы маддә нигезендә 5,5 меңнән артык эш ачылган.
- Азатлык Татарстанда гаскәрне "кимсетү"дә гаепләнүчеләр турында даими язып тора. Аерым алганда Түбән Камада, Чаллыда, Әлмәттә, Казандагы очраклар турында хәбәр ителде.
- Актаныш районында яшәүче Елена Ирдуганова русияләрне фикер өчен эзәрлекләүләрне 1937 елгы репрессияләр белән чагыштыра. "Курыкмыйм, әлегә штрафлар гына салалар, атмыйлар бит дип юанам" ди ул. Аны дискредитацияләү маддәсе нигезендә 30 мең сум штрафка тартканнар иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!