Татарстан тарихчылары Әстерхан өлкәсенең Хәрәбәле районы Лапас авылы янында хан төрбәсен тапкан. Бу хакта Казан федераль университеты хәбәр итә.
КФУ ректоры урынбасары, тарихчы Ришат Гузейров сүзләренчә, экспедиция барышында XIV гасыр башында Үзбәк хан тарафыннан төзелгән төрбәнең идәненә юлыкканнар. Галим аны Алтын Урдага нигез салучы бер хан өчен ясалган дип исәпли. Төрбә ким дигәндә 50гә 50 метр зурлыкта булган.
"Археологлар төрбәнең идәнен генә түгел, бина терәгенең бер нигезен дә тапты. Ул мәһабәт бинаны тотып торган. XIV гасырдан кеше аягы басмаган катламга тап булдык. Мөгаен, бу идәннән чыңгызчыларның берсе, Алтын Урда реформаторы Үзбәк хан йөргәндер", дип белдергән ул.
Аныңча, XIV гасырның 20-30нчы елларында Үзбәк хан (Әстерхан өлкәсенең Лапас авылы янында) шәһәр-некрополь рәвешендә мемориаль-мәдәни комплекс төзеткән. Ул Сарай-Батудан 40 км ераклыкта урнашкан. Аның үзәгендә хәзер табылган төрбә торган ди ул. Бу урынны Византия, Мисыр, Кытай һәм башка урта гасыр дәүләт вәкилләре зыярат иткән. Гузейров төрбәдә Чыңгызханның оныгы җирләнгән булуы ихтимал дип саный.
Галимнәр сүзләренчә, некрополь шәһәр 5кә 5 км зурлыкта булган, биналар кирпечтән салынган.
Татарстан Фәннәр академиясенең Археология институты мөдире Айрат Ситдыйков фикеренчә, хан төрбәсе янында бик күп каберлекләр табылырга мөмкин.
Әстерхан җирлегендә эзләнүләр биш ел дәвам итә. Казу эшләрен КФУ, Татарстан Фәннәр академиясе һәм Мари дәүләт университеты белгечләре алып бара. Бу Татарстан бюджеты хисабына башкарыла, диелә. Археологик казу эшләре дәвам итә.
1990нчы еллардан башлап Татарстан тарихчылары Алтын Урда чорын ныклап өйрәнә башлады. Хезмәтләр язылуына карамастан, галимнәр Казанда Алтын Урда шәхесләре исеме мәңгеләштерелмәүгә зарлана.
Шул ук вакытта Алтын Урданы дошман күргән һәм аның җимерелүенә китергән шәхесләрне күтәрергә омтылу күренә. 2021 елда Самар хакимияте Үзбәкстан белән берлектә Кондырча җирлегендә Аксак Тимергә һәйкәл куярга җыенган иде. Фәнни җәмәгатьчелек моңа каршы чыкты. Быел Самар өлкәсе галимнәре Аксак Тимер һәм Туктамышның сугышкан урынын эзләве мәгълүм булды.
2022 елда Сарытау татарлары Алтын Урда чоры каберлеген саклап кала алды. Анда төзелеш башларга җыенганнар иде.
2015 елда урыс галимнәре Сарытау шәһәре Алтын Урда шәһәре — Үкәкнең дәвамчысы итеп санауга каршы чыкты.
Соңгы елларда Казакъстанда Алтын Урда тарихына игътибар арта бара, казакъларны аның төп варислары дип атау да ешрак яңгырый. Татар галимнәре Татарстанда бу тарихны өйрәнүгә һәм популярлаштыруга тиешле әһәмият бирелмәвен әйтә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!