Миңнеханов Татарстанда яшәүчеләрнең 83 проценты милләтара мөнәсәбәтләрне уңай бәяли дип белдерде

Рөстәм Миңнеханов

Президент "көнбатыш куәт хезмәтләрен" Татарстанда халыкларның татулыгын какшатыргу теләүдә гаепләде.

Татарстанда яшәүчеләрнең 83 проценты милләтара мөнәсәбәтләрне уңай бәяли. Динара дуслык күрсәткече — 88 процентны тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан президенты каршындагы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында Рөстәм Миңнеханов социологик тикшеренүләр нәтиҗәсенә сылтанып белдерде.

"Шул ук вакытта көнбатыш куәт хезмәтләренең безнең арага туктаусыз төстә таркаулык кертергә омтылышын күрәбез", диде ул.

Миңнеханов сүзләренчә, халыкларның телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтен саклау һәм үстерүгә булган хокукларын тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә.

Моңа кадәр Казанда яшәүчеләрнең 62 проценты гына башка милләтләргә толерант мөнәсәбәттә дип әйтелде. Бу хакта 2030 елга кадәр шәһәр халкының толерантлыгын ныгыту програмы өлгесендә әйтелә. Документ нигезендә, 6 ел эчендә Казанда толерантлык 62,75 процентка кадәр үсәргә тиеш.

2023 елда казанлыларның 72,75 проценты шәһәрдә милләтара мөнәсәбәтләр яхшы дип бәяләгән,2030 елга ул 72,9 процентка җитәргә тиеш. Динара татулык 68,25 проценттан 69 процентка җитәр дип өметләнә рәсмиләр.

БУ ТЕМАГА: Казан хакимияте: башкалада яшәүчеләрнең 62 проценты гына башка милләтләргә толерант
  • Узган ел Русиянең Украинага каршы башлаган сугышыннан соң Татарстанда урыс теленә игътибар көчәйде һәм татар проектларына башка милләт вәкилләре җәлеп ителә башлады. Аерым алганда, Татарстан президенты каршындагы Татар теле комиссиясен фактик рәвештә юк итеп, аның урынына "татар теле һәм туган телләрне саклау һәм үстерү" комиссиясе булдырылды. Комиссия акчасы (моңа кадәр елына 150 миллион сум дип хәбәр ителде) хәзер дәүләт теле булган татар теленә генә түгел, башка милли телләргә дә тотыла. Кайбер татар активистлары комиссиядән чыгарылды. Активистлар бу үзгәрешләр татар теленә игътибарны киметә дип саный.
  • Шул ук вакытта Татарстанда урыс теленә аерым комиссия булдырылды. Узган ел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов урыс теле яклауга мохтаҗ дип белдерде. Быел республикада урыс теле берләшмәсе төзергә җыенулары турында белдерделәр. Белгечләр моны татарларны "Урыс дөньясы"на кертү өчен эшләнә дип саный. Шул рәвешле Татарстан рәсмиләре Мәскәү алдында тугрылык күрсәтергә тели дигән иде журналист Ирек Мортазин.
  • Ел башында Рөстәм Миңнеханов куәт оешмаларына милләтчеләргә юл куймаска чакырды.
  • 2021 елда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында күп кенә спектакльләрне куйган Михаил Панджавидзе Facebook-та журналист Ольга Юхновскаяның Актаныш зиратында тәре кисү очрагы турында язмасы астында үз туган телләрендә сөйләшүче татарларны "толерант булмаган" кешеләр дип атады, татарлар "җирле милләтче кадрлар" аркасында шундыйга әйләнде дип белдергән иде. Туган телдә сөйләшүне ул татарларның сепаратизмга омтылышы билгесе диде. Режиссер шулай ук яшьләр соңгы арада бер-берсе белән аралашканда ешрак татарча сөйләшә дип белдерде.
  • 2023 елның алты аенда Казанда 5,8 мең пар язылышкан, никахларның якынча 30 проценты – катнаш.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!