Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хакимияте: башкалада яшәүчеләрнең 62 проценты гына башка милләтләргә толерант


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Казанда 2030 елга кадәр гражданнар татулыгын ныгыту програмы әзерләделәр.

Казанда яшәүчеләрнең 62 проценты гына башка милләтләргә толерант мөнәсәбәттә. Бу хакта 2030 елга кадәр шәһәр халкының толерантлыгын ныгыту програмы өлгесенә сылтама белән "Коммерсантъ" яза.

Хәзерге вакытта карар өлгесе ришвәтчелеккә каршы экспертиза үтә.

Әлеге програм нигезендә түрәләр "традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау", сивил җәмгыять институтлары белән багланышларны камилләштерү, шәһәр халкына милләтара аралашу тәрбиясе бирүне ниятли.

Түрәләр Русиядәге дәүләт теле һәм милләтара аралашу теле буларак урыс теленә ярдәм итәргә, "туган телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудырырга" җыена.

"Муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәри дәрәҗәсен арттыру" өчен төрле курслар уздырылачак, шул исәптән экстремизм һәм террорчылык профилактикасы хакында да.

Хакимиятләр правослау һәм мөселман мәдәниятләре нигезләрен белү бәйгеләре һәм "Казанның иң яхшы дини объектлары" бәйгесен үткәрмәкче.

Халыкара туган тел көнендә (21 февраль), Туган тел көнендә (26 апрель" һәм Урыс теле көнендә (6 июнь) төрле чаралар уздыру, "Татар кызы", "Татар егете" һәм "Добрый молодец", "Красна девица" бәйгеләре үткәрү күз уңында тотыла.

Татар теле курслары, татар телендә Шаяннар һәм тапкырлар клубы (КВН) һәм татарча спорт дәресләре оештырылачак.

"Казан - күпмилләтле республиканың башкаласы, анда 115тән артык милләт яши. Казан шәһәренең төп этник төркемнәре: урыслар, татарлар, чуашлар, украиннар, азәрбайҗаннар. марилар һәм башкалар" диелә програм өлгесендә.

Програмда әйтелгәнчә, Казанда 200 дини оешма эшли. Шуларның 97се - ислам, 57се - православ диненә карый, дүртесе иске гадәт чиркәве, 34 - протестант чиркәве, ике яһүд дине оешмасы.

Католикларның, әрмән апостол чиркәвенең, мормоннарның, бахаиларның, кришнаитларның һәм буддачыларның берешәр оешмасы бар.

2030 елгы нәтиҗәләр быелгы нәтиҗәләрдән әллә ни аерылып торыр дип өметләнмиләр. Хакимиятләр шәһәрдәге вазгыятьне дә бераз гына яхшыртмакчы. 2023 елда казанлыларның 72,75 проценты шәһәрдә милләтара мөнәсәбәтләр яхшы дип бәяли, ә 2030 елга ул 72,9 процентка җитәргә тиеш

Програм авторлары Казанда динара татулык 68,25 проценттан 69 процентка җитәр дип өметләнә.

Башка милләтләргә толерант мөнәсәбәт Казанда 62 проценттан 62,75 процентка кадәр үсәргә тиеш. Шулай ук 2030 елга шәһәр халкының 70,1 проценты "үзләренең этно-мәдәни ихтыяҗлары тормышка ашуы белән" канәгать булырга тиеш, хәзергә бу күрсәткеч 68,8 процент.

Киләсе алты ел эчендә Казан бюджеты моңа 34,4 млн сум акча бүлеп бирәчәк.

  • Казан шәһәре бюджетыннан 2021 елда "ватандашлар татулыгын ныгыту" максатыннан 36,5 миллион сум бирелгән иде. Соңгы ун елда барлыгы 71,3 млн сум тотылды. Ул вакытта програм тормышка ашырылганнан соң 2023 елга казаннарның 72,75 проценты милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр уңай дип бәяләргә тиеш, ә диннәр арасындагы мөнәсәбәтләр халкының 68,35 процентын канәгатьләндерергә тиеш иде.
  • Узган ел Русиянең Украинага каршы башлаган сугышыннан соң Татарстанда урыс теленә игътибар көчәйде һәм татар проектларына башка милләт вәкилләре җәлеп ителә башлады. Аерым алганда, Татарстан президенты каршындагы Татар теле комиссиясен фактик рәвештә юк итеп, аның урынына "татар теле һәм туган телләрне саклау һәм үстерү" комиссиясе булдырылды. Комиссия акчасы (моңа кадәр елына 150 миллион сум дип хәбәр ителде) хәзер дәүләт теле булган татар теленә генә түгел, башка милли телләргә дә тотыла. Кайбер татар активистлары комиссиядән чыгарылды. Активистлар бу үзгәрешләр татар теленә игътибарны киметә дип саный.
  • Шул ук вакытта Татарстанда урыс теленә аерым комиссия булдырылды. Узган ел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов урыс теле яклауга мохтаҗ дип белдерде. Быел республикада урыс теле берләшмәсе төзергә җыенулары турында белдерделәр. Белгечләр моны татарларны "Урыс дөньясы"на кертү өчен эшләнә дип саный. Шул рәвешле Татарстан рәсмиләре Мәскәү алдында тугрылык күрсәтергә тели дигән иде журналист Ирек Мортазин.
  • Ел башында Рөстәм Миңнеханов куәт оешмаларына милләтчеләргә юл куймаска чакырды.
  • 2021 елда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында күп кенә спектакльләрне куйган Михаил Панджавидзе Facebook-та журналист Ольга Юхновскаяның Актаныш зиратында тәре кисү очрагы турында язмасы астында үз туган телләрендә сөйләшүче татарларны "толерант булмаган" кешеләр дип атады, татарлар "җирле милләтче кадрлар" аркасында шундыйга әйләнде дип белдергән иде. Туган телдә сөйләшүне ул татарларның сепаратизмга омтылышы билгесе диде. Режиссер шулай ук яшьләр соңгы арада бер-берсе белән аралашканда ешрак татарча сөйләшә дип белдерде.
  • 2023 елның алты аенда Казанда 5,8 мең пар язылышкан, никахларның якынча 30 проценты – катнаш.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG