Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киләсе алты елда Казан хакимияте толерантлык өчен 34,4 млн сум акча тотачак


Түрәләр бу акчага урыс телен саклау һәм ярдәм итү, туган телләрне өйрәнүгә шартлар тудыру максатын куя.

Казан хакимияте 2030 елга кадәр шәһәр халкының толерантлык күрсәткечен 73 процентка җиткерергә тели. Бу хакта 2024-2030 елларга исәпләнгән Казан муниципаль програмы проектында әйтелә. Хәзерге вакытта ул ришвәткә каршы экспертиза уза.

Програмда толерантлыкның төрле күрсәткечләре турында әйтелә. 2030 елга гражданнарныың башка милләт вәкилләренә толерант каравы 67,3 процентка җитәргә тиеш. Динара татулык 69 процент дәрәҗәсенә күтәрү күздә тотыла.

Бу максаттан төрле чаралар үткәрү каралган. Киләсе алты ел эчендә Казан бюджеты моңа 34,4 млн сум акча бүлеп бирәчәк. Бу суммага муниципаль хезмәткәрләре өчен экстремизм һәм терроризмга каршы профилактика курслары, мөселман һәм правослау яшьләре катнашында спартакиада, толерантлык турында сораштыру үткәрергә җыеналар.

Аерым бәйгеләр оештыру да каралган. Дәүләт акчасына милли музыка уен кораллары сатып алырга, китапханәләргә әдәбият тапшырырга телиләр. Толерантлык булсын өчен татар теле курслары һәм татар телендә бию дәресләре үткәреләчәк. Бу чаралар 700 мең кешене колачларга тиеш булачак.

Казан түрәләре әзерләгән програмның максаты дип Русия һәм Татарстан үзбилгеләнүен булдыру, урыс телен саклау һәм ярдәм итү, туган телләрне өйрәнүгә шартлар тудыру дип әйтелә.

  • Казан шәһәре бюджетыннан 2021 елда "ватандашлар татулыгын ныгыту" максатыннан 36,5 миллион сум бирелгән иде. Соңгы ун елда барлыгы 71,3 млн сум тотылды. Ул вакытта програм тормышка ашырылганнан соң 2023 елга казаннарның 72,75 проценты милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр уңай дип бәяләргә тиеш, ә диннәр арасындагы мөнәсәбәтләр халкының 68,35 процентын канәгатьләндерергә тиеш иде.
  • Узган ел Русиянең Украинага каршы башлаган сугышыннан соң Татарстанда урыс теленә игътибар көчәйде һәм татар проектларына башка милләт вәкилләре җәлеп ителә башлады. Аерым алганда, Татарстан президенты каршындагы Татар теле комиссиясен фактик рәвештә юк итеп, аның урынына "татар теле һәм туган телләрне саклау һәм үстерү" комиссиясе булдырылды. Комиссия акчасы (моңа кадәр елына 150 миллион сум дип хәбәр ителде) хәзер дәүләт теле булган татар теленә генә түгел, башка милли телләргә дә тотыла. Кайбер татар активистлары комиссиядән чыгарылды. Активистлар бу үзгәрешләр татар теленә игътибарны киметә дип саный.
  • Шул ук вакытта Татарстанда урыс теленә аерым комиссия булдырылды. Узган ел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов урыс теле яклауга мохтаҗ дип белдерде. Быел республикада урыс теле берләшмәсе төзергә җыенулары турында белдерделәр. Белгечләр моны татарларны "Урыс дөньясы"на кертү өчен эшләнә дип саный. Шул рәвешле Татарстан рәсмиләре Мәскәү алдында тугрылык күрсәтергә тели дигән иде журналист Ирек Мортазин.
  • Ел башында Рөстәм Миңнеханов куәт оешмаларына милләтчеләргә юл куймаска чакырды.
  • 2021 елда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында күп кенә спектакльләрне куйган Михаил Панджавидзе Facebook-та журналист Ольга Юхновскаяның Актаныш зиратында тәре кисү очрагы турында язмасы астында үз туган телләрендә сөйләшүче татарларны "толерант булмаган" кешеләр дип атады, татарлар "җирле милләтче кадрлар" аркасында шундыйга әйләнде дип белдергән иде. Туган телдә сөйләшүне ул татарларның сепаратизмга омтылышы билгесе диде. Режиссер шулай ук яшьләр соңгы арада бер-берсе белән аралашканда ешрак татарча сөйләшә дип белдерде.
  • 2023 елның алты аенда Казанда 5,8 мең пар язылышкан, никахларның якынча 30 проценты – катнаш.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG