Төп кешеләр — хәрбиләр, төп бурыч — СВОны яклау
Хәбиров фикеренчә, ил өчен иң мөһим кешеләр — хәрбиләр. Ул сугыштан "читтә калырга тырышучыларны" һәм илдән чыгып китеп кире кайтучыларны тәнкыйтьләде. "Кем сугыш темасыннан оялып читләшә, читтән карап торучыга әйләнә. Безгә бу кагылмый дигән кыяфәт чыгара", ди ул. Башлык сүзләренчә, 2022 елдан билгеләнгән позиция үзгәрешсез калачак.
Русиядә өлешчә мобилизация башлангач яшь ирләр күпләп илдән китте. Моннан тыш, "Баймак эше" ачылганнан соң да танылган активистлар китәргә мәҗбүр булды. Башкортстаннан шулай ук берничә журналист та китте. Хакимиятне тәнкыйтьләп язуы башка журналистлар җинаять эзәрлекләвенә дучар булды.
БУ ТЕМАГА: Мөһаҗирлек: кем кире кайтты, кем тагын да ераграк киттеХалыкара хокук "катастрофик хәлдә"
Хәбиров дөнья сәясәтендә барган процессларны моңарчы күрелмәгән хәл дип атады һәм халыкара хокук системы эшли алый торган хәлгә килде диде. Аның сүзләренчә, халыкара хокук "үзенең регулятор функциясен башкармый һәм иминлекне ныгытуга эшләми". Бу шартларда, аныңча, җәмгыять көчле, мобилизацияләнгән һәм лидер тирәсендә берләшкән булырга тиеш.
Шул ук вакытта Украинадагы сугышны нәкъ менә Русия башлавын телгә алмады. Һәрвакыттагыча "килеп туган шартларда бу бердәнбер юл" дип кабатлады.
2023 елда Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды. Моннан тыш Русия президенты каршындагы Бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Беловага карата да шундый ук кулга алу карары чыгарылган.
Халыкара җинаять мәхкәмәсе аларның икесен дә сугыш җинаятьләре кылуда – Украинаның басып алынган төбәкләрендәге халыкны, аерым алганда балаларны мәҗбүри депортацияләү һәм күчереп йөртүдә шикләнә. Халыкара хокук моны геноцид буларак бәяләргә мөмкин. Мәхкәмә аңлатмасында әйтелгәнчә, Путинның моның өчен шәхси җаваплылыгы бар дип уйларга нигез бар.
Хәрби һәм социаль ярдәм һәм дроннар җитештерү
Радий Хәбиров фронтка ярдәм турында да күп сөйләде. Чыгыштан аңлашылганча, Башкортстаннан фронтка 171 һуманитар конвой, 2 меңнән артык автомобиль һәм махсус техника җибәрелгән. Республика FPV-дроннар, күзләү һәм тоткарлау дроннары җитештерүдә илдә алдынгы урыннарның берсен били диде. Ике елда СВОга 10 меңнән артык пилотсыз очкыч юлланган. Республикада "Кыш Бабай" дип аталган авыр дроннар да җитештерелә башлаган. 1 апрельдән аларны җибәрү күләмен 50 процентка арттыру бурычы куелды.
Украина Башкортстан ширкәтләренә даими һөҗүм итеп тора. Сугыш кирәк-яраклары җитештерүче ширкәтләрне Украина гаскәре "канунлы һәдәф" дип саный.
Республикада сугышта катнашучылар өчен 55 төрле ярдәм чарасы гамәлдә диде Хәбиров. Сугышчыларның гаиләләренә, аеруча һәлак булучыларның балаларына ярдәм итүне мораль бурыч дип атады. Ул шулай ук сугыштан дистәләгән мең кешенең кайтуына әзер булып торырга кирәк дип белдерде. Алар тән ярасы белән генә түгел, "күңел яралары" белән дә кайтачак диде.
Reuters үз чыганакларына сылтанып язуынча, Владимир Путин фронттан солдатларның күпләп әйләнеп кайтуыннан курка, чөнки бу җәмгыятьне һәм аның тарафыннан төзелгән сәяси системны тотрыксызландыру куркынычы тудыра.
Басма язуынча, Украинадан кайткан хәрби кешеләр бүгенге сугышчылар ала торган акчага тәңгәл керем таба алмаячак, бу исә ризасызлык уятачак. Әңгәмәдәшләрнең берсе әйтүенчә, Кремль, Путин кушуы белән, ветераннар белән бәйле проблемнарны хәл итү юлларын эзли. 2024 елда аларны төбәк сайлауларында катнашырга җәлеп иттеләр, быел Русия думасына сайлауларга чыгуда да ярдәм итәргә җыеналар. Мәскәүдә башка тәкъдимнәр дә яңгырый: мәсәлән, кеше хокуклары шурасы әгъзасы Сергей Караганов сугыштан кайтканнарны Себерне үзләштерергә җибәрүне тәкъдим иткән.
Сугыштан кайтучыларны сайлауларда намзәт буларак катнаштурын Радий Хәбиров та сорады.
БУ ТЕМАГА: Кремльдә Украинадагы сугыштан кайтучылардан ни өчен шүрлиләр?Югалган хәрбиләрне эзләү
Югалганнар белән эшләү өчен даими эшче төркем һәм туганнары мөрәҗәгать итә алырлык махсус офис булдыру тәкъдим ителде.
2025 елның 1 декабренә кадәр Русиянең төрле төбәкләрендәге мәхкәмәләргә хәрби хезмәткәрләрне һәлак булган яки хәбәрсез югалган дип тану турында якынча 90 мең дәгъва гаризасы кергән. Мондый исәп-хисапны мәхкәмә карточкаларын өйрәнеп, "Медиазона" чыгарды. Сугышта югалганнарның күп булуы һәм аларның артканнан арта баруы турында "ВКонтакте" һәм "Телеграм"да барлыкка килгән төрле эзләү төркемнәреннән генә күреп була. Анда туганнары хәрбинең фотосын, мәгълүматын бирә, фәлән вакыттан бирле элемтәгә чыкмый, кайдалыгын белмисезме дип сорый.
Башкортстанның кеше хокуклары омбудсмены Михаил Закомалдин сүзләренчә, 2023 елда әсирлектән — өч кеше, 2024 елда тагын өч кеше кайтарылган. "Мин үзем генә берни эшли алмыйм. Русия кеше хокуклары вәкиле Татьяна Москальковага мөрәҗәгатьләр җибәрәбез. Кеше әсиргә эләккәндә генә түгел, хәбәрсез югалса да мөрәҗәгать итәбез. Әсирләрне даими алмаштырып торалар, әгәр конкрет кешенең әсирлектә икәне билгеле икән — ул алмаштыру исемлегенә кертелә. Кайтарып та була. Исемлектә юк икән — димәк, юк. Әлегә шулай", диде ул.
Башкортстан ирләренең сугышта әсирлеккә төшүе турында беренче хәбәрләр әле 2022 елның март аенда ук ишетелә башлаган иде. Азатлык Украинадагы сугышта әсирлеккә төшкән Башкортстан егете Нияз Ахунов турында язды.
БУ ТЕМАГА: Сугышта хәбәрсез югалганнарны эзләү: элек һәм хәзерЛуһанскига ярдәм
Социаль-икътисади темаларга күчеп, төзелеш эшләре турында сөйләгәндә Хәбиров Русия камалышындагы "Луһански халык респуликасында" (ЛНР) урнашкан Красный Луч (Хрустальный) шәһәрендә өч ел эчендә якынча 5 млрд сумга 238 торак йорт, социаль һәм инфраструктур объектлар торгызылуы турында әйтте. Быел 157 объект төзекләндерәләчәк. Башкортстан акчасына анда мәктәп тә салынды.
2022 елның маенда Башкортстандагы хастаханәләр хезмәткәрләрен хезмәт хакының бер өлешен Украинаның Луһански өлкәсендәге Хрустальный (Красный Луч) шәһәрен торгызуга күчерергә мәҗбүр иттеләр. Әлеге карарны Башкортстан башлыгы хакимияте кабул иткән диелде. Җыештыручылар 200 сум, урта медицина хезмәткәрләре 500, табиблар 1 мең сум түләргә мәҗбүр булган. 2023 елда исә Башкортстанда шәфкать туташларын бер көнлек хезмәт хакларын сугышка тапшырырга мәҗбүр иткәннәр иде. Башкортстанда балаларның мәктәп ярминкәсендә җыйган акчаларын да сугышка җибәрәләр. Кырмыскалы мәктәбендә үткән ярминкәдә камыр ризыклары сатканнар, килгән акчаларга сыйныфларга җиһазлар алырбыз дип өметләнгәннәр. Әмма мәктәп ярминкәсе кеременең 120 мең сумын Украинада сугышучы хәрбиләргә киткән.
Шул ук вакытта быел яз көне Башкортстан авылларында яшәүчеләрнең күпер-басмасаларны үз акчаларына ясап чыгулары турында хәбәрләр булды. Мәсәлән Азатлык Белорет районы Исмакай авылында яшәүчеләрнең агач күперне үзләре салырга мәҗбүр булуы турында язды. 1976 елда төзелеп, бер тапкыр юньле ремонт күрмәгән Илеш районы Югары Яркәйнең 2нче мәктәбе балалары "туңабыз" дип быел "Интернет иминлеге лигасы" җитәкчесе Екатерина Мизулинага мөрәҗәгать итте.
Башкортстан Дәүләт Җыены-Корылтай бинасы
Икътисад турында бер кәлимә сүз
Республика үсеше турында Радий Хәбиров күп сөйләмәде. "Барысы да фронт өчен дию" социаль мөһим мәсьәләрне читкә куябыз дигән сүз түгел дисә дә, конкрет саннарга тукталмады.
Декабрь аенда турыдан-туры эфир вакытында республика башлыгы Радий Хәбиров 2026 ел Башкортстан өчен актуаль проблемнарны хәл итү мөмкинлекләре ягыннан иң авыры булырга мөмкин дип белдергән иде.
Юлларның начар халәте турындагы сорауга җавап итеп, ул болай диде:
"Әйтергә кирәк, 2026 елда безнең республика өчен булган проблемнарны хәл итү мөмкинлекләре ягыннан, күрәсең, иң катлаулы ел булачак. Чөнки без бюджетның иң зур дефициты белән керәбез".
Быел Башкортстан казнасы 22,5 миллиард сум дефицит белән кабул ителде.
"Мин Башкортстанның да, Русия икътисадының да начараюын күзәттем. 2025 елда бу ачык күренә башлады. Хәлләрнең артка тәгәрәвенең бер дәлиле — Башкортстан хакимиятенең "Башнефть"нең дәүләткә караган өлешен сату нияте. Бу республикада хәлләрнең мөшкел булуының төп күрсәткече. Республика бюджеты да зур дефицит белән кабул ителде. 2026 ел бик авыр булачак", — диде элегрәк Азатлык радиосына "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" җитәкчесе Руслан Габбасов.
Хәбиров 2026 елның да җиңел булмаячагын әйтте, әмма республика барлык сынауларны да үтәргә сәләтле дип белдерде.
Башкортстан башлыгы Украинадагы сугышта күпме кеше катнашуы һәм күпмесенең һәлак булуы турында әйтмәде. Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан эзләп тапканча, республикадан кимендә 8932 кеше һәлак булган. Русия буенча мондый саннарны җыючы "Медиазона" мәгълүматынча, ил күләмендә үлүчеләр саны белән Башкортстан беренче урында бара.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!