21 апрель көнендә Казанда чираттагы бушлай татар теле дәресләре башлана. Бу эшне Казан мэриясе оештыра, диелә мэрия хәбәрендә.
Алты атналык курслар Казанның башкарма комитеты бинасында атнага бер тапкыр узачак. Ике төркем оештыру планлаштырыла: татар телен өйрәнә башлаучылар һәм өйрәнүне дәвам итүчеләр өчен.
Дәресләрне тәҗрибәле Казан укытучылары: 2024 елда туган тел һәм әдәбияттан иң яхшы укытучысы бәйгесе җиңүчесе, шагыйрә Ләйлә Гарифҗанова һәм "Безнең яңа укытучы" гранты иясе, татарча проектлар авторы Гөлфия Габдуллаҗанова алып барачак.
Курсларда барлык теләүчеләр катнаша ала, моның өчен аларга гариза бирү кирәк.
Казан мэриясе татар теле курсларын 2021 елда үткәрә башлады. Башта аны татар телләрен камилләштерү максатыннан Казан мэриясе хезмәткәрләре өчен оештырганнар иде. 2022 елда мэрия татар теле дәресләрен хезмәт күрсәтү өлкәсе белгечләре өчен тәкъдим итте. Моннан соң дәресләр барлык теләүче казаннарга тәкъдим ителә башлады.
Бу һәм башка милли проектлар Казан мэриясенә җәмәгать эшлеклесе Гүзәл Сәгыйтова килүе белән башланды. Татар теле дәресләреннән тыш "Апуш" театр студиясе булдырылды, балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә интерактив мультфильмнар иҗат ителде. Казан мәктәпләренең татар теле укытучылары өчен махсус үсеш курслары оештырылды.
2021 елда татар һәм Татарстанның асаба халыклары телләрен өйрәнүгә өндәүче метро поезды бизәлде. Бер елдан соң шундый ук проект Казан автобуслары, трамвай, троллейбусларында дәвам итте.
Башкарма комитеты шулай ук иганәчеләр белән берлектә "Үз телем" грантын оештырды. Биредә татар яшьләре төрле проектлар булдырып, грант акчаларын отып, китап, комикслар чыгару, балалар өчен радио оештыру һәм башка проектларга акча бүленеп бирелде.
- Казанда бушлай татар теле дәресләрен шулай ук Казан федераль университеты оештыра. Татарстан Диния нәзарәте мәчетләрдә татар теле һәм Ислам нигезләре дәресләрен тәкъдим итә.
- Русиядәге җанисәп нәтиҗәләренә караганда, соңгы 11 елда Русиядә татар телен белүчеләр 1 миллионга кимегән. Бүген татар телен 3,26 млн кеше белә, нибары 2,91 млн кеше көндәлек тормыша куллана.
- 2002 елгы җанисәп белән чагыштырганда, саннар тагын да куркынычрак күренә. Ул чакта татар телен 5,3 млн кеше белүен белдергән иде. Ягъни, рәсми саннарга күрә, 19 елда Русиядә татар телен белүчеләр саны 2 миллионга кимегән.
Азатлык радиосының Әйдә! Online проекты да бушлай татар теле дәресләрен тәкъдим итә. Татар телен өйрәнә башлаучылар, дәвам итүчеләр өчен онлайн дәресләр, җиңеләйтелгән әдәби әсәрләр, татар теле һәм мәдәнияте турында кызыклы сынаулар һәм күп башка файдалы материаллар тәкъдим ителә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!