28 апрель көнне Екатеринбурның Үзәк хәрби мәхкәмәсе татар милли хәрәкәтенең 71 яшьлек ветераны Фазыл Вәлиәхмәтовны алты елга ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгарды.
Моннан тыш, аңа өч ярым ел дәвамында сайтлар һәм социаль челтәрләр белән идарә итү тыелды.
Пенсионерны Русия армиясен "дискредитацияләү" һәм "террорчылыкны аклау" маддәләре нигезендә гаепле дип таптылар. Азатлыкның "Idel.Реалии" проекты Вәлиәхмәтов гаебен танымаган дип яза.
Мәхкәмә утырышында гаепләү ягы аны ирегеннән җиде елга мәхрүм итүне сораган. Прокурорлар Вәлиәхмәтов гаебен "авырлатучы" итеп җинаятьнең "мобилизация яки хәрби хәл чорында, сугыш вакытында яисә кораллы низаг шартларында башкарылуын" атаган.
"Idel.Реалии" хәбәр иткәнчә, Вәлиәхмәтовны яклау ягы исә аны гаепсез дип тануны, эшне туктатуны һәм пенсионерны азат итүне сораган.
БУ ТЕМАГА:
70 яшьлек Фазыл Вәлиәхмәтов ни өчен СИЗОда утыра"Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау җитәкчесе Сергей Давидис Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русиядә хатын-кызларга, балаларга, өлкәннәргә карата һуманлык күрсәтү кебек әле азмы-күпме сакланган хокукый рудиментлар бар иде, хәзер инде алары даюкка чыкты ди. Бу беркем дә үзен имин дип хис итмәсен өчен эшләнә ди ул.
Давидис сүзләренчә, Вәлиәхмәтов сәяси тоткын дип танылган һәм ул ирегеннән мәхрүм ителерегә тиеш түгел. "Аңлашыла ки, бу башка төрле фикер йөртүчеләргә, башка позициядә булучыларга, сугышны хупламаучыларга каршы көрәшнең чагылышы. Русия мондый җәзага корылган сәясәтне 4 елдан артык алып бара", диде Давидис Азатлык Радиосына.
Аның фаразынча, 71 яшьлек Вәлиәхмәтовка озын төрмә мөддәте бирелүе аның кайчандыр татар милли хәрәкәтендә актив катнашуы белән дә бәйле була ала. Халыкның бүгенге режим алга сөргән империячел идеяләре тирәсендә түгел, ә милли һәм төбәк темалары һәм мәсьәләләре тирәсендә берләшүеннән хакимиятләр бигрәк тә курка, ди белгеч.
2024 елның 22 ноябрендә Русия Югары мәхкәмәсе "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы"н террорчы оешма дип таныды. Оешмадагы 172 бүлекчәнең террорчылар исемлегенә кертелүе хәбәр ителде. Алар арасында дистәдән артык татар-башкорт оешмалары да бар, гәрчә ул оешмаларның күпчелеге "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы" эшендә бөтенләй катнашмый. Әле
2022 елның июнендә үк Татар Иҗтимагый Үзәге (ТИҮ) дә экстремистик оешма дип танылган һәм тыелган иде.
Фазыл Вәлиәхмәтов 1990-нчы елларда татар милли хәрәкәтендә актив катнашты, ләкин соңгы елларда ул күбрәк дәүләт карамагандагы татар оешмалары белән хезмәттәшлек итте: Дөнья татар конгрессы, Татарстанның туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте һәм Казан федерал университеты оештырган туган якны өйрәнү форумнарында һәм конференцияләрендә актив катнашып килде.
2018 елның апрелендә Вәлиәхмәтов Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды җитәкчесе буларак Татарстан президентының рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ул шулай ук Дөнья татар конгрессының "Татар халкына күрсәткән хезмәтләре өчен" медале белән дә бүләкләнде.
Давидис монда шулай ук Фазыл Вәлиәхмәтовның кечкенә бер шәһәрдә яшәве дә роль уйный ала дип саный. "Җәзага корылган сәясәт алып баручы оешмалар "дәүләт дошманнарын" табып хөкем итүләре турында хисап биреп барырга тиеш. Зур шәһәрдә "андый дошманнарны" табу җиңелрәк булса, провинциядә сайлау мөмкинлеге зур түгел. Анда берәр кеше килеп чыкса, аңа ябышалар һәм халык алдында җәзага тарталар. Бу гомуми күренеш түгел, күбрәк хосусый бер әйбер, ләкин шулай ук үз ролен уйный", диде Сергей Давидис.
Колониядә 71 яшьлек кешене юньле берни көтми ди ул. "Карт кешене кемдер махсус мыскыл итмәс, ләкин Русиядә мондый урыннарда бөтен кешегә дә авыр, ә өлкән һәм сәламәтлеге какшаган кешеләргә бигрәк тә. Медицина ярдәме чикле. Сәяси репресияләр исәбен алып барган чорда зинданнарда үлүчеләр саны арта, ул инде 67 кешегә җитте. Март аенда гына да өч кеше үлде. Икесе үз-үзенә кул салды, ләкин бу да төрмә шартлары белән бәйле. Әлеге 67 кешенең күбесе сугыш башланганнан соң үлүчеләр. Фазыл Вәлиәхмәтовның бу хәлләрне кичерергә сәламәтлеге җитәр дип ышанасы килә", диде Давидис.
БУ ТЕМАГА:
Татар милли хәрәкәте вәкиле Фазыл Вәлиәхмәтов сәяси тоткын дип танылдыҮз вакытында Фазыл Вәлиәхмәтов та актив катнашкан Бөтентатар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе, Фәрит Зәкиев әлеге карарны "Сталин заманының кире кайтуы" дип бәяли. Сәламәтлеге какшаган 71 яшьлек кешене Русия колониясендә 6 ел тоту карары "үлем җәзасына тиң" ди Зәкиев. Аның сүзләренчә, хакимият әле дә татардан курка, шуңа күрә "милли үзаңны куркытып үтерергә" тели.
Фәрит Зәкиев Фазыл Вәлиәхмәтовның соңгы елларда эшчәнлеген искә алды, үз акчасына Һади Атласиның шәхси музеен оештыруы, даими татар тарихына багышлаган мәкаләләр чыгарып торуы, татар телендә китаплар язуы турында әйтте.
"Ихлас күңелле, бик сабыр холыклы, ипле, бар кеше белән уртак тел таба белүче кеше. Ничек шундый кешене гаепләп була?", диде Зәкиев Азатлык Радиосына.
Сәясәт белгече, читтәге "Татар шурасы" оешмасына нигез салучы Руслан Айсин дә мондый кырыслыкны Русия хакмияте куркыту сәясәте өчен куллана дип саный.
"Бу хәзерге вакытта Русяинең чын йөзе. Беренче чиратта, ул кешеләрне, җәмгыятьне шундый кейслар аша куркыту сәясәтен алып бара, икенчедән, милли активистларга ачык ишарә җиткерә: сәясәткә кермәгез, үзгезнең татар икәнегезне, сугышка мөнәсәбәтегезне белдермәгез, тик утырыгыз. Бу кызганыч хәл, ләкин чынбарлык", диде ул Азатлык Радиосына.
Фазыл Вәлиәхмәтовны Айсин нык принципиал һәм идеяле кеше дип бәяли, андыйлар үз принципларына каршы бара алмый, кечкенә генә бер яссылыкта булса да, үз көрәшен алып бара, ди.
БУ ТЕМАГА:
Татарстан-2025: репрессияләр, телне кисү, өркетелгән җәмгыятьФазыл Вәлиәхмәтовны 2024 елның 5 декабрендә алып киткәннәр иде. Ул көнне аның өендә зур тентү дә булган, ниндидер "яшерен китаплар" эзләгәннәр. Җәмәгатьчелеккә бу хакта Вәлиәхмәтовның Бөгелмә тикшерү изоляторында язылган шигыре таралганнан соң былтыр гыйнвар башында гына билгеле булды.
Татарстан мәхкәмәләре сайтларында активист турында да берни язмадылар, картотекаларда аның исеме чыкмады. Вәлиәхмәтовның яклаучы адвокат бармы, СИЗОда аның хәле ничек, гомумән, аның белән элемтә бармы - җәмәгатьчелек берни белмәде.
Берникадәр вакыттан соң "Мемориал" оешмасы Вәлиәхмәтовның нидә гаепләнүе турында язды. Хокук яклаучылар мәгълүматынча, активист Русия армиясен кабаттан дискредитацияләүдә (Җинаять кодексының 280.3 маддәсе 1нче кисәге) һәм интернетта террорчылыкны аклауда (205.2 маддәнең 2нче кисәге) гаепләнә.
Имеш, Вәлиәхмәтов 2023-2024 елларда Вконтактеда Украинадагы сугышка каршы биш пост чыгарган. Террорчылыкны аклау маддәсенә килгәндә, активист Вконтактеда "Русия азатлыгы" легионының русияләргә мөрәҗәгатен урнаштыру белән бәйле диелә.
Шунысы кызык - соңрак активистны гаепләү эшендә бары ике генә постның калуы ачыкланды.
"Дискредитация" табылган постта Вәлиәхмәтов "хәзер мөмкинлекләр күп, кайда телисең шунда яшә, моның өчен шәһәрләр җимереп, дистәләгән мең кешеләрне үтереп, илләр басып алырга кирәкми" дигән фикер әйткән булган.
2024 елда аңа район мәхкәмәсе 30 мең сум штраф түләтү карарын инде бер чыгарган иде. Ул чакта да пенсионер Русия хәрби көчләрен дискредитацияләүдә гаепләнде. Аңа карата административ эш бер аталмаган социаль челтәрдәге посты турында язылган аноним әләк нигезендә ачылды.
БУ ТЕМАГА:
Русия мәктәпләрендә укучыларга тарих дәресендә Совет берлегендәге "әләкләү гадәтен" өйрәнергә тәкъдим итәләрФазыл Вәлиәхмәтов 1955 елның 14 мартында Бөгелмә районы Карабаш авылында туган. 1973-1975 елларда Германиядә Совет армиясенең танк гаскәрләрендә хезмәт иткән. Армиядән соң слесарь, электромонтер һәм хезмәт укытучысы булып эшләгән. Соңрак Казан дәүләт педагогика институтының тарих факультетын читтән торып тәмамлаган. 1991-2004 елларда Вәлиәхмәтов "Бөгелмә авазы" газеты хәбәрчесе булды.
Вәлиәхмәтов — татар милли хәрәкәте ветераны. 1990 еллар башында Татарстанның суверенитетын яклап митингларда катнашты. 1990 елның августында Казанга килгән Борис Ельцин каршысында, башка активистлар белән бергә, Татарстан сувернитетын яклаган плакатлар тотып торды.
1991 елда ул Татарстанның бәйсезлеген яклап, республикада Русия президенты сайлауларын үткәрмәү таләбе белән Ирек мәйданында ачлык тоткан кешеләрнең берсе булды.
Казанның Ирек мәйданында сәяси ачлык тотучылар. Сулда - Фазыл Вәлиәхмәтов
Вәлиәхмәтов тырышлыгы белән Карабашта Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре — карабаш-җәлилчеләр, бар сәяси репрессияләрнең корбаннарына багышланган мемориаль комплекс төзелде, шагыйрь Габдулла Тукайга һәйкәл куелды.
2004 елда Вәлиәхмәтов Һади Атласи исемендәге музей-китапханә ачты. Ул Дөнья татар конгрессы, Татарстанның туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте һәм Казан федераль университеты оештырган туган якны өйрәнү форумнарында һәм конференцияләрендә актив катнашты.
2018 елның апрелендә Вәлиәхмәтов Татарстан президентының Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды җитәкчесе буларак рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шулай ук, ул Дөнья татар конгрессының "Татар халкы алдында күрсәткән хезмәтләре өчен" медале белән дә бүләкләнде.
Ул беркайчан да татар теле, милләте өчен көрәшүен туктатмады. Шул хакта ул үзе "Көрәш дәвам итә, ысуллар гына үзгәрә", дип әйткән иде.
Your browser doesn’t support HTML5
Фазыл Вәлиәхмәтов: "Татар мохитен булдыру кирәк"
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!