Алтын Урда: кем варис?

Алтын Урда харитасы

Президент Касым-Жомарт Токаев Казакъстанның Алтын Урданың төп варисы булуын белдерде. Алтын Урда тарихын моңарчы аның төп варисы саналган татарлардан тартып алмыйлармы?

19–20 майда Астанада Алтын Урда тарихына багышланган зур халыкара форум узды. "Дала цивилизациясе моделе буларак Алтын Урда" дип аталган чарага егермедән артык илдән галимнәр һәм белгечләр җыелды. Форумны ачканда Казакъстан президенты Касым-Жомарт Токаев үз иленең Алтын Урданың төп варисы булуын белдереп, аның сәяси һәм икътисади моделен тирәнтен өйрәнергә чакырды.

Бүген Казакъстанда Алтын Урда мирасына игътибар аеруча көчле. Моның ачык мисалы — Жучи Олысын өйрәнү институты булдырылу, шулай ук Казакъстан тарихының җиде томлы академик басмасында аерым бер томны тулысынча Алтын Урдага багышлау нияте. Моннан тыш, Токаев Төркестанда дала цивилизациясен популярлаштыру үзәген ачу һәм чит ил галимнәре белән берлектә нәшрият проектларын башлап җибәрү тәкъдимен дә яңгыратты. Ул тарихи мирасны сәяси каршылык коралына әйләндермәскә, аны яңача аңларга кирәклеген ассызыклады.

Элегрәк, 2021 елда, Казакъстанның Атырау шәһәрендә Алтын Урданың 750 еллыгы кысаларында узган халыкара фәнни җыенда Токаевның анда катнашучыларга юллаган мөрәҗәгатендә Алтын Урданың казакъ дәүләтчелеге тарихы булуы, милли рухны күтәрүе турында әйтелгән иде инде.

БУ ТЕМАГА:

"Алтын Урда архитектурасы элементларын заманча биналарда кулланырга кирәк"

Шулай итеп, хәзер татарлар да, казакълар да үзләрен Алтын Урданың төп варислары дип күрсәтә. Моңарчы Алтын Урданың көнбатыш өлеше, ягъни Ак Урда варислары — татарлар, ә көнчыгыштагы Күк Урда варислары — казакълар дигән ниндидер үзара аңлашылган компромисс бар иде кебек. Әмма соңгы елларда бәйсез дәүләт шартларында мөмкин булган зур финанс мөмкинлекләре казакъларны Алтын Урданың төп варислары итеп танытуга юнәлтә. Сәяси яктан Мәскәү контролендәге, тарих фәнен үстерүдә тирән стратегиясе булмаган һәм акча кытлыгы кичерүче Татарстан исә моңа каршы тору өчен элеккедән калган мөмкинлекләрен генә кулланырга мәҗбүр. Гәрчә узган ел Татарстанда "Евразия далалары халыклары тарихы һәм мәдәнияте" дип аталган үзенчәлекле төбәк програмы әзерләнгәне әйтелде. Програм 2026 елда эшли башлаячак һәм 2034 елга кадәр дәвам итәчәк диелде. Әлеге проект "тарих турында дөрес белем формалаштыру һәм тарихи фәндәге бозуларга юл куймау" максатыннан эшләнә, дип яза "Реальное Время" басмасы. Програмда аерым урын Алтын Урда һәм татар ханлыклары чорын өйрәнүгә бирелә. Галимнәр урта гасыр шәһәрләрен, сәүдә юлларын һәм төбәк халыкларының мәдәни бәйләнешен тикшерәчәк диелде.

Шул ук вакытта кайбер галимнәр Татарстанда Алтын Урда темасының җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәвен дә искәртеп килде. Алар фикеренчә, бу чор әле һаман да тулы канлы фәнни әйләнешкә кереп бетмәгән.

БУ ТЕМАГА:

Юлай Шамилоглы: "Алтын Урда турында беләме халык? Чыңгызхан һәйкәле Казанда бармы?"

Археограф, галим Марсел Әхмәтҗанов элегрәк Азатлык Радиосына тарихчылар да кайбер темалардан курка дип белдергән иде.

"Дәшәргә ярамый. Соңгы елларда кыюлык бераз артты, ләкин Алтын Урда дәвере яңгырап торырлык итеп өйрәнелми әлегә.

Болгарның нәкъ Алтын Урда дәверендә күтәрелгәненә игътибар итәргә теләмиләр. XII гасыр Болгарының нәрсәсе бар соң? Берни юк бит! Нигезе саклангандыр. Башкача булса, аның биналары, нигезе калыр иде. Чөнки ул дәвердәге татарлар аны изге дип санап, сүтмәгән әле. Бу караңгы тема. Татарстанның чын тарихы, мирасы турында бик йомшак әйтелә. Өйрәнелми диярлек. Алтын Урда дәверендәге күп әйберләр әле әйләнешкә кермәгән", диде ул.

Казакъстанда киресенчә Алтын Урда тарихына игътибар арта бара һәм соңгы елларда казакъларны аның төп варислары дип атау да ешрак яңгырый. Әлеге мәсьәлә тарихчылардан бигрәк, рәсмиләр тарафыннан алга сөрелә. Бигрәк тә 2014 елдан соң, Русия Кырымны аннексияләгәч, тарихи темалар сәяси мәгънә ала башлагач, бу юнәлеш тагын да активлашты. Русия президенты Владимир Путинның Казакъстанга казакъларның дәүләтчелеге булмаган дип сөйләвеннән соң бу аеруча күренде.

БУ ТЕМАГА:

Алтын Урда: "Ялган тарих чынына алыштырылырга тиеш"

Ләкин шушы юл белән казакълар Алтын Урда тарихын моңарчы аның төп варисы саналган татарлардан тартып алмыйлармы?

"Казакъстан үз дәүләте белән яши. Аларның академик институтлар системы, белгечләре бар. Мәктәпләрдә үз тарихын укыталар. Болар — бәйсез республика бирә торган мөмкинлекләр. Бу яктан алар бездән алга китте. Казакъстанның үсеше тарихи сәясәт алып бару белән бәйле. Татарстанда ул бөтенләй юк. Төп проблем — аларда чыганакларны бастыруның күп елларга исәпләнгән програмнары бар, барысын да китапханәләргә тараттылар. Бездә мондый максатчан эш корылмаган", - дигән иде элек тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов Азатлыкка.

1980нче елларда Алтын Урданы өйрәнә башлаган галим Юлай Шамилоглы Алтын Урданы уртак мирасыбыз итеп күрергә тиешбез дип саный. Галим Астанада узган форумда үзе дә катнашкан. Ул анда Татарстан галимнәре дә чыгыш ясавын әйтә.

"Алтын Урда Казакъстанныкы да түгел, Татарстанныкы да түгел. Ул — уртак дәүләт. Аның өчен үзара сугышканчы берләшергә кирәк, ул тарихка уртак бер тарих буларак карарга кирәк. Европалылар да ничектер уртак мәдәният турында уйлый, кытай да, гарәпләр дә уртак мәдәният ди. Бу Алтын Урдадан килеп чыккан халыклар арасында да татарлар да, казакълар да, үзбәкләр дә бар. Бүлешергә тиеш түгелләр.

Безнең арабызда уртак кабиләләр дә булган. Мисал өчен казакълардагы интелегенциянең күбе дөрес белсәм аргыннан чыккан. Татарларда да, кырымтатарларда да аргыннар булган. Ләкин алар сәяси системнан чыгып аннары үзләре аерым булганнар", ди Юлай Шамилоглы.

БУ ТЕМАГА:

Русия өчен Монголия — төньяк Евразиядәге демократия тәҗрибәсе

Казакъстанда Алтын Урда турында сөйләшү күп, бу әһәмиятле юнәлеш икәнен аңлыйлар. Шул ук вакытта Олыс Җүчины өйрәнү институты җитәкчесе Җаксылык Сабитов татарларның Алтын Урданы өйрәнүгә керткән өлеше зур булуын әйтә.

"Бу — безне берләштерә торган уртак мирас икәнен аңларга кирәк, аны бәяләргә һәм бергәләп өйрәнергә кирәк. Шуңа күрә бирегә башка төрки халык вәкилләре дә күпләп чакырылды. Һәм, дөресен әйткәндә, татарлар һәрвакыт татар-монгол изүеннән казакъларга караганда күбрәк зыян күргән. Символик дошман итеп кемнедер атаган очракта, бу — нәкъ татарлар булган. Нәкъ менә татарлар беренчеләрдән булып тарихны деколонизацияләү мәсьәләсен күтәрделәр һәм совет парадигмасыннан баш тарттылар.

Соңрак, 90 нчы елларда, татарлар Алтын Урданы аклау процессын башлап җибәрделәр, аның ерткыч һәм паразит дәүләт булмавын күрсәттеләр. Аннары Татарстанда Алтын Урда тарихы үзәге ачылды, "Золотоордынское обозрение" журналы нәшер ителә башлады", ди Сабитов "Миллиард Татар" басмасына.

Юлай Шамиоглы әйтүенчә, Олыс Җүчины өйрәнү институты үз эшләрен эшли.

"Бу Алтын Урданы үз эченә алган өченче том булсын, Казандагы галимнәр белән тыгыз бәйләнешләре бар дип беләм. Берничә ел элек ниндидер көндәшлек тә бар иде кебек, бүген бу хакта әйтеп булмый", ди Юлай Шамилоглы.

Шул ук вакытта галим Казакъстанда тарихка карашлар төрле булуын әйтә.

"Фикерләр төрле. Постколониаль дәүләт булган өчен урысларның карашын яхшы күрүчеләр дә бар. Казакълар арасында көчле патриотлар да шактый. Җиде томлык кирәк һәм басылыр, әмма икенче көнне инде яңасы кирәклеге аңлашылыр. Ул өченче томның җүнле булуы мөмкин түгел. Чөнки берни белмәгән картлар да язган. Галим булмаган карталар катнашкан", ди ул.

БУ ТЕМАГА:

Алтын Урда мирасы өчен көрәш: татар һәм казакъ карашы

Белешмә: Алтын Урда – урта гасырларда чәчәк аткан империя. Аның чикләре көнбатыштан Днепр елгасыннан башлап көнчыгышта Көнбатыш Себергә кадәр җиткән. Алтын Урдада күпсанлы төрки кабиләләр яшәгән, алар татар атамасын алган. Алар нигезендә бүгенге татарлар, кырымтатарлар, башкортлар, казакълар, үзбәкләр, кыргызлар, каракалпаклар һәм башка милләтләр барлыкка килә. Алтын Урда дәүләте алга киткән шәһәр мәдәнияте, көчле гаскәре, оста сәүдәгәрлек, дини толерантлык белән дан казанган була. Алтын Урда берничә татар ханлыгына таркала – Казан, Кырым, Әстерхан, Себер ханлыклары, Зур һәм Нугай Урдалары барлыкка килә. Бу җирләр соңыннан Мәскәү дәүләтенә, аннары Русия империясенә кушыла.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!