Русиядә сәяси тоткыннар саны елдан-ел арта бара. Аларны исемлеккә җыючы "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты үзе дә Русиядә тыелган. Русия Украинага каршы баскын сугыш башлагач, күп кенә хокук яклаучылар чит илгә китәргә мәҗбүр булды.
Русиядә сәяси тоткыннар турында сөйләү дә, алар хакында язу да, аларга теләктәшлек белдерү дә куркынычка әверелде. Әмма "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" фикерләре һәм карашлары өчен төрмәгә утыртылган кешеләрне барлап бара, аларны дисбе төймәсе кебек туплый. Оешма мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта сәяси сәбәпләр аркасында ирегеннән мәхрүм ителгән кешеләр саны 5800дән артып китә. Аларның 1834е инде рәсми рәвештә сәяси тоткын дип танылган.
Бу исемлектә төрле милләт вәкилләре, төрле яшьтәге кешеләр бар. Алар арасында татарлар, башкортлар, кырымтатарлар да аз түгел. Биредә иҗтимагый һәм сәяси активистлар, фәнни хезмәткәрләр, студентлар, табиблар, режиссерлар, руханилар, шагыйрьләр, пенсионерлар һәм хәтта социаль челтәрдәге берәр язманы репостлаган өчен генә төрмәгә эләгүчеләр дә бар. Барлыгы якынча 350 хатын-кыз иректән мәхрүм ителгән. Боларның барысы да Русиянең репрессив дәүләт машинасыкорбаннары.
"Мемориал" хокук яклау үзәге дин тотулары яки дини карашлары өчен эзәрлекләнүчеләрнең дә аерым исемлеген алып бара. Әйтик, "Хизб-ут Тәхрир" эше нигезендә хөкем ителгәннәр арасында татарлар һәм башкортлар шактый. Хокук яклаучылар исемлегендә бу эшкә бәйле 320 кеше исәпләнә. Аларның 271енә хөкем карары чыгарылган: 130 кеше — 10 елдан 15 елга кадәр, ә 115 кеше 15 елдан да күбрәк вакытка ирегеннән мәхрүм ителгән.
2022 елдан башлап Украинадагы сугышка каршы фикер әйтүчеләргә дә Русия хакимияте киң колачлы репрессияләр куллана башлады. "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" мәгълүматларына караганда, сугышка каршы карашларын белдергән өчен хөкем ителгән кешеләр саны инде 706га җиткән.
БУ ТЕМАГА:
Репрессия корбаннары оныклары архивлар бусагасын таптый29 октябрьдә дөньяның төрле шәһәрләрендә репрессия корбаннарын искә алу чаралары үтә башлады. "Исемнәрне кайтару" дип аталган сәяси тоткыннарны искә алу чарасы Русиядән тыш күп илләрдә уза. Шул уңайдан "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" бу чарага туры китереп, махсус хисап чыгарды. Анда сәяси гаепләүләр нигезендә кулга алынган яки хөкем ителгән, әмма иреккә чыгып өлгермәгән мәрхүм сәяси тоткыннар искә алына.
Хисапка караганда, 2022-2026 еллар арасында кимендә 69 сәяси тоткын тикшерү изоляторында, төрмәләрдә яки колонияләрдә һәлак булган. Аларның 63е ир-ат, алтысы хатын-кыз. Иң күп үлем очрагы 2024 елда теркәлгән — 26 кеше. 2026 елның әле тулы булмаган ун аенда инде 16 кешенең үлем очрагы билгеле.
БУ ТЕМАГА:
"Репрессияләр җәмгыятьне контрольдә тотуның төп коралына әйләнде"Һәлак булучыларның иң яшенә 18 яшь булган. Болар урланган украин яшүсмерләре Даниил Дахов белән Павел Гримак. Иң өлкән корбан —81 яшьлек профессор Валерий Митько. Һәлак булучыларның үлем вакытындагы уртача яше якынча 51 яшь тәшкил иткән. Кимендә 29 кеше медицина ярдәменең вакытында күрсәтелмәү аркасында үлгән. Тагын кимендә 20 кеше кыйнаулар, җәзалаулар яки аларның нәтиҗәләре аркасында һәлак булган.
Моннан тыш, хокук яклаучылар фикеренчә, кимендә 10 кешенең үз-үзенә кул салу яки шуңа охшаш шартларда булган. Тагын сигез кешенең үлем сәбәбен ачыклау әлегә мөмкин булмаган. Бу очраклар арасында 2026 елда вафат булган Рөстәм Халиковның исеме дә аерым телгә алына. Хисапта ике ай дәвам иткән протест йөзеннән ач тору аркасында һәлак булган пианист Павел Кушнир һәм махсус тәртипле төзәтү колониясендә вафат булган сәясәтче Алексей Навальный очраклары аерым билгеләп үтелә. "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" Алексей Навальныйның үлеме аңлы рәвештә кылынган үтерү дип саный.
Хисапта "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" сәяси тоткыннарның үлеме өчен турыдан-туры аерым кешеләр (оператив хезмәткәрләр, тикшерүчеләр, хөкемдарлар, төрмә табиблары, каравылчылар) генә гаепле түгел, ә Русиянең мәхкәмә, тикшерү һәм җәзаларны үтәтү системнары, шулай ук тулаем Русия Федерациясе җитәкчелеге дә җаваплы дип белдерә.
БУ ТЕМАГА:
Вакытлыча җиңү һәм репрессияләр. Куштау хәлләренә 5 елРусиядә сәяси тоткыннар арасында татарлар-башкортлар да шактый. "Баймак эше" нигезендә генә дә дистәләрчә кеше хөкем ителде, ә тагын унлап кеше хөкем карарын көтә.
Татар милли хәрәкәте ветераннары сугышка каршы фикер белдергән өчен картлык көннәрендә төрмәгә эләкте. Җәза срогы тулысынча диярлек үтәлсә дә Русия хакимияте иреккә чыгарырга курыккан яшь галим Азат Мифтахов та Төньяк котыпта иң матур яшьлек елларын төрмәдә уздырырга мәҗбүр.
Алар турында Русиядә сөйләргә куркалар. Хат язучылар сирәк. Теләктәшлек күрсәтүчеләр аз. Курку җәмгыятьнең күп өлешен параличлаган. Шуңа да карамастан, бу кешеләрнең исемнәрен саклап калу мөһим. "Азатлык Радиосы" аларны искә ала һәм аларның тарихларын сөйли.
БУ ТЕМАГА:
Нурулла Гариф: "Репрессия башка төрле ысуллар белән бара"Фазыл Вәлиәхмәтов. Татар милли хәрәкәтенең ветераны, һәвәскәр тарихчы, журналист, 1990 еллар башында Татарстанның суверенитетын яклап митингларда катнашкан шәхес. 1990 елның августында Казанга килгән Борис Ельцин каршысында, башка активистлар белән бергә, плакатлар тотып тора. 1991 елда Татарстанның суверенитетын яклап һәм республикада Русия президенты сайлаулары үткәрмәү таләбе белән Ирек мәйданында ачлык тоткан кешеләрнең берсе.
Фазыл Вәлиәхмәтов әлеге вакытта Екатеринбурның тикшерү изоляторында утыра. 71 яшьлек ир ике язмасы өчен 6 елга хөкем ителде. Пенсионерны Русия армиясен "дискредитацияләү" һәм "террорчылыкны аклау" маддәләре нигезендә гаепле дип таптылар. Узган елны "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" проекты Фазыл Вәлиәхмәтовны сәяси тоткын дип таныды.
"Вәлиәхмәтовка карата кулланылган маддә Русиянең Украинага каршы сугыш башлаганнан соң фикер иреген бастыру өчен булдырылды. Ул сугышка һәм Русия хакимиятенә каршы теләсә нинди тәнкыйтьне тыя, ягъни фикер белдерү иреген бозу булып тора. Терроризмны аклау турындагы маддә дә Русия хакимияте тарафыннан еш кына хакимияткә каршы фикердәгеләрне, беренче чиратта сугышка каршы чыгучыларны эзәрлекләү өчен кулланыла. Вәлиәхмәтовка карата бу маддә нигезендә куелган гаепләүләр нигезсез һәм сәяси" диде хокук яклаучылар. Моннан тыш алар олы яшьтәге кешене озак вакытка сак астына алуны нигезсез һәм юл куелмаслык хәл дип саный.
"Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау җитәкчесе Сергей Давидис фикеренчә, 71 яшьлек Вәлиәхмәтовка озын төрмә мөддәте бирелүе аның кайчандыр татар милли хәрәкәтендә актив катнашуы белән дә бәйле була ала. Халыкның бүгенге режим алга сөргән империячел идеяләре тирәсендә түгел, ә милли һәм төбәк темалары һәм мәсьәләләре тирәсендә берләшүеннән хакимиятләр бигрәк тә курка, ди белгеч.
Вәлиәхмәтов үзен хөкем иткәндә дә, тикшерү барышында да гаебен танымады.
БУ ТЕМАГА:
Бер гаепсез мөселманнар 20шәр елга хөкем ителә. "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле эшләр кайчан башландыФаил Алсынов. Башкорт активисты, "Башкорт" оешмасының элекке рәисе, дүрт бала атасы. Куштауны яклаучыларның берсе. Фаил Алсынов 2024 елда 4 елга колониягә хөкем ителде. Аның мәхкәмә каршысына бастырылуы Алсыновның Башкортстандагы экологик проблемнарны күтәргәндә әйткән сүзләре сәбәпче булды. Тикшерүчеләр фаразынча, 2023 елның 28 апрелендә Башкортстанның Баймак районында узган халык җыенында Алсынов башкорт телендә чыгыш ясап, "кара халык" дигән сүз әйткән. Тикшерүчеләр лингвистлар фикеренә нигезләнеп, аны "Кавказ кешеләре", "Урта Азия" вәкилләре, "әрмәннәр" турында тискәре фикерләрен яңгыраткан дип саный. Бу сүзләрне тикшерергә дип күрсәтмәне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бирде. Мәхкәмә барышында хөкемдар Фаил Алсыновны гаепле дип таныды, 4 ел төрмә карарын чыгарды. Әмма моның белән генә хәлләр тәмамланмады. Алсыновны яклап Баймак белән Уфада каршылыклар булды. Кешеләр бастырылды, кыйналды, "массакүләм тәртипсезлекләр" дигән мәддә нигезендә 80тән артык кеше тоткарланды. Аларга хөкем карарлары чыгарылды, кемдер иреккә дә чыкты. "Мемориал. Сәяси тоткыннарны яклау" проекты "Баймак эше" нигезендә эзәрекләнүче 46 кешене "сәяси тоткыннар" дип таныды. Әмма төрмәгә утыртулар эше дәвам итә. Тикшерүчеләр Баймак белән Уфадагы протестларны махсус оештыручылар бар дип таныды, бу кешеләр мәхкәмәләрен көтә. Юлай Әюпов, Ильяс Байгускаров, Артур Мөхәммәтов, Әхмәт Якупов, Закир Әхмәдин, Самат Дәүләтов, Салават Йылкыбаев, Данис Гайсин, Айнур Хөсәенов һәм Әлфинур Рәхмәтуллина. Аларга хөкем карарлары тагын да кырысрак була ала. Әлегә алар төрлесе төрле шәһәрдәге тикшерү изоляторларында утыра.
БУ ТЕМАГА:
“Бүген Башкортстандагы хокук бозуларны теркәп бару кирәк”Азат Мифтахов. Галим, математик. Тумышы белән Түбән Камадан, ул танылган татар публицисты, мәрхүм язучы Фәнзаман Батталның оныгы. 2021 елда ук Русиянең репрессив машина астына эләкте. Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультеты аспиранты Азат Мифтахов беренче тапкыр 2019 елда кулга алынды. 2021 елның гыйнварында "Бердәм Русия" фиркасенең офисына һөҗүм итү эше нигезендә 6 елга хөкем ителде. Тикшерүчеләр фикеренчә, Мифтахов башка анархистлар белән бергә тәрәзәне ватып, эчкә төтен шашкасы ыргыткан. Мифтахов гаебен танымады. Бу эштә гаепләүчеләр яшерен шаһит күрсәтмәләрен кулланды. Ул Азатны кашлары буенча таныдым дип сөйләгән иде. Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясенде утырды. Җәза вакыты бетсә дә Мифтаховны зинданнан чыгу белән янәдән кулга алдылар. Мифтаховны "террорчылыкны аклау"да гаепләделәр һәм шул эш нигезендә хөкем иттеләр. Аның 2,5 елны — төрмәдә, калган вакытын — кырыс тәртипле колониядә утырачагы әйтелде. Мифтахов башта Сембер өлкәсендәге Мәләкәс төрмәсендә утырды. Әлеге вакытта ул Харп бистәсендәге "Полярная сова" (ИК-18) колониясендә утыра. Монда китерү белән, Мифтахов сүзләренә караганда, аны ток белән газаплаганнар, агач чүкеч белән үкчәләренә сукканнар һәм көчләү белән янаганнар. Мифтаховны Франция галимнәре дә яклап чыга, даими аны иреккә чыгаруны таләп итә, бу хакта петицияләр чыгарыла.
БУ ТЕМАГА:
"10 ел утырып чыккан әбием гел курку хисе белән яшәде"Сергей Вишняков. Чаллыда туган, шунда яшәгән. Ул "Алабуга" һәм "КАМАЗ" турында Украинага мәгълүмат җыю эше нигезендә хөкем ителгән. Татарстан Югары мәхкәмәсе Чаллыда яшәүче кешене дәүләткә хыянәт итүдә һәм үтерүгә әзерләнүдә гаепле дип танып, кырыс тәртипле колониядә 21 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Бу хакта мәхкәмәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерү фаразынча, сугыш башланганнан соң ул Украина махсус хезмәтләре белән элемтәгә кергән һәм хезмәттәшлек турында килешкән. Дәүләт гаепләүчесе белдерүенчә, Чаллы кешесе үзенең "кураторына" дроннар җыела торган "Алабуга" махсус икътисади мәйданы корылмалары һәм "КАМАЗ" ширкәтенең җитештерү куәтләре турында мәгълүмат тапшырган. Моннан тыш, Вишняковны 2024 елның маенда саклану-сәнәгать комплексы өчен йөк ташылган Куйбышев тимер юлында реле шкафларын фотога төшерүдә, шулай ук соңрак күршесенә һөҗүм итүне планлаштыруда гаепләгәннәр. Мәхкәмә бәхәсләре вакытында дәүләт гаепләүчесе Вишняковка 22 ел ирегеннән мәхрүм итү җәзасы сораган булган. Аның гаебен таныганы-танымаганлыгы турында хәбәр ителми. Тикшерү версиясен раслаучы бәйсез дәлилләр юк.
Сергей үз исемен Салаватка алмаштырган иде. Татар милли хәрәкәтенә теләктәшлек белдереп пикетларга да чыкты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!