Кадр агентлыклары мәгълүматларына караганда, программист – бүген иң кирәкле һәм перспектив һөнәр. Ә интернет, югары технологияләр алга бару белән бу тенденция тагын да үсәчәк.
Бүген интернет – сәяси коралмы? Интернет аша түрәләргә “ишек шаку”ның ярдәме бармы? Түрәләр белән интерактив фикер алышуның эчкерсезлегенә ни дәрәҗәдә ышанырга?
Югары технология заманы сәүдә итүнең яңа алымнарын таләп итә. Бүген теләгән әйбереңне өеңнән чыкмый гына сатып алырга мөмкин. Ләкин интернет-кибетләрнең үсеше алай ук актив түгел сыман. Сәбәбе нидә?
Ни өчен “Vkontakte”, ә “Facebook” түгел? Ни өчен “Одноклассники”, ә “Мой мир” түгел? Социаль челтәрләр арасында үзеңә ошаганны ничек табарга? Иң яхшысы нинди?
Балалар ничә яшьтән компьютерга өйрәнә? Ни өчен интернетта балалар очен татар сайтлары бик аз? Порно, вирус һәм виртуаль экстремизмнан балаларны ничек сакларга? Бу турыда “Сабантуй” газетының баш мөхәррире, sabantuy.net сайтын оештырып җибәрүче Айдар Гыймадиев белән сөйләшәбез.
Казанның 2нче татар гимназиясендә “Белем җәүһәрләре” бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды. Бәйгедә татар өлеше 50%тан да ким булмаган сайтлар катнашты. Бу чара хакында без Belem.ru сәхифәсенең җитәкчесе һәм бәйгенең жюри әгъзасы Раил Гатауллин белән әңгәмә кордык.
Социаль медиа маркетинг – интернетта чагыштырмача яңа юнәлеш. Бу өлкәдә зур казанышлары булган кешеләрнең берсе – милләттәшебез Дамир Хәлилов.
Пәрәвездә барлыкка килгән татар ресурсларына, компьютерда татарча аңлаган яңа програмга татар интернетчыларының һәркайсы шатланадыр. Виртуаль мәйданны татарлаштыруга үз өлешен керткән милли җанлы егетләренең берсе – Ришат Гыйбадуллин.
Интернет аша танышуга күпләр шикләнебрәк карый. Имеш, мондый танышу ныклы түгел һәм җитди мөнәсәбәтләргә китерми. Шул ук вакытта пәрәвез аша танышып, ныклы гаилә коручылар да бар. Шундыйларның берсе – Зифа һәм Марсель Әскәровлар.
“Пәрәвез” кунагы - “В контакте” челтәрен татарчага тәрҗемә итүче, татар сайтларын бер каталогка җыючы, информатика буенча төбәкара олимпиада җиңүчесе, интернетта MC KhayR нигы белән таныш Рөстәм Хәйруллин.
Фриланс - интернетта ирекле рәвештә акча эшләү. Моның белән кем шөгыйльләнә ала? Нинди куркыныч яклары бар? Фрилансер булып кына баеп буламы?
Интернетта микроблоглар алып бару нәрсә бирә?
Элек яшьләр урам чатларында очрашкан булса, хәзер күбрәк интернет chat-ларда. Чат - он-лайн режимда аралашырга мөмкинлек бирә торган ресурс.
Компьютер һәм интернетта уеннар белән артык мавыгу зыянлымы? Игромания чире дәваланамы? Дистә еллар буе бер үк уен белән мавыгучы кешеләр үзлүрен ничек хис итү?
Август. Мәктәп һәм югары уку йортлары тиздән үз ишекләрен ачачак. Яңа уку елы башланыр алдыннан интернетта фән һәм мәгарифкә багышланган ресурслар турында сөйләшеп алыйк. Әңгәмәдәшебез – информатика укытучысы, Казан Федераль университетының Теоретик кибернетика кафедрасы мөгаллиме Равил Һади.
Интернетта хакимият вәкилләренә видеомөрәҗәгатьләр ясау модасы хөкем сөрә. Алар үз максатларына ирешәме? Нәтиҗә бирәме?
Интернетны алга этәрүче иң зур көчләрнең берсе – яшьләр. Кайсы гына сайтны алсаң да, аның файдаланучыларның күпчелеге яшьләр була. Хуҗалары да, гадәттә, яшь буын вәкилләре. Әмма интернетта әле аерым бер яшьләр дөньясы, виртуаль субкультурасы бар. Бу турыда безгә яшьләр субкультурасының актив бер вәкиле, берничә интернет-проект авторы, “Иттифак” музыкаль төркеме вәкиле Ильяс Гаффаров белән әңгәмә кордык.
Кайбер китаплар хәзер җиренә җиткереп әзерләнсә дә, нәшриятта чыкмый, ә интернетта электрон китап буларак яши бирә. Виртуаль мәйданда үз укучысын таба, бәхәс уята. "Пәрәвез" сәхифәсенең кунагы - язучы, электрон китаплар авторы Марат Кәбиров.
"Пәрәвез" сәхифәсенең кунагы Алсу Исмәгыйлова интернет аша поезд һәм очкычка электрон билет сатып алу, кунакханәдә алдан урын алып калу нечкәлекләре турында сөйләр.
Татарда интернет-кибетләр тулы көченә эшләп китәрме? Бу өлкәнең киләчәк язмышы ни хәлдә? Бу турына тема белән яхшы хәбәрдар кеше белән сөйләшергә булдык. “Пәрәвез” сәхифәсендә кунакта Мәскәү дәүләт университетында программистлыкка укучы Кукмара егете Рамил Бәдретдинов. Рамил Мәскәүдәге иң эре интернет-кибетләрнең берсендә эшли.
дәвам