Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия әрмәннәре борынгы чиркәүдә келәү үткәрде


Якшәмбедә Төркиянең Ван каласындагы Изге хач чиркәвенә йөзләрчә әрмән килде
Якшәмбедә Төркиянең Ван каласындагы Изге хач чиркәвенә йөзләрчә әрмән килде

Төркиядә яңадан төзекләндерелгән тарихи әрмән чиркәвен ачу Төркия белән Әрмәнстан мөнәсәбәтләрен яхшыртуны максат итеп куя. Ләкин чиркәүне ачу көнендә аңа тәре эленмәве Әрмәнстан ягында каршылык тудырды.

Төркия хакимияте илнең дини әсәрләрен кире кайтару һәм күрше ил Әрмәнстан белән булган мөнәсәбәтләрен җанландыру максатында урта гасырдан калган бер әрмән чиркәвен яңадан төзекләндерде. 3 ел дәвам иткән реконструкция эше өчен Төркия хакимияте 1.5 миллион доллар акча бүлеп бирде.

Моңа өстәп Анкара әлеге чиркәүнең ачу мөрасимендә христиан әрмәннәргә дини кeләү уздырырга рөхсәт итте. Хөкүмәтнең максаты - илдәге башка дини азчылыкларга карата толерантлыкны күрсәтү.

Шулай да келәү узачак көнгә санаулы көннәр калганда, чиркәү бинасына тәре эленмәве әрмәннәр арасында ачу уятты. Нәкъ бер гасырдан соң "Изге хач" (сурб хач) чиркәвенә тәре элү мәсьәләсе ике илнең милләтчеләрендә зур бәхәс тудырды.

Төркиянең мәдәният һәм туризм министры Эртугрул Гүнай якшәмбе булачак кeләүнең яхшы ният белән планлаштырылуын, ләкин милләтчеләрнең бу изге ниятне үзләренең сәяси максатларына кулланырга тырышуын әйтте.

"Тәре элмәү - сәясәт белән бәйле түгел"


Әрмәннәр Төркия ягын вәгъдә иткәнчә кeләү алдыннан чиркәү өстенә тәре куймауда гаепли. Бу чиркәү ачылышына киләчәк әрмән христиан хаҗиларының сәфәрдән баш тартуына сәбәп булган.

Әрмән ягы моны хөкүмәтнең махсус, сәяси сәбәпләр аркасында тәре куюны кичектереп килүен белдерсә, Төркия рәсмиләре кичектерүне техник сәбәпләр белән аңлата.

X гасырда төзелгән чиркәү Ван күле буенда урнашкан

Төркиянең мәдәният һәм туризм министры урынбасары Исмәт Елмаз вәзгыятькә аңлатма китерде:

"Италиян белгечләр ярдәмендә алып барылган яңарту эшләре тәмамланганнан соң, 2 метр биеклектә һәм 200 килограмм авырлыктагы тәрене чиркәү гөмбәзенә элеп булмаганы ачыкланды. Без тәре куюга каршы түгел, ләкин куелган очракта бина гөмбәзенә зыян килә ала".

Министрлык хәзер бу мәсьәләне хәл итү өчен башка белгечләрнең чакырылуын әйтә.

"Тәре элмәү референдумга бәйле"

Сәяси белгечләр исә чиркәүгә hаман тәре эленмәвен референдум белән аңлата. Ягъни хакимият референдумда халык яклавын югалту куркынычы белән тәре куюны кичектереп килгән.

Анадолу мәдәният үзәге башлыгы Госман Кавала болай аңлата:

"Хакимият оппозициядәге милләтчеләрнең үз мәнфәгатенә куллана алачак һәрбер әйберләрне зур игътибар белән башкарырга тырыша".

Төркиянең көнчыгышында урнашкан Ван каласындагы чиркәүнең кeләү өчен ябык булуы турындагы гайбәтне исә Ван шәһәр хакимияте кире какты.

Әрмәнстан тарафыннан килгән гаепләүләргә каршы Әрмәнстан тышкы эшләр министры рәсми белдерү ясамады. Министрлык бары тик Төркия ягыннан үзләренә чакыру җибәрелмәвен әйтә.
XS
SM
MD
LG