Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:18

Башкортстанда татар оешмалары берлеге «Республика татар конгрессы»на үзгәртелде. Алар Бөтендөнья татар конгрессы белән дә мөнәсәбәтләрне яхшыртмакчы.

Уфада "Башкортстан татарлары иҗтимагый оешмалары берлеге"н булдырган биш оешма вәкилләренең утырышы узды. Анда оешмага яңа исем бирелде һәм аның яңа җитәкчесе итеп тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрәфыйков сайланды. Аның белән оешманың киләчәк эшчәнлеге турында сөйләштек.

Илдар әфәнде, сезне яңа вазифага сайлаганнар икән.

– Бик теләк юк иде, әмма сайладылар инде.

Нишләп теләк юк иде?

– Мин үземне фәнни кеше – эксперт итеп хис итәм. Эксперт буларак мин барлык әйбергә дә объектив карарга тиеш. Хәзер инде мин татар карамагыннан карарга тиеш булачакмын, шуның өчен кыенрак булачак. Бу – беренчедән. Икенчедән, сәясәткә керү булачак. Бу шулай ук катлауларык. Өченчедән, фәнни хезмәт белән шөгыльләнергә вакыт бик аз кала. Минем үземнең гыйльми эшләрем күп. Шулай булуга да карамастан, яңа вазифага риза булдым инде, чөнки оешу һәм идеологик яктан проблемнар бар. Шуларны бергәләп чишәргә кирәк дип риза булдым.

Сезнең инде ниндидер програмыгыз бармы?

– Әле беренче күзаллаулар гына бар. Төпле програм юк. Татар оешмалары күп ул. Алар арасында бердәмлек юк. Бу хәлләр, әлбәттә, объектив, чөнки 20 ел буена Башкортстанда татарларга каршы сәясәт барды. Өч ел элек бу хәл үзгәрде.

Бу президент Мортаза Рәхимов киткәч үзгәрде дип әйтүегезме?

– Әйе. Уңай якка үзгәрде, әмма татарлар әле үзләренең максатларын, бурычларын төгәл итеп билгели алмады. Шуңа кыенлыклар барлыкка килде. Аннары, республика җитәкчесе бүгенгә кадәр татарларга карашын белдермәде. Без аңарга татарларга карата фикерен туплауда ярдәм итәргә тиеш, чөнки татарларга бит бары тигезлек кирәк. Калганын алар барысын да үзләре эшли ала.

Башкортстан президентының татар оешмалары вәкилләре белән очрашмавы нәрсә белән бәйле дип саныйсыз.

– Әйттем бит, аның татарларга карашы әле тупланмаган. Аның хезмәтендәге кешеләрдә йә аңлау җитми, йә инде алар моңа әле өлгермәгән. Шуңа без бергәләп эшләүне максат итүебезне җиткерәсебез килә. Татарлар, башкортлар, урыслар өчен бу безнең уртак йортыбыз. Без башкортларга каршы да, урысларга каршы да алама максатлар куймыйбыз. Җитәкчеләргә бездән куркырга кирәкми. Татарлар бергәләп җиң сызганып эшләргә риза.

Сез әйттегез, беренче чиратта тигезлек кирәк дип. Нинди тигезлекне истә тотасыз?

– Безнең төбәктә киңкүләм мәгълүмат чаралары күп, әмма анда татар сүзе азрак яңгырый. Аннары татар мәктәпләре саны азая. Ни өчен азая? Шушы мәсьәләне без хөкүмәт белән бергәләп карарга тиеш. Башкортлар башкорт телендә, татарлар татар телендә укырга тиеш. Көчләп укытып булмый, әлбәттә. Үзебезнең телне, милли аңны саклап калу өчен эш эшләнергә тиеш.

Бу эшләрне алып бару өчен финанс ярдәме дә кирәктер. Белүемчә, элекке җитәкче Рамил Бигнов эшмәкәр иде.

– Әйе элекке җитәкче Бигновка Башкортстан иҗтимагый пулатында эш тәкъдим ителде. Ул хәзер бөтен Башкортстан мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиеш. Чыннан да акчасыз күп әйберне эшләп булмый. Эшмәкәрләрсез һич булмый.

Андый ярдәм итүче эшмәкәрләр бармы соң?

– Әлбәттә, бар. Алар белән эшләргә генә кирәк.

Оешма хәзер яңа исем белән теркәләчәкме?

– Әйе җыенабыз. Теркәлгәнче әле ай ярымлап вакыт узар.

Ул "Республиканың татарлар конгрессы" дип аталачакмы?

– Әйе. Әйтергә кирәк, Бөтендөнья татар конгрессы белән Башкортстан татарларының мөнәсәбәтләре соңгы елда алай әйбәт булмады. Ул инде субъектив факторлардан да тора. Казанда да безгә үпкәләре бардыр. Телибезме-теләммибезме, без Казанда татар конгрессы белән мөнәсәбәтне яхшыртырга тиешбез. Конгресс рәисе Ринат Закиров та бу хакта уйларга тиеш, без дә уйларга тиешбез. Уртак тел табарга кирәк. Бу мәсьәлә көн тәртибендә тора. Без үзебез дә Казанга барырга һәм бер өстәл артына утырып сөйләшергә риза. Закировны да чакырырга ризабыз. Мөнәсәбәтләр начар булуына бернинди дә нигез юк.

Башкортстан татарлары арасында Закировка үпкә тотучылар да бар.

– Әйе, бар. Татарлар арасында төрлеләре бар бит – радикалраклары да, урта карашлысы да, өлкәннәр дә бар, яшьләр дә бар. Уртак тел табуы авыр, әмма без тырышачакбыз. Аларны туплый торган бер оешма булырга тиеш. Сәясәткә кереп китмәскә иде. Сентябрь аенда Башкортстан парламентына сайлау үтәчәк. Минемчә, без анда бер фиркане дә якларга тиеш түгел. Аның соңыннан начар тәэсире булачак. Ә безгә бөтен партияләр белән дә, хөкүмәт белән дә эшләргә кирәк булачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG