Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарча телефильм төшерерлек сценарий бармы?


Казан мөселман киносы фестиваленә тәкъдим ителгән "Игътибар үзәгендә – кеше" фильмы
Казан мөселман киносы фестиваленә тәкъдим ителгән "Игътибар үзәгендә – кеше" фильмы

Татарстанда татарча телефильм сценарийлары бәйгесенә йомгак ясалды. Беренче урын беркемгә дә бирелмәде.

Бу бәйгегә 12 автор 23 эшен тәкъдим иткән иде. Бәйге комиссиясе җитәкчесе, "Татмедиа" республика агентлыгы башлыгы урынбасары Нүрия Беломоина сүзләренчә, әлеге бәйгедә алдынгы урын алган сценарийларны Казан мәдәният һәм сәнгать университетында кино сәнгатен өйрәнүчеләр курс һәм диплом эшләрендә куллана алачак.

– Бу бәйге яхшы телефильмнар тудырырга омтылышны күрсәтәме?

– Сценарий бик үзенчәлекле жанр, татар телендә генә түгел, ә рус телендә язучылар да сирәк булыр. Күпләр әдәби әсәрләр язарга тырыша. Сценарий язарга өйрәтүче бернинди уку йорты да юк.

Икенчедән, татар телендә язучыларыбыз үткәнне сагыну (настольгия) белән яшиләр. Алар элекке тормышны сагыналар, аны идеаллаштыралар, бүгенге буталчык заманны бик яратып бетермәү сизелә.

Мисал өчен, яхшы әсәрләр арасыннан "Риза" 1945-50 еллардагы вакыйгаларны тасвирлый. 80-90 елларны тасвирлаучы әсәрләр дә шактый. Яшьләр тормышы, картлар тормышы, эшләп йөрүче кеше булсын - нәкъ бүгенге көнне чагылдырган әсәрләр бар микән?

– Сез әйткәннәргә күрә, комиссия беренче урынны беркемгә дә бирмәү карары чыгардымы?

Нүрия Беломоина
Нүрия Беломоина
– Әлбәттә. Бу бәйге безгә мирас буларак калды. Алдагы өч бәйгене "Яңа гасыр" телеканалы үткәргән иде. Татарстанның милли сәясәтен тормышка ашыру програмы кабул ителде һәм бу бәйге быел һәм тагын алдагы өч елда шушы програм кысаларында үткәреләчәк. Програмга ул кыска метражлы иң яхшы фильмнарга бәйге дип кереп калды. Ә асылда фильмнар кыска һәм нәфис фильм да булырга мөмкин.

Татарстанда телефильмнарны бары тик "Яңа гасыр" гына төшерә. Бүтән каналларның төшерергә матди мөмкинлекләре дә, күрсәтү мөмкинлекләре дә юк.

– Бәйге шартларына күрә, алдынгы урыннарны алучыларның әсәрләре төшереләчәкме соң? Алар минем әсәрем төшереләчәк дип өметләнә аламы?

– Юк, алай дип әйтмәс идем. Бу бәйгене үткәрү инициативасы башта "Татмедиа"ныкы түгел иде. Шуңа күрәдерме, бу ягы каралмаган. Бу иҗади бәйге генә итеп күзалланган.

Бу бәйгедә катнашкан сценарий язучылар да: "Сценарий язучылар кимер. Без бу әсәрем буенча кайчан да булса фильм төшерелер микән дип сценарий язабыз", дип әйтте.

Безнең бу бәйгенең максаты, беренче чиратта, ул татар телен үстерү, телнең куллану даирәсен киңәйтү һәм авторларның профессиональ сәләтләрен үстерү.

Узган өч бәйге нәтиҗәләре нигезендә бүген ике фильм төшерелгән. Өч бәйгегә өч фильм булса да, әле ул начар булмас иде.

Бәйгегә йомгак ясалганда җиңгән әсәрләрне мәдәният һәм сәнгать институтында кино сәнгатен өйрәнүчеләргә, режиссер факультетында укучы студентларга курс эше, диплом эше буларак тәкъдим итәргә дип белдерелде. Алар бит барыбер ниндидер әсәрне алып фильм төшерәләр. Матур гына килеп чыкса, аларны күрсәтеп тә булачак. Минемчә, бу эш дәвамлы булырга, сценарийның бәяләнүе белән генә тукталып калмаска тиеш.

– Татар җәмәгате, татар телле халык бүген нинди фильмга мохтаҗ соң? Алар нәрсә күрергә тели?

– Татар җәмәгате рус һәм башка милләт кебек үк бик чуар. Максатчан төркемнең көткәннәре тормышка бик үк туры да килеп бетмәскә мөмкин. Безнең халык бик үзенчәлекле. Аның генетик хәтере дә бар, бу ягы сценарийларда да чагыла. Күпчелек әсәрләр кызганыч, күз яшьләрен чыгара торган, моңсуландыра торган. Бәлки, аудитория дә шуны көтәдер.

Миңа калса, әсәр вакытына да, елына да, вазгыятенә дә карамыйча мәңгелек кыйммәтләргә тәңгәл килә торган булырга тиеш. Ул кайсы дәвердә яшәсә дә, кеше күңелендә туа торган сорауларга җавап бирсен.

Яшьләр өчен һәм балалар өчен аларның тормыш шартларына якын, алар аңлый торган гыйбарәләрдән торган сценарийлар язылырга тиеш дип уйлыйм. Үз сорауларына җавап тапса гына алар да татар телендәге фильмнарны кызыксынып караячак.

Мин, бәлки, авторларны бераз кимсеткәнмендер дә... Гел уфтанып, хатирәләр белән генә яшәү яшьләргә туры килми. Алар белән бер телдә сөйләшеп, алар дөньясын аларга җиткереп игътибарларын җәлеп иткәннән соң гына хатирәләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Алар алдында дәрәҗә казангач кына үзеңнең тәҗрибәңне аларга тәкъдим итәргә була.

– Татарстан хөкүмәте төшерелә торган телефильмнарга, киноларга үз өлешен кертми түгел, кертә. Мисал өчен, "Кабан күле серләре" төшерелгәндә дә республикадагы шәхесләр катнашты, президент акча да бирде. Әмма фильмны начар дип бәяләүчеләр дә булды.

– Бу бәйгедә катнашучылар арасында танылган язучы Аяз Гыйләҗевнең улы Мансур Гыйләҗев бар иде. Ул үзенең "Кукуруз басуы" дигән әсәрен тәкъдим итте. Ул: "Һолливуд булса да, төшергән әсәрләренең 70%-ы бер көнлек, күбәләк шикелле генә. 20%-ы бер дәвер яши әле, шедеврлар 100 фильм арасыннан бер, иң күп булса биш булыр", дип әйтте.

Татарча сценарий язучыларның каләмнәре шомарсын өчен фильмнар төшерү, ул иҗаттан куркып тормау кирәк. Замана, вакыт сынавына чыдаганнар, барыбер, яшәп калачак.

– Акчаның исраф булу дигән ягын да онытырга ярамый.

– Ансы дөрес. Биредә бюджет, дәүләт акчасына төшерү турында сүз бармый. Фильмга алыну ул гомумән сынау. Тәҗрибәнең нәтиҗәсе уңай яисә тискәре дә булырга мөмкин. Бәйге тиккә генә кыска метражлы дип алынмаган. Бик кечкенә бюджетлы, артык декорацияләр корылмыйча, актерларга акча түләмичә, төшерүче һәм авторның гонорарларын гына күз алдында тоткан фильм тәкъдим ителергә тиеш.

Фильм төшереп карарга теләүчеләр дә бар. Студентлар, яшь режиссерлар арасында да үзләрен сынап карарга теләүчеләр булырга мөмкин. Әзергә генә иҗат итү җайлы кебек, әмма язучы әсәрен гонорар турында уйлап түгел, ә күңелендә булганын дөньяга чыгару өчен яза. Кино сәнгате дә шулай ук булырга тиеш.

– Быел Казан мөселман киносы фестивалендә бәйгедән тыш күрсәтелгән "Хайтарма" фильмы халык арасында зур шау-шу тудырды, яратып карадылар. Татарга да шундый тарихи фильм төшерергә кирәк дигән сүзләр әйтелде. Ничек уйлыйсыз, тарихи фильмнарны кем төшерергә тиеш?

– Безнең халык дәүләттән көтә, беләсезме, ә "Хайтарма" фильмын кырым татарлары бергә җыелып төшергән. Татар халкы үзен күрсәтәсе килә икән, язмышын, асылын күрсәтә торган сценарий була икән, татар халкы моның өчен акча җыярмы? Минемчә, юк. Ул дәүләт төшерергә, теге-бу акча бирергә тиеш дип әйтәчәк. Иҗатны алга этәрүчеләр булырга тиеш, гел дәүләттән һәм хөкүмәттән генә көтеп утыру кирәкми.

– Кайбер режиссерлар, мисал өчен Рамил Төхвәтуллин, бүген Русиядәге сәяси вазгыятьнең катлаулы булуын, "Зөләйха" кебек халык язмышына багышланган әсәрләрне төшерү мөмкин булмаячак дип белдерде. Акча җыелып фильм төшерелә башласа, сәяси каршылык та килеп туарга мөмкин.

– Бәлки шулайдыр да. Әмма минем әйтәсем килә, "Кукуруз басуы", "Зәңгәр күлмәк", "Абый" кебек бу бәйгедә катнашкан әсәрләр безнең халыкның әхлагын, аның кыйммәтләрен күрсәтә торган сценарийлар. Аларда бернинди сәясәт тә юк. Мондый әсәрләргә, минемчә, бернинди сәяси каршылык та булмаячак. Гел сәяси якны гына түгел, ә рухи һәм мәгънәви якка да игътибар кирәк, минемчә.

– Дөрес, алары да аз, әмма тарихны аннан соңга калдыру ярый мени?

– Тарихка кагылган бер генә сценарий да бу бәйгегә тәкъдим ителмәгән. "Риза" дигән әсәр генә 70 ел элек булган вакыйгаларны тасвирлый. Аннан кала бүтән әсәр булмады.

– Сценарий язучылар тарихи темаларга тотынырга курка дип әйтергә буламы?

– Андый нәтиҗә ясамас идем. Без нәрсә бар – шуларны бәяләдек. Кешеләр өчен мәңге актуаль темалар ул – "Бәхет сере", "Әти дә, әни дә бер генә", "Язмышым сагышы", "Йөрәк ярам", "Таяныр кешем бар". Мин монда бәйгегә килгән сценарийларны атадым. Минемчә кеше үзенең һәм якыннарының тормышы белән күбрәк кызыксына. Кешеләр өчен актуаль темалар бар һәм аларның тәрбияви мәгънәләре тормыш өчен әһәмияткә иядер, бәлки.
XS
SM
MD
LG