Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәт Мазһаров: "Бәя төшүгә карамастан, Татарстан нефть чыгаруны туктатмаячак"


Әхмәт Мазһаров Азатлык радиосында
Әхмәт Мазһаров Азатлык радиосында

Академик Әхмәт Мазһаров нефть бәясе төшү дә, гомуми торбага кертмәү дә Татарстан һәм Башкортстан нефтен туктата алмаячак, үзебезнең нефть эшкәртү корылмалары ярдәм итәчәк, ди. Әмма Көнбатыш чикләүләре сланц нефтенә һәм газына керешүне кичектерә.

Дөнья базарында нефть бәясе кисәк төшеп нефть ширкәтләре бик авыр хәлдә калган бу көннәрдә Татарстан һәм Башкортстандагы нефть ширкәтләренә тагын бер кыенлык өстәлергә мөмкин. "Лукойл" белән "Сургутнефтегаз" "Татнефть" һәм "Башнефть"не "Транснефть" үткәргеченнән кысып чыгарырга тырыша. Алар Татарстан һәм Башкортстандагы югары күкертле нефть "Транснефть" торбасындагы гомуми сыйфатны начарайта, шуңа күрә Русия нефте тышкы базарда арзанрак бәядән сатыла, дип зарлана һәм югары күкертле нефтьне аерым торба аша кудырырга чакыра. Азатлык Татарстан һәм Башкортстан нефтьчеләренең бу яңа шартлардагы хәле турында сораулар белән нефть мәсьәләләрендә абруйлы белгеч саналган академик Әхмәт Мазһаровка мөрәҗәгать итте.

– "Татнефть" һәм "Башнефть" үзләре чыгарган нефть гомуми торбага кертелмәгән очракта ни эшли ала?

– Бу мәсьәләне заманында ЮКОС җитәкчесе булган Михаил Ходорковский инде күптән күтәргән иде. Аны төрмәгә утырткач бу мәсьәлә тынычланды, менә хәзер аны яңадан күтәрә башладылар. Моның обьектив ягы да бар, безнең нефтьтә, Татарстан, Башкортстан нефтендә күкерт күп, чит илгә барып җиткән нефтьнең бәясен төшерә ул. Әмма без бит аны торбага бушка гына кертмибез, аның өчен без тоннасына өстәмә өч доллар күбрәк түлибез, Себердән килгән яхшырак нефть белән кушар өчен.

Икенчедән, Татарстан җитәкчелеге, бу мәсьәләнең көн тәртибеннән төшмәячәген алдан күреп, Түбән Камада ТАНЕКО нефть эшкәртү корылмасын төзеп куйды. Безнең нефтьнең яртысы бит бик зур күкертле, карбон нефте дип атала. Яртысы әйбәт нефть, девон нефте дип атала. Менә шул Татарстанда табылган бөтен карбон нефтен, елына 14 миллион тоннаны без үзебезнең республикада, Түбән Камада эшкәртә башлыйбыз. Безнең ТАНЕКОда җиде миллион эшкәртерлек корылма һәм ТАИФта да җиде миллионлы корылма. Алла бирсә, без аны әле тагын да киңәйтә алабыз.

Шуңа күрә без аны алдан күреп әзерләнә торабыз, республика аңа әзерләнә. Без зур күкертле нефтьне үзебезнең республикада эшкәртеп бензин, дизель ягулыгы һәм башка нефть продуктлары ясыйбыз. ТАНЕКОны эшләтеп җибәргәч, ул инде бөтен көченә эшли башлады, бу хәл безгә куркыныч түгел. Шулай итеп без зур күкертле нефтьне үзебездә эшкәртеп, гомуми торбага яхшы нефтьне генә кертә алабыз.

– Әмма ТАНЕКО бит күкерте 1,9 проценттан артмаган нефтьне генә эшкәртә ала, ә Татарстан нефтендә күкерт 3,5 процентка җитә.

– Әйе, бүген шулай эшли, әмма проектында аны 3,5 процентлы нефтьне эшкәртә алырлык итеп ясау каралган. Бөтен корылмаларын да төзеп бетергәч, тулысынча төзеп бетергәч, ул 3,5 процентлыны да эшкәртергә тиеш. Әлегә аның кайбер өлешләре төзелеп бетмәгән, шуңа күрә әле 1,9 процент белән генә эшлиләр. Иншаллаһ, киләсе елның ахырына бөтенесе дә ясалып беткәннән соң бөтен нефтьне дә эшкәртә башларбыз.

– Татарстан бит зур күкертле нефтьнең күкертен киметү технологияләрен чит илләргә тапшыра. Бу технологияләрне республиканың үзендә куллана алалармы?

– Күкертнең технологиясе бик катлаулы аның. 3,5 процент күкерт дип әйтәләр, бөтен төрле күкертләрнең суммасы ул. Анда сероводород бар, меркаптан бар, сульфидлар һәм башкалар бар. Безнең институт дөньяда беренче булып нефтьне сероводород һәм меркаптаннан чистарту ысулы тапты. Хәзер АКШның Chevron ширкәте Казакъстандагы Тенгизда бик зур корылма төзеп анда елына 16 миллион тонна нефтьне без уйлап тапкан ысул белән меркаптаннан чистарта, күкертнең бер төреннән генә. Ул Тенгиз нефтендә күкертнең күләме 0,6 процент кына. Шуның яртысы -- меркаптан. Шул меркаптанны без чистартабыз. Әмма Татарстан нефтендә икенче төрле күкертләр. Без әле аларны чистарта алмыйбыз. Әмма ул ысуллар белән дә инде без лабороториядә бик тырышып шөгыльләнәбез. Татарстан нефтен чыгарган җирендә үк зур күкерттән чистарту юнәлешендә безнең академиябез бик тырышып эшли хәзер. Бәлки берничә елда без моңа ирешербез дә.

– Соңгы арада дөнья базарында нефтьнең бәясе бик каты төшә бара һәм нефтьне чыгару бәясе, нефтьнең үзкыйммәте югары булган ширкәтләр бу яңа шартларда эшли алмаячак, аларга нефть чыгарудан бер файда да булмаячак һәм алар эштән туктаячак, дип әйтәләр. Бу яңа шартларда безнең Татарстан һәм Башкортстан нефтьчеләренең хәле нинди булачак икән?

– Безнең өчен, Татарстан һәм Башкортстан өчен бик авыр хәл бу. Нефть бәясе мичкәсенә 60 доллардан аска төшеп китсә, Татарстандагы нефть коеларының 50 процентының эшеннән бер файда да булмаячак. Әмма 50 процент девон нефтенең файдасы, бәя алтмыш доллардан төшсә дә, азрак калачак әле. Икенчедән, безнең елына 14 миллион тонна нефть эшкәртерлек ике корылмабыз бар. Анда нефтьне эшкәртеп, ягулык әзерләп без азрак файданы тотып кала алабыз. Татарстанда нефть эшкәртү корылмаларын төзеп кую бик вакытлы булды. Чөнки нефть сатып бик баеп булмый хәзер, бәясе мичкәсенә 60 доллар булгач, авыр нефтьләрне чыгару бәясе дә шул тирә. Нефть кенә сату файдасыз булганда, шул нефтьне эшкәртеп, аннан килгән файданы нефтьчеләргә дә биреп ярдәм итеп була. Менә шулай итеп алып барып була. Бөтен дөньяда шулай бара, шулай эшли нефть ширкәтләре. Кайвакыт чыгарган нефтьне сату бик зур файда бирә, әйтик бәясе мичкәсенә 115 доллар булганда. Әгәр инде бәясе бик нык төшеп китсә, алар нефть продукцияләре сата башлыйлар, чыгарган нефтьне сатмыйлар.

Шулай да, әйтергә кирәк, Татарстан һәм Башкортстан нефтьчеләренең генә түгел, бөтен Русия нефтьчеләренең хәле бик авыр. Бездә нефть чыгаруның бәясе бик зур. Бездә кышлар бик салкын була. Аннары, Согуд Гарәбстанында, Иранда бит нефть фонтан кебек чыга, җирне тиштеләр – аннан фонтан чыга. Аларда бер тонна нефть чыгару бәясе – 8-10 доллар.

– Ә бездә күпме икән?

– Аны яшерәләр инде, әйтмиләр. Минем уйлавымча, 40-50 долларга төшә ул, авыр нефтьләр инде. Шулай да Татарстан, үзенең эшкәртү корылмалары һәм нефть химиясе ярдәмендә, нефть чыгаруны туктатмаячак. Башкортстанда да шул ук хәл. Аларның өч нефть эшкәртү корылмасы бар. Үзләрендә чыгарган нефтьтән ягулык ясап, шуннан ниндидер компенсация күрерләр, нефть чыгаруны туктатмаслар, дип уйлыйм.

– Беркадәр компенсация була ала. Әмма бит рубль бәясе дә бик нык төшеп китте. Бензин ясап аны рубльгә саткан орчакта да, доллар эквивалентында бәясе бик аз булачак дигән сүз.

– Дөрес. Безнең өчен бик авыр хәл.

– Заманында Әлмәт төбәгендәге төп геолог булган, соңрак нефть эшләрендә Шәймиев һәм Миңнехановның киңәшчесе буларак танылган Ринат Мөслимов 2013 елда Казанда узган нефтьгазхимия форумында чыгыш ясап, Татарстанда нефть геологиясенең бик начар хәлдә булуын, элегрәк чыгару өчен әзер булган 700 миллион тонна нефтьнең 2013 елда 140 миллион тоннага гына калганлыгын, яңа ятмалар үзләштерүгә әзерләнмәсә, аларның 2020 елда бетәчәген әйткән иде.

– Беренчедән, академик Мөслимов фикеренчә, һәм ул бик дәлилле фикер, нефть беркайчан да бетмәячәк. Менделеев теориясенә караганда, җир астында 10-15 чакрым тирәнлектә синтез бара, органик булмаган рәвештә нефть ясала тора. Шул нефть акрынлап өскә чыга тора. Аны инде дөньядагы берничә лаборатория дә эшләп күрсәтте. 20 чакрым тирәнлектәге җылылык, басым, катализаторлар, карбонат, су һәм башкалардан нефть килеп чыга. Аннары Чечня һәм Татарстанда мондый хәл бар – нефть бетте дип коены ябып куялар, ун елдан тагын ачып карыйлар, тагын нефть бар, тагын чыгара башлыйлар. Академик Мөслимов Ромашкинодан өч миллиард тонна нефть чыгардык, аннан әле тагын өч миллиард тонна чыгарырлык мөмкинлек бар дип әйтә.

Җир астында нефть яңадан ясала тора. Аннары, без бит ятмада булган нефтьнең 34 процентын гына ала алабыз.

– Ә калганы?

– Калганына яңа технологияләр кирәк, фән кирәк, яңа ысуллар кирәк. Һичьюгы аларның яртысын алсак... Академик Мөслимов "Татнефть" ятмада булган нефтьнең күбрәк өлешен алу турында уйларга тиеш, ди бит. Ятмада нефтьнең 65ләп проценты кала. Күбрәк алу өчен яңа технологияләр, фәнне эшләтергә кирәк.

Моннан 20 еллар элек бездә ул алу проценты 36га җиткән иде, хәтта 38гә дә. Америкада ул 28-30 процент кына иде. Хәзер алар безне узып китте инде, ятмада булган нефтьнең 43 процентын чыгаралар. Ә без шул 34 процентта калдык. Чөнки алар яңа технологияләр, яңа машиналар, яңа ысуллар кертте.

Ромашкинода, Татарстанда мөмкинлекләр бик зур, әмма аның өчен яңа технологияләр, фән кирәк.

– Яңа технолонияләр дисез, Мәскәүнең Украинадагы гамәлләре өчен кертелгән Көнбатыш чикләүләре нефть чыгару технологияләрен дә үз эченә ала. Бу чикләүләр безгә дә, Татарстан һәм Башкортстанга да тәэсир итәме?

– Татарстан һәм Башкортстанда, коры җирдә бит безнең үзебезнең технологияләр дә алга киткән. Ул бигрәк тә төньякта, диңгездә нефть чыгару ширкәтләренә каты китереп суга. Анда тулысынча тегеләрнең технологиясе, тегеләрнең җиһазлары кулланыла. Шуңа күрә, аларга бик авыр булачак. Анда эш туктап та калыр.

Без битум катламнарын аларның технологияләре белән үзләштерә башлаган идек, биш коебыз бар инде. Әмма, минем уйлавымча, без инде хәзер үзебезнең технологияне дә кертә алабыз.

Әмма безнең әле сланц нефтен, сланц газын эзләп табып карарга ният бар иде. Бездә бар ул, күп Татарстанда. Менә анда инде без Америка технологиясеннән башка берни дә эшли алмыйбыз. Бары Америка технологиясе белән генә була ала. Бу мәсьәлә артта кала инде. "Татнефть"нең акрынлап сланц нефтенә тотынырга планнары бар иде. Аның өчен Америка технологияләре, Америка җиһазлары кирәк. Менә анда инде ул эш туктап калачак.

Иң авыры инде диңгездә нефть табучыларга, алар туктый. Һәм сланц нефтен, газын алуда аларның технологиясеннән башка безнең үзебезнеке юк. Аны безнең үзебезнең галимнәргә биреп эшли башласаң да, әле биш-алты ел үтәчәк. Бу ике мәсьәлә бик авырдан.

XS
SM
MD
LG