Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:25

Хакимият кырымтатар телендә дәреслекләр чыгаруны кичектерергә булды


Кырым милләтләр эшләре дәүләт комитеты каршындагы консультатив шура кырымтатар телендәге китапларны нәшер итү турында утырыш уздырды. Акча җитмәү һәм башка сәбәпләрдән кырымтатар телендәге күп кенә китапларны чыгару кичектерелә.

2 декабрьдә узган бу утырышта 2013-2014 елларда бюджет хисабына нәшер ителгән һәм ителәчәк китапларның җәдвәле каралды. Сүзгә чыккан Кырымның милләтләр эшләре дәүләт комитетының рәис урынбасары Юрий Космынин чыгару өчен 2013 елда расланган китапларны 2014 елда чыгачак китаплар хисабына кертергә кирәк дигән тәкъдим ясады.

"План нигезендә 2013 елның китапларын чыгару өчен 1103 миллион сум акча кирәк, ә 2014 елга каралган акчаларның күләме тик 1796 миллион сум тәшкил итә. Тулаем 2013-2014 елда нәшер ителәчәк китапларны хисапка алсак, моңа 3,5 миллион сумга якын акча кирәк. Аның өчен без приоритет булган китапларны билгеләргә, ә калган китапларны киләсе 2015 елга күчерергә тәкъдим итәбез", диде Юрий Космынин.

Шуны да әйтергә кирәк, комитетка авторлардан килгән бу китаплар арасында кырымтатар телендә мәктәпләр өчен кулланмалар да, гыйльми, белешмә әдәбият та бар иде.

Утырышта катнашкан Кырымның мәгәриф, яшьләр, спорт министры урынбасары Айдер Аблятипов, "Мәктәпләр өчен кулланмаларны бастырырга федераль исемлеккә кертелгән нәшриятларның гына хакы бар һәм шулай ук бу кулланмаларны бастыру өчен Русия мәгәриф министрлыгының ризалыгы булырга тиеш. Бу ике шарт үтәлмәсә, башка урыннарда чыккан дәреслекләрне мәктәпләрдә куллану тыела. Кырымда федераль исемлеккә кертелгән бер нәшрият юк", диде.

Бу вакытка хәтле Кырымда кырымтатар телендә дәреслекләрне "Кырымучпедгиз" нәшрияты (мөдире мәҗлес әгъзасы Ибраим Чегертма) чыгарып килгән иде. Консультатив шура әгъзасы профессор Айдер Меметов исә кырымтатар телендә дәреслекләр, кулланмалар кырымтатар телен белмәгән нәшриятләрдә чыкса, китапларга хаталар тулачак, ди. "Әдәби, тарихи китапларны башка нәшриятларда чыгарырга мөмкиндер, ә менә дәреслекләрдә бер хата булса да, бу укучыларда шул фәнгә тискәре караш тудыра ала. Шуңа күрә без "Крымучпедгиз"га мондый хокук бирелсен, дип мөрәҗәгать итәргә тиешбездер", диде Меметов.

Консультатив шурага тәкъдим ителгән Кырымтатар-украин рәсем сүзлеге турында фикер алышудан соң бу кулланманы яңадан эшләп, аны кырымтатар-урыс сүзлеге итеп чыгарырга тәкъдим ителде. Моңа өстәп Айдер Аблятипов Кырымда бер украин мәктәбе дә калмады, диде.

Шура утырышында 2013 елда чыкмый калган кырымтатар телендә өч авторның әкиятләре, Кырым алманнары хакында фотоальбом расланды. 2014 елда чыгачак алты кырымтатар язучысының китабы да 2015 елга кичектерелде.

Шуны да әйтергә кирәк, Үзбәкстанда бюджет хисабына Гафур Гулам дәүләт нәшриятында эшләп килгән кырымтатар әдәбияты бүлегенең мөхәррире, язучы Урие Эдемова әйтүенчә, 34 ел дәвамында (1957-1991) елларда) кырымтатар телендә 450ләп китап чыккан булса, Кырымда 23 елда (1992-2014) бюджет хисабына кырымтатар телендә 45-50 китап чыкты Акмәчеттәге "Таврия" нәшриятының кырымтатар редакциясендә. Консультатив шурада каралган һәм нәшер ителгән китапларның тиражлары да бик аз булды, булачак һәрбер китап 500 данәдә генә чыгачак. Бу хакта да сүз булды утырышта.

Кырымтатарларның килеп чыгуы турында бәхәс

Консультатив шурага тәкъдим ителгән профессор, филология фәннәре докторы Айдер Меметовның "Происхождение крымских татар" кулъязмасы шура әгъзалары арасында зур бәхәс тудырды. Кырымдагы бөтенукраин информацион-мәдәни үзәк мөдире Николай Кузнецов, Этнография музееның мөдире Юрий Лаптев Меметовның бу китабына дәрәҗәле галимнәр, йә Тишков җитәкләгән институт рецензия бирсә, яхшы булыр иде, диделәр.

"Бу бәхәсле, дискуссияле кулъязмага консультатив шура риза булса, бу кулъязма чыккач аңа каршы мәкаләләр булса, Дәүләт комитеты "Нигә мондый китап чыгарылды?" дип рәис Заур Смирновтан сораячак. Сез Тишковның этнология институтыннан рецензия алыгыз", диде Кузнецов.

Моңа кызып китеп, Айдер Меметов "Тишков Мәскәүдә узган гыйльми конференциянең пленар утырышында Атилланы славян князе дип атады, мин моңа түзә алмыйча чыгып Атилла ул төркиләр юлбашчысы Ил Атасы дигән төрки исемдер дидем. Ә инде кырымтатарларның ата бабаларының борынгы скифлар булганы, аларның фарсылар булмаганы, төркиләр булганы, бу темага инде халыкара журналларда 15 язма чыкты. Тик уңай бәя, бер генә дә тәнкыйть булмады. Халыкара журналларны укыгыз. Бу кулъязманы фикер алышуга чыгару алдыннан мин аны сынадым", диде.

Скифлар кырымтатарларның ата-бабалары булганы хакында дәлилләр китерә башлады галим Меметов. Шулай да аның оппонентлары кулъязмага рецензия биргән тарих фәннәре докторы Рөстәм Хаяли, галим Пошеня дәлилләрнең җитәрлек түгеллеген исбатлап тордылар.

Шуны да әйтергә кирәк, төрле тарихи китапларда кырымтатарлар Кырымга XIII гасырда монгол-татарлар белән килделәр дип күрсәтәләр, шулай итеп кырымтатарлар Кырымның асаба халкы түгел кебек фикерне расламакчы булалар. Кырымтатар галимнәре фикеренчә исә кырымтатарлар Кырымда төрле исем белән төрле чорда даими яшәп килгән асаба халык. Аларның этногенезында Кырымга килеп киткән төрле кабиләләр, шулай ук скифлар да катнашканы исбатлана. Бүгенге кырымтатарлар Кырымда төрле исем белән яшәгән асаба халык булалар. Айдер Меметов исә кырымтатарларның этногенезында төрки скифларның да зур роль уйнаганлыгы тарафдары. Аның "Кырымтатарларның килеп чыгуы" ("Происхождение крымских татар") кулъязмасы да шул хакта булса кирәк.

Ахыр чиктә консультатив шура әгъзалары ничек тә булса бәхәскә карамыйча бу китап чыгарылсын дип карар итте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG