Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда "Русия коммунистлары" сайлауда катнашу өчен көрәшә


Каршылык чарасында катнашучылар. Сулдан икенче - Татьяна Гурьева
Каршылык чарасында катнашучылар. Сулдан икенче - Татьяна Гурьева

20 август Чаллыда “Русия коммунистлары” фиркасе активистлары сайлаудан читләштерү карарына ризасылык белдереп каршылык чарасы үткәрде.

12 августта сайлаудан читләштерелү турында билгеле булгач та “Русия коммунистлары” фиркасенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Татьяна Гурьева һәм аның тарафдарлары шәһәрнең үзәк район хакимияте бинасына барып керәләр. Сайлау комиссиясе шунда эш алып бара.

​Шушы каршылык чаралары өчен фирка тарафдарларына “канунсыз җыеннарда катнашу” һәм “полиция хезмәткәрләренә буйсынмау” турында беркетмәләр төязыла. Каршылык чарасында катнашкан егерме бишләп кешегә мәхкәмә була һәм аларның һәркайсына 5 мең, 10 мең сум күләмендә штраф салына. Кайберләренә шушы штраф күләменең икесен дә түләтү турында мәхкәмә карары була. Шушы мәхкәмәләр барышында да, безнең белән әңгәмә вакытында да Татьяна Гурьева “Хакимият халыкны урамнарга алып чыгарга сәләтле реаль оппозицияне сайлауларда катнаштырмаска тели”, дип белдерде.

Чаллының үзәк территориаль сайлау комиссиясе рәисе Азат Фәтхетдинов булган каршылыклар буенча матбугатка мондый белдерү дә ясады:

Хәкимият бинасы каршына кызыл чатыр урнаштырылды
Хәкимият бинасы каршына кызыл чатыр урнаштырылды

​“Сайлау комиссиясенә имза җыючыларның берсеннән гариза булды. Гаризасы буенча, бу кеше бернинди дә имзалар җыймаган. Шушы вакыйганы без криминалист-экспертларны, федераль миграция хезмәте идарәсен (УФМС), эш төркеме төзеп өйрәндек. Нәтиҗәдә имза кәгазьләрен тутыруда зур хаталар таптык. Чыннан да әлеге кәгазьләрдә гариза язган кешенең кулы (почеркы) да, култамгасы да туры килми. Бу сайлау документларын фальсификацияләү дип атала. Шуңа, канун, ялган документлар тапшырган фиркәне дә, намзәтнең үзен дә теркәмәскә нигез бирә.

​“Русия коммунистлары” фиркасе вәкилләре (үзләре белдерүенчә), шушы башбаштаклыклар уңаеннан бу атнаның дүшәмбесендә шәһәр хакимияте каршында пикетка әзерләнә. Шул ук вакытта үзләренең Татарстан үзәк сайлау комиссиясенә тапшырган мөрәҗәгатьләренә җавап та көтәләр. Җавап атна уртасында гына килә һәм ул коммунистларны канәгатьләндерми, алар 20 августта хакимият бинасы каршына кызыл аләмнәр, кызыл чатырга язылган таләпләр белән чыгалар. Шушы урында без “Русия коммунистлары” фиркасе җитәкчесе Татьяна Гурьевага берничә сорау бирдек.

Чаллыда "Русия коммунистлары" каршылык чарасы үткәрде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:16 0:00

– Татьяна ханым, “Русия коммунистлары” фиркәсен Чаллы парламентына сайлауларга катнаштырмау сәбәбе нидә, аны ничек бәялисез?

– “Безнең фиркане көз көне булачак сайлауларда катнашуга киртә салынды. Янәсе, безнең бер имза җыючыбыз имза җыю эшен үзе башкармаган. Имеш, аның бу эшен балигъ булмаган кыз бала башкарган. Ә бит бу имза җыючының барлык култамгалары да чын. Алга таба да үз хокукларыбызны яклап хәрәкәт итәргә уйлыйбыз, шуның белән теркәлүебезне дә торгызырга исәбебез бар. Без кичә КПРФ тарафыннан да сайлау алды таләпләрен бозуны күрдек. Шулай ук аларның теркәлүләрен кире кагу буенча эш алып барачакбыз” диде Татьяна ханым.

Таләпләр
Таләпләр

Күргәнебезчә, сайлау алдыннан фиркаләр арасында да көрәш бара. Ничә фирканең сайлауга кертелүен кистереп кенә әйтү дә мөмкин түгелдер. Шулай да, бүгенгә Чаллыда узачак сайлауларда катнашу өчен “Бердәм Русия”, КПРФ, “Гадел Русия”, ЛДПР фиркаләре теркәлде. Алда әйткәнебезчә, “Русия коммунистлары” сайлаудан читләштерелде. Фирка җитәкчесе Татьяна Гурьева һәм аның тагын берничә тарафдары үзләрен фиркаләр исемлегеннән тыш та күрсәттеләр һәм сайлауда катнашачаклар. Хакимият Гурьевага төп көндәш итеп Чаллы пенсия фонды җитәкчесе, “Бердәм Русия” әгъзасы Эдуард Фәттәховны чыгарды. Шушында ук Гурьевага “Гадел Русия”, КПРФ, ЛДПРдан көндәшләр бар.

Таләпләр
Таләпләр

Татьяна Гурьева үзләрен “реаль оппозиция, халыкны урамнарга алып чыгарга сәләтле” дип бәяләгән иде. Аның сүзләрендә беркадәр хаклык бардыр. Бәяләр артуга, торак-коммуналь хуҗалыгындагы, транспорттагы башбаштаклыкларны, йортсыз калган пайчыларны һәм башка шундый гаделсезлекләрне күрсәтеп, андый күренешләрне бетерүне таләп итеп бары шушы фирка вәкилләре генә даими рәвештә урамнарга, мәйданнарга чыкты. Без бу вакыйгаларны яктыртып тордык.

Кабаттан да сайлауга кайтыйк. Чаллы шәһәр шурасы депутаты булырга намзәт итеп 79 кеше теркәлгән. Сайлау алды вәгъдәләре бирү башлана. Намзәтләр арасында татар мәнфәгатен, аның мәктәпләрен, телен, тарихын, мәдәниятен үстерергә вәгъдә итүчеләр әлегә күренми. Хәер, 90нчы еллар түгел шул инде. Милләт мәнфәгатен чынлап күтәрүчеләр хәзер әллә ни ерак китә алмыйлар.

XS
SM
MD
LG