Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 14:52

Алабугада ТИҮ вәкилләрен кыйнау вакыйгасы яңа юнәлеш ала


Тәртип саклаучыларның кыйнавы турында мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән Раиф Галиев

Тәртип саклаучыларның кыйнавы турында мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән Раиф Галиев

Алабугада татар милли хәрәкәте утырышын кыйнаулар белән таркаткан хокук органнары вәкилләре мәхкәмәдә күрсәтмәләр бирәчәк. Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов Сыктывкар якларындагы колониягә озатылды.

Алабуга ТИҮе утырышында катнашучылар узган көздә тәртип саклау оешмалары тарафыннан кыйналып, ябык машиналарга тутырылып полиция идарәсенә алып кителгән иде. Аларның шушы гамәлләре баштарак акланса да, хәзер башка юнәлеш алырга мөмкин.

Шушы хакта 20 гыйнварда Алабуга шәһәр мәхкәмәсендә билгеле булды. 21 октябрьдә Алабугада милли хәрәкәт вәкилләренең чираттагы утырышында катнашкан Татарстан Аксакаллар шурасы рәисе Раиф Галиевка кыйналганнан соң ашыгыч ярдәм чакыртыла, аннан полиция идарәсенә озатыла, 3-4 сәгатьтән соң азат ителә.

Ул шушы вакыйгаларны тасвирлап мөмкин булган барлык хакимият, хокук органнарына хатлар, шикаятьләр юллый. Аларда кеше хокукларын бозу очракларын тикшерү, бәя бирү һәм гаеплелеләрне җавапка тарту турында таләпләр була. Әлеге мөрәҗәгатьләргә җаваплар Казаннан да, Алабугадан да күп килә. Ләкин төп җавап узган ел азагында Алабуга тикшерү комитетыннан алына. Анда 2015 елның 21 октябрендә Алабугадагы ТИҮ утырышын өзеп, бәреп кергән, кыйнаулар оештырган тәртип органнары гамәлләрендә “җинаять эшләре ачыкланмады” дигән сүзләр әйтелә.

Шушы җаваплар һәрбер зыян күрүче тарафыннан җибәрелгән мөрәҗәгатькә шаблон рәвешендә юллана: “Алабуга полициясе хезмәткәрләре канун нигезендә эш иткәннәр”. Үз хокукларын якларга теләүчеләр менә шундый җаваплар алган иде. Әмма 20 гыйнварда башланган мәхкәмә утырышы көтелмәгәнчә, башка юнәлешкә алып китте.

Утырыш 15-20 минутлап дәвам иткәндер. Утырыш тәмамлангач шикаять итүче Раиф Галиевка мөрәҗәгать иттек.

– Раиф әфәнде, менә шушы мәхкәмә утырышыннан нинди хисләр, кичерешләр алдыгыз. Канәгатьлек хисләре дә, бәлки, тугандыр?

Рәфыйк Мәхмүдов

Рәфыйк Мәхмүдов

Әлбәттә, беркадәр канәгатьлек кичерү дә бар. Чөнки безне мыскыл итү турында мин дә, Алабуга ТИҮе рәисе Рәфыйк Мәхмүдов та барлык булган җирләргә хаклык эзләп мөрәҗәгать иттек, хокук органнарына шикаятьләр юлладык. Карга күзен карга чукымый диләр, бит. Күренгәнчә, полиция хезмәткәрләре әлеге вакыйгада кануннарны бозмаган, алар мәхкәмә эше кузгатырлык гамәлләр башкармаган” дигән рәсми җаваплар алдык. Бу җавапны Алабуга тикшерү комитеты җитәкчеләре бирде. Без шушы җавапны Алабуга мәхкәмәсенә бирдек. Менә мәхкәмәдә тикшерү комитетының безгә биргән җавабы нигезле түгел, монда канун бозулар бар, аларны җентекләп өйрәнергә, нәтиҗә ясарга кирәк, дип белдерделәр. Алдагы мәхкәмә утырышларына кыйналганнан соң миңа чакыртылган ашыгыч ярдэм табибларыннан да, полиция кешеләреннән дә, башка шаһитлардан да күрсәтмәләр алу турында әйтелде.

– Милли хәрәкәт вәкилләрен кыйнаучы тәртип органнары хезмәткәрләренә карата чынлап торып җинаять эше ачылырга мөмкин дигәнне дә аңлатамы инде бу?

Мәхкәмә бүлмәсе

Мәхкәмә бүлмәсе

– Әлбәттә. Мин эшнең мондый юлга китүенең икенче ягын да уйлыйм. Бәлки алар, бу бабайлар бу мәхкәмә эшләреннән туярлар. Бәлки кайберләре үлеп тә китәр. Шуңа, вакытны сузу юлын да сайларга мөмкин. Моңа да нигез бар. Чөнки без Алабуга хакимиятенә, хокукчыларына гына түгел, Татарстан президентына, прокурорына хатлар юлладык. Алардан да шома гына җаваплар килгән иде.

– Раиф әфәнде, менә шундый хәбәрләр иреште, өч елга хөкем ителгән Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашаповны Коми республикасы якларындагы колониягә озатканнар. Баштарак сәяси тоткыннарны бары Мәскәү тирәсендәге төрмәләргә озатулары хакында сүзләр булган иде. Шушы хәлләр турында фикерегез нинди?

– Безнең тарихта бәйсезлек, суверенлык турында белдерү ясаганнан соң да милләтебез өчен янып-көеп йөргән шәхесләребез ул Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим, Рәфис Кашапов һәм башкалар бардыр. Җинаять эшләрен кузгату Русия сәясәтендә уйлап эшләнгән эшләр түгел. Русиядә кабул ителгән кануннарның үтәлешен тиешле оешмалар күзәтчелектә тотарга тиеш.

Мәхкәмә бүлмәсе

Мәхкәмә бүлмәсе

Прокуратура, полиция, тикшерү комитетлары үзләре кануннарны боза. Булмаган җирдә үзләре үк низаг чыгаралар. Рәфис Кашаповны Коми, Сыктывкар якларына җибәрүгә килгәндә, патша заманнарында ук татарларны сөргеннәргә, Себерләргә җибәрә торган булганнар. Сталин заманында да ризасызлык белдергән татарларның урыннары Себердә, Магаданда булды. Империянең шушы гамәле әле дә дәвам итә. Ул курыккан кешеләрен шулай еракка озатырга тырыша.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG