Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мостафа Җәмилев БМО Иминлек Шурасында чыгыш ясаячак


2015 елның 19 мартында Мостафа Җәмилев БМОда журналистлар белән очрашкан иде
2015 елның 19 мартында Мостафа Җәмилев БМОда журналистлар белән очрашкан иде

Украина президентының кырымтатар мәсьәләләре киңәшчесе Мостафа Җәмилев 18 мартта БМО Иминлек Шурасында кырымтатарларның хокуклары торышы турында чыгыш ясаячак.

Русия куйган Кырым хакимиятләре ярымутрауның "Русиягә кайтуы"ның ике еллыгын бәйрәм иткәндә БМО Иминлек Шурасында аннексия башланганнан бирле кырымтатарларның хокуклары бозылуы һәм басымның артуы турында хисап тыңланачак. Хисапны Иминлек Шурасына Украина президентының кырымтатар мәсьәләләре киңәшчесе, ветеран юлбашчы Мостафа Җәмилев 18 мартта тәкъдим итәчәк.

"Иминлек Шурасында мин Кырымда кырымтатарларның хокуклары бозылганы, шулай ук Русиянең кырымтатар халкы Мәҗлесен тыю омтылышлары, ничек хәрәкәт итәргә кирәклеге хакында сөйләячәкмен. Русия ягы Мәҗлесне тыю гамәлләрен бу оешма Русиянең территориаль бөтенлегенә яный, ягъни оккупацияне канунсыз буларак таный, дип нигезли. Мондый карашка нигезләнсәк, БМОның Генераль ассамблеясында Кырым оккупациясен канунсыз дип таныган резолюция өчен тавыш биргән 100 ил автоматик рәвәштә җинаятьче ил итеп таныла ала", диде Җәмилев.

Җәмилевнең БМО Иминлек Шурасында чыгыш ясавы нәрсәне күрсәтә?

Беренчедән, дөньядагы иң зур халыкара оешмада кырымтатар мәсьәләсенең күтәрелүе аңа БМОда аерым игътибар булуын күрсәтә. Икенчедән, Мәҗлеснең төрле халыкара оешмалар белән элек-электән булган тыгыз элемтәләре юкка чыкмавы, Мәҗлеснең тышкы сәясәте оккупациядән соң кырымтатар халкын яклауда тагын да уңышлырак булуын күрсәтә. Бу эшнең төп авырлыгы Кырымга 5 ел дәвамында керү тыелган Җәмилев һәм Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров җилкәсенә төшә.

Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

Мәҗлес җитәкчелегенең менә шул тышкы сәясәте Русиядә җирле халыкларның, милли республикаларның хокуклары белән ничек теләсә, шулай уйнарга өйрәнгән Мәскәүне борчый. Аның өчен азсанлы кырымтатар халкының Мәскәү сәясәтенә каршы үзенекен үткәрүе көтелмәгән хәл булса кирәк. Бу активлыкны юкка чыгару өчен Мәҗлесне тыю, аны экстремист бер оешма итеп игълан итү гамәлләре дә инде тискәре нәтиҗәгә китерә башлаганын күрәбез. Мәҗлесне тыю омтылышлары белән Русия Кырымда кырымтатарларны милләт нигезендә дискриминацияли дигән тагын бер көчле аргументны Мәҗлескә Мәскәү үзе тапшырган булып чыга.

Кырымтатар Милли Мәҗлесе

Кырымтатар Милли Мәҗлесе – Кырымтатар халкы исеменнән карарлар кабул итәргә хокуклы булган башкарма оешма. Украина һәм Русиядә иҗтимагый-сәяси оешма буларак теркәлмәгән. Мәҗлес Кырымтатар халкы корылтаенда 1991 елда сайланды. Аның беренче рәисе Мостафа Җәмилев иде. 2013 елда Акмәчеттә Кырымтатар халкы корылтае үтте. Мәҗлеснең яңа рәисе итеп Рифат Чубаров сайланды. Мәҗлеснең вәкилчелекләре Төркия, АКШ, Романия һәм Болгарстанда бар.

​"Әгәр дә мәхкәмә Мәҗлесне тыю карары чыгара икән, без Мәҗлеснең вәкиллекләрен Брюссельдә, Нью-Йоркта БМО янында ачып җибәрербез", диде Чубаров. Мәҗлеснең моңа көче җитәрме дигән сорауга Җәмилевне БМО Иминлек Шурасына чакырулары, аның анда чыгышы билгеле дәрәҗәдә уңай җавап бирә дияргә мөмкиндер.

Мәҗлес тыелса да, аның үз эшен Бөтендөнья кырымтатар конгрессы аша дәвам итү мөмкинлеге кала. 2015 елның җәенда Төркиядә узган Бөтендөнья конгрессы утырышыннан соң аның эшчәнлеге активлашкан иде. Төркия, Румыниядәге кырымтатар диаспоралары Русия илчелекләре каршында кырымтатар хокукларының бозылуына протест чаралары уздырды. Төркиядәге кырымтатар оешмаларында язучылар, галимнәр һәм активистлар белән очрашулар ешрак оештырыла башлады.

Мәҗлеснең тышкы сәясәте Украинаның тышкы сәясәтенә тәңгәл килүенең ике якка да файдалы булуы, аларны берләштерә. Кырым мәсьәләсен дөнья күләменә чыгару өчен кырымтатар факторы Киевка төп һәм иң ышанычлы аргумент булып тора. Тик үзенең эчке сәясәтендә Киев кырымтатарларны тиешле дәрәҗәдә яклау өчен тиешле кануннарны, чараларны төрле сәбәпләрдән һаман да кичектерә килә. Шулай да, оккупациядән соң Киевның кырымтатарларга, Мәҗлескә ышанычы шактый артты. Элек, кырымтатарларга күбрәк хокуклар бирелсә, алар Украинадан аерылып, бәйсез булып аннары Төркиягә кушылырлар дигән сафсатаны кулланган кайбер украин сәясмәннәре инде үзләре Мәҗлес ярдәме аша Төркия белән эләмтәләрне җайларга тырыша.

Күптән түгел Украина президенты Петр Порошенко Төркия сәфәрен тулысынча диярлек кырымтатар мәсьәләсенә багышлады. Бу юлы Төркия Порошенконы кырымтатар әләмнәре белән каршы алды.

Узган көздә БМО Гомуми җыенында чыгыш ясаганда да Порошенко Кырымда кырымтатарларның хокуклары бозылуга аерым тукталган иде.

XS
SM
MD
LG