Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүнең Кырым сәясәте һәм Казан


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

23-24 апрель Кырымда "Мөселман илләре журналистлары цивилизацияләр партнерлыгы өчен" дигән IV халыкара форум үтте. Быел чара Кырымдагы мөселман тормышына багышланды. Әмма чит ил кунакларына Кырымда нахакка кулга алынган һәм югалган кырымтатарлар турында сөйләүче булмады.

Әлеге чараларны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге "Русия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме оештыра. Быелгы форум Кырымда ислам һәм мөселман тормышына багышланды. Форум ачылышында Миңнеханов һәм дә Кырым башлыгы Сергей Аксеновның сәламләү хатлары җиткерелде.

"Форумда Кырымдагы мөселман оешмаларының тәрәккыяте, мәчетләр төзелеше, дини белем бирү мәсьәләләренә игътибар ителде”, диде чарада катнашкан Кырым мөфтие урынбасары Әсадулла Баиров.

Төрле илләрдән килгән 60лап журналист үз илләрендәге динара вазгыять белән таныштырды. Кырымда кырымтатарларның сөргене аркасында туктап калган күп гасырлы ислам тәрәккыятен ничек дәвам итү турында фикер алышты.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

"Мондый форум Кырымда беренче тапкыр үткәрелгәнгә ул зур әһәмияткә ия. Кырым мөселманнары хакында дөрес булмаган мәгълүмат таралу фактлары бар, шуннан чыгып дөрес булмаган нәтиҗәләр дә ясала. Мөселман журналистларының Кырымга килеп, вазгыятьне үз күзләре белән күрүе Кырым һәм мондагы мөселманнар өчен зур әһәмияткә ия. Алар күргәннәрен үз илләрендә дөрес һәм туры итеп җиткерер. Ислам дөньясыннан килгән кунаклар безгә игътибар итсен, Кырым мөселманнарының ничек яшәгәнен күрсеннәр, алга таба хезмәттәшлек итү өчен үзара элемтәләрне торгызырга кирәк”, диде Баиров.

Мерьем Куку
Мерьем Куку

Әмма чит ил журналистларына Кырымда тоткарланган, экстремизм, террорчылык маддәләре нигезендә гаепләнгән, мәхкәмәгә тартылган, нахакка төрмәгә утыртылган, ФСБда кыйналган дистәләрчә мөселман, әтисез калган йөзгә якын бала, гаиләләр яшәгән шартлар турында сөйләүче, күрсәтүче булмады.

Ике елдан артык вакытлы изоляторда тотылган кырымтатар Эмир-Усеин Кукуның хатыны Мерьем Куку: "Безгә Кырымда мондый форум үткәрелүе хакында беркем хәбәр итмәде, килгән журналистлардан безнең кебекләр белән беркем очрашмады, мин үзем хәзер мәхкәмә утырышында", диде Азатлыкка.

Георгий Мурадов һәм Руслан Бальбек (у)
Георгий Мурадов һәм Руслан Бальбек (у)

Чарада Русия, Гарәп Әмирлекләре, Бангладеш, Ливан, Төркия, Марокко, Иран, Гыйрак, Казакъстан, Катар, Мисыр, Тунис, Сүрия, Баһрәйн, Кувәйт, Индонезия, Үзбәкстан, Җәзаир, Йәмән, Үрдүн - җәмгысе 22 илдән 60лап журналист катнашты. Кырымнан журналистлар юк дәрәҗәдә иде. Чыгыш ясаучылар арасында Кырымнан сайланган Русия думасы депутаты Руслан Бальбек, Кырым хөкүмәтенең Мәскәүдәге даими вәкиле вице-премьер Георгий Мурадов бар иде.

Форумның беренче утырышы 23 апрель Ялта янындагы Ливадиядә узды, 24 апрель чит ил кунаклары һәм журналистларга Акмәчеттә төзелүче зур җәмигъ мәчетен күрсәттеләр, Бакчасарайда реставрацияләнгән Ханнар сараена зиярәт оештырдылар.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Мөселман илләре журналистларын хакимият Кырымда очраклы гына тупламаган булса кирәк. Русиядә тыелган кырымтатар Мәҗлесе җитәкчеләре 2014 елдан соң куәт хезмәтләре кырымтатарларга карата кылган җинаятьләр хакында Европа илләрендә, халыкара оешмалырда даими белдереп килә, Русиянең гамәлләренә каршы төрле протестлар оештыру, резолюцияләр кабул итү, кертелгән санкцияләрне алмаска дигән таләпләр көчәя бара. Бу эшнең гарәп, мөселман илләрендә зәгыйфь алып барылуын искәртеп, Мәҗлес мөселман илләрендә эшчәнлекне якын арада җәелдерәчәген игълан иткән иде. Кырымда узган форум Мәҗлеснең шушы адымнарына каршы алдан әзерлек чарасы дип фараз итергә була.

Форумда Татарстан вәкиле Римма Ратникова
Форумда Татарстан вәкиле Римма Ратникова

Ливадиядә узган чарада Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары, Татарстан журналистлары берлеге рәисе Римма Ратникова та бар иде. Чарада катнашкан бер Кырым журналисты әйтүенчә, бу форумда Мәскәү һәм Русиянең башка төбәкләреннән килгән Казан татарлары шактый күп булган, ләкин Кырымда эзәрлекләнгән кырымтатар мөселманнары хакында беркем бер сүз ычкындырмаган.

БУ ТЕМАГА: Кырымда Татарстан десанты: "Зур планның бер өлеше"

Казан татарларын Кырым оккупациясен аклау максатында куллану - яңа әйбер түгел. 2014 елның мартында аннексияләнгән Кырымга килгән Татарстан делегациясе җитәкчесе президент Рөстәм Миңнеханов "Сез Кырымга Мәскәү кушуы белән килдегезме?" дигән сорауга: "Без авыр хәлдә калган дусларыбызга, кан-кардәшләребезгә ярдәм итәргә килдек. Әгәр без шундый вакытта килмәгән булсак, сез нәрсә әйтер идегез?" дип җавап биргән иде.

БУ ТЕМАГА: "Аралашсак бер-беребезнең кирәклеген тоячакбыз"

Миңнеханов җитәкләгән "Русия ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме бу юлы да халыкара форумны 2014 елдагы кебек "Кырым мөселманнарына ярдәм итү" ниятеннән оештырган булса кирәк. Һәм дә бу чараның Кырым башлыгы Сергей Аксеновның "Кырымтатарларның хокуклары бозыла дип әйтүчеләр – Кырымның дошманы" дигән сүзләреннән чыгып оештырылганына да шаккатасы юк.

XS
SM
MD
LG