Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда элекке имам Ремзи Куртнезировны йорт сагына утыртканнар


Акмәчетнең Русия контролендәге Киев районы мәхкәмәсе бинасы
Акмәчетнең Русия контролендәге Киев районы мәхкәмәсе бинасы

Ул 5 мартта узган тентүләрдән соң тоткарланды. Имам каты авырый.

6 мартта Акмәчетнең Киев районы мәхкәмәсе Җадра авылы мәчетенең элекке имамы Ремзи Куртнезировны йорт сагына озаткан. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" төркеме хәбәр итә.

Куртнезиров сакта 4 майга кадәр булачак. 4 майга кадәр тикшерү изоляторына кичә дүрт кеше җибәрелгән иде.

Куртнезиров каты авырый, шуда күрә аны СИЗОга утыртырга ярамый. Аерым алганда, ул өч инсульт кичергән, шикәр авыруы бар.

5 март иртәсендә Русия куәт оешмалары Бакчасарй һәм Җанкой районнарында 10 кырымтатар йортында тентүләр уздырды. Шул ук көнне активистлар Мемет Люманов, Азиз Азизов, Рустем Османов һәм Мустафа Абдурахмановны 4 майга кадәр тикшерү изоляторына җибәрделәр. Алардан тыш, мәчет янында яшәүче Энвер Халиллаев, Җанкой кешесе Нариман Аметов, имам Вахид Мустафаев һәм активист Арсен Кашка да тоткарланган иде. Әлегә аларга чикләү чарасы билгеләнмәде.

Тоткарланучылар Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнә. Аларның күбесе – күп балалы әтиләр.

  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
  • Русиядә тыелган, ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.
  • 2023 елда аннексияләнгән Кырымда кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары арткан. Бу хакта иҗтимагый оешмалар, хокук яклаучылар, адвокатлар һәм дә Украина президентының Кырымдагы вәкилләге белдерә. Украина президентының Кырымдагы даими вәкиле Тамила Ташева вәкиллек эшчәнлегенә нәтиҗә ясауга багышланган матбугат очрашуында 2023 ел ахырына Кырымда сәяси сәбәпләр белән иректән мәхрүм итүнең 191 очрагы теркәлгән, шуларның 123е - кырымтатар дип белдерде.

    Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

    "Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

    "Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

    Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.



🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG