Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Думасына Кырымны Украин ССРна тапшыруны канунсыз дип табу турында канун өлгесе кергән


Sota басмасы искәртүенчә, бу тәкъдим гамәлдәге кануннарны боза, чөнки норматив-хокукый актны гамәлгә яраксыз дип бары тик мәхкәмә аша гына танырга мөмкин.

Русия Думасы депутаты Константин Затулин һәм Федерация шурасы әгъзасы Сергей Цеков 1954 елда РСФСРның Украин ССРна Кырымны тапшыруын канунсыз дип табуны тәкъдим итә. Алар әзерләгән канун өлгесе Дума сайтында чыкты.

Sota басмасы искәртүенчә, бу тәкъдим гамәлдәге кануннарны боза, чөнки норматив-хокукый актны гамәлгә яраксыз дип бары тик мәхкәмә аша гына танырга мөмкин.

Соңгы елларда Затулин Кырымны Украинага тапшыруны гамәлдән чыгарырга кирәк дип кимендә өч тапкыр әйтте. Бу тәкъдимнәрне ул 2024 елның февралендә, 2023 елның апрелендә һәм 2017 елның ноябрендә ясады.

Былтыр җәй көне Затулин Украинадагы сугышның барышын кискен тәнкыйтькә тотты. Ул Русия Украинада алып бара торган "махсус операция"нең бер генә максаты да нәтиҗәләргә китермәде, ә кайберләре "бөтенләй мәгънәсен югалтты" дип белдерде. Ул кырысрак чараларга күчәргә чакырды, чөнки аның фикеренчә украин дәүләте бетәргә тиеш.

  • Константин Затулин Думаның әле беренче чакырылышы депутаты иде. Ул чакта ук Затулин Кырым белән Акъярның кемнеке булуы турында бәхәсләште. Русия җитәкчелеге белән Ливиягә бәйле тышкы сәяси фикерләр каршылыгы аркасында 2011 елда аны Дума комитеты рәисе урынбасары вазифасыннан алдылар, ул Думаның алтынчы чакырылышына сайланмады. Әмма 2016 елдан кабат парламентта.
  • Сергей Цеков Федерация шурасында аннексияләнгән Кырымны тәкъдим итә. Элегрәк ул дезертирлык, гаскәрне "кимсетү" һәм экстремизмга чакыру өчен Русия ватандашлыгыннан мәхрүм итү, сугыш башлангач чит илгә китеп, Кремль сәясәтен тәнкыйтьләүче русияләрнең милкен тартып алу кебек тәкъдимнәр белән чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG