Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тавыш бирүнең беренчел нәтиҗәләре: Путин Татарстанда — 88, Башкортстанда 90 проценттан артык тавыш җыйган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"ОВД-Инфо" мәгълүматынча, Русия президенты өчен тавыш бирүләр вакытында Русиянең 21 шәһәрендә  йөздән артык кеше тоткарланган. Иң күп тоткарланучылар — Казанда, кимендә 28 кеше диелә. Уфада 1 кешене тоткарлаганнар, Булат Халиков бюллетень тартмасына Навальный фотосын салмакчы булган.

Тавыш бирүләрнең беренчел нәтиҗәләренә күрә, Русия президенты сайлавында Владимир Путин Татарстанда — 88,74 процент, Башкортстанда 90,96 процент тавыш җыйган.

КПРФтан намзәт Николай Харитонов Татарстанда — 4,83 процент, ЛДПРдан намзәт Леонид Слуцкий — 3,93 процент, "Яңа кешеләр" фиркасеннән намзәт Владислав Даванков — 1,53 процент тавыш алган.

Башкортстанда исә КПРФтан намзәт Николай Харитонов өчен — сайлаучыларның 3,64 проценты, ЛДПРдан намзәт Леонид Слуцкийга — 2,61 процент, "Яңа кешеләр" фиркасеннән намзәт Владислав Даванковка — 1,93 проценты тавыш биргән.

Владимир Путин Русия президенты сайлавында җиңде.
Казан вакыты белән иртәнге 8:40 сәгатькә беркетмәләрнең 99,6 процентын саналган. Аларга күрә Путин 87,31 процент тавыш җыйды. Бу аның бишенче мөддәте булачак, һәм ул 2030 елда төгәлләнергә тиеш.

Русия президенты өчен тавыш бирү Украинадан басып алынган төбәкләрдә һәм аннексияләнгән Кырым белән Акърда (Севастополь) да барды. Көнбатыш илләре оккупацияләнгән җирләрдә сайлау уздыруны хөкем итеп чыкты. Андагы тавыш бирүләрнең нәтиҗәләрен танымаячаклар. Бу төбәкләрдә яшәүчеләр тавыш бирергә мәҗбүр итеп, басым ясадылар дип сөйләде.

Сайлаучыларның хокукларын яклаучы "Голос" хәрәкәте тавыш бирүләр барышында да, тавышларны санаганда да күп санлы хәрәмләшүләр булуын язды. Ә президент кампаниясен хәзерге Русия тарихында "иң эчтәлексезе иде" дип атады.

  • Тавыш бирүләр барган өч көндә берничә тапкыр бюллетеньнәрне бозу очраклары теркәлде: аларга зелёнка яки буяулар түктеләр, яндырмакчы да булдылар.
  • Русия эчке эшләр министрлыгында белдерүләренчә, 60тан артык җинаять эше ачылган, 150 административ беркетмә төзелгән. Күпчелек җинаять эшләрен теракт турында ялган хәбәр бирү һәм сайлаучыларның хокукларын тормышка ашыруга комачаулау кебек маддәләр нигезендә ачканнар.
  • "ОВД-Инфо" мәгълүматынча, Русия президенты өчен тавыш бирүләр вакытында Русиянең 21 шәһәрендә йөздән артык кеше тоткарланган. Иң күп тоткарланучылар - Казанда, кимендә 28 кеше диелә. Алар арасында Азатлык алдан хәбәр иткәнчә, "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлекчәсе башлыгы Руслан Зиннәтуллин, активистлар Зөлфия Ситдыйкова һәм Вера Отрешко, "Гражданлык инициативасы" активисты Азат Шәехов та бар иде.
  • Уфада бер кешене - Булат Халиковны тоткарлаулары билгеле. Ул бюллетеньнәр тартмасына Алексей Навальныйның фотосын салмакчы булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG