Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга дроннар һөҗүме: халык социаль челтәрләрдә ни яза?


Дрон һөҗүме нәтиҗәсендә "Алабуга-Политех" көллияте тулай-торагына зыян килгән
Дрон һөҗүме нәтиҗәсендә "Алабуга-Политех" көллияте тулай-торагына зыян килгән

Кичә Алабуга белән Түбән Камага дроннар килеп төште. Халыкның бер өлешен бу хәл борчуга салса, икенчеләре паникага бирелмәскә чакырды. Азатлык социаль челтәрдәге язуларны барлады.

2 апрель иртәсендә Татарстанга — Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле беренче тапкыр — дроннар һөҗүм итте. Беренче дрон Түбән Каманың ТАНЭКО ширкәтенә төшкән. Шәһәр мэры Рамил Муллин РЭБ системы дронны тотып калган, зыян күрүчеләр һәм җимерелүләр юк дигән иде. Ләкин Reuters агентлыгы дрон нефтьне беренчел эшкәртү корылмасына килеп төшкән дип язды. Ул моны таралган фотоны анализлап, шундый нәтиҗәгә килгән.

Татарстанга дроннар һөҗүм итте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:59 0:00

Тагын ике дрон "Алабуга" икътисади зонасы җирлегенә очып килгән. Mash телеграм-каналы язуынча, беренче дрон зыян салмаган, бары якындагы тәрәзәләр генә ватылган. Шуннан соң тиз арада студентларга тулай-торактан чыгарга кушылган. Икенче дрон төшкәндә тулай-торакта кеше калмаган, шул сәбәпле генә корбаннар булмый калган диелә. Алай да Татарстан президенты матбугат хезмәте 13 кешенең яралануын әйтте. Аларның барысы да – студентлар.

Азатлык сөйләшкән бер ханым (иминлек максатыннан исемен язмыйбыз) әйтүенчә, аның улы да шул тулай-торакта яшәгән.

"Аларга бернинди зыян килмәде. Хәзер улымны Чаллыга алып килделәр, психологлар ярдәм күрсәтә", диде.

Гомумән "Алабуга-Политех" көллияте студентларын бернинди мәгълүмат таратмагыз дип кисәткәннәр.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Журналистлар Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Шахед" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр, аларның күбесе – балигъ түгел дип белдерде.

Хәрби-хокук тикшерүләр үзәге җитәкчесе Александр Мусиенко Татарстандагы "Шахед" дроннары җитештерүче заводлар Украинаның кораллы көчләре өчен һөҗүм һәдәфе булып тора дип белдерде.

"Бөтенесе дә халыкара хокук нормаларына ярашлы. Украинаның хәрби объектларга һөҗүм итеп, саклану хокукы бар", диде ул "Настоящее время" телеканалына.

Һөҗүмнәрдән соң, социаль челтәрләрдә татарстаннар дроннарның республикага очып килә алуына аптыраш белдерде.

"Вконтакте"да шигырь язучылар да күренә башлады.

"Вконтакте"да мондый һөҗүмнәр вакытында ни эшләргә дип киңәш сораучылар да күренде. Бомбадан качу урыннары турында сөйләшүләр артты.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Бу җиһазлар Русия коралларына "Герань-2" исеме белән кертелде.
  • Июль башында "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube каналы Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында пилотсыз очу аппаратлары җитештерүгә багышланган тикшеренү чыгарган иде.
  • Журналистлар Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Shahed" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр, аларның күбесе – балигъ түгел дип белдерде.
  • Белгечләр Украина Алабугага кануни рәвештә һөҗүм итә алачак, Мәскәү Татарстанны махсус канга буярга тели дип кисәткән иде. Шул ук вакытта Татарстанда өлешчә хәрби хәл кертелергә мөмкин, ФСБ Татарстанда диверсантларны тагын да активрак эзләячәк дип фаразланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG