Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лилия Чанышеваның төрмәдә утыру вакыты 9,5 елга кадәр озайтылды


Лилия Чанышева. Архив фотосы
Лилия Чанышева. Архив фотосы

Адвокатлар Лилия Чанышеваны тулысынча акларга сораса, хөкемдар аңа төрмәдә утыру вакытын озайтты. Әлеге эш нигезендә гаепләнгән икенче активист Рөстәм Мөлековның хөкем карары үзгәртелмәде.

9 апрельдә Уфада Башкортстан Югары мәхкәмәсендә Навальныйның Уфа штабының элекке координаторы, активист Лилия Чанышеваның эше нигезендә мәхкәмә утырышы төгәлләнде. Хөкемдар Чанышеваны 9,5 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Мәхкәмә ябык тәртиптә узды.

2023 елның 14 июнендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тарафыннан 7,5 елга колониягә хөкем ителүен Русия прокуратурасы шикаять иткән иде. Прокурор активистка 10 ел колония сорады.

Лилия Чанышеваны адвокат Сергей Макаренко яклады. Яклаучылар аның хөкем карарын юкка чыгаруны һәм тулысынча аклауны сорады.

Тоткынның ире Алмаз Гатин мондый карар чыгуын көтмәгән.

"Хакыйкәт өчен көрәшергә туры киләчәк. Мин хөкем карарын ничек бар, шулай калдырырлар дип уйлаган иде. Әмма менә ничек булды", дип әйтте ул мәхмәдән соң RusNews-ка.

Беренче карардан соң Чанышева Перьм өлкәсе Березняки саласында урнашкан 28нче колониядә тотылды. Күптән түгел аны Уфаның беренче изоляторында күчерделәр.

Алмаз Гатин ире Лилия соңгы дүрт айда колониядә каты авырды дип белдергән иде.

— Лилия авырды, сәламәтлеге нык какшады, аңа соңгы дүрт ай авыр бирелде. Изоляторга аңа ризыклар бирә алдым. Хатынымны 9 февральдән бирле күрмәдем. Ничек аны хәле — белмим. Әмма ул нык торырга тырыша, — дип сөйләгән Алмаз Гатин RusNews-ка. — Аны Уфаның 1нче тикшерү изоляторына 4 мартта китерделәр. Самардагы кассация мәхкәмәсе карары белән моңа кадәр чыгарылган апелляция карарлары юкка чыгарылды. Уфада яңа апелляция каралачак. Прокуратура аңа мәхкәмә чыгарган карар белән риза булмады. Минем хатыным гаепле түгел. Лилиянең эше тарихта калачак. Ул юридик институтлар кысаларында гына карала торган эш түгел. 8 апрельдәге чыгарылган карар белән тагын меңләгән кешеләрнең язмышы хәл ителәчәк.

Бүген шулай ук әлеге эш нигезендә активист Рөстәм Мөлековка карата да хөкем карары чыкты. Башкорстанның Югары мәхкәмәсе моңа кадәр аңа чыгарылган хөкем карарын үзгәрешсез калдырды.

Рөстәм Мөлеков — I төркем инвалиды. Гемодиализга дучар кеше. Аңа да 2,5 елга төрмәгә хөкеме чыгарылды. Ул экстремистик гамәлләр кылуга чакыруда гаепле диелде. 2024 елның гыйнварында Башкорстанның Югары мәхкәмәсе Мөлековның шикаятен карады һәм иреккә чыгарудан баш тартты. Рөстәмнең якыннары Мөлековка ачылган җинаять эше һәм хөкем карары махсус оештырылды дип белдерде.

  • Лилия Чанышева 2023 елның 14 июнендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тарафыннан 7,5 елга колониягә хөкем ителде. Ул Пермь өлкәсенең Березняки бистәсендә урнашкан 28нче колониягә этап белән җибәрелде.
  • Баш прокуратура Лилия Чанышевага карата чыгарылган хөкем карарын "йомшак" дип санады. Былтыр ноябрьдә Русия баш прокуроры урынбасары Игорь Ткачев Лилия Чанышева эше белән бәйле шикаятьне яңадан карауны сорады. Ул Уфаның Киров районы мәхкәмәсенә кассация гаризасы тапшырды.
  • 4 мартта Самардагы алтынчы кассация мәкхәмәсе Русия баш прокуратурасы таләбен канәгатьләндереп, Навальныйның Уфадагы элекке координаторы Лилия Чанышева һәм активист Рөстәм Мөлеков эшен кире карау өчен Башкортстан Югары мәхкәмәсенә җибәрү турында карар кабул итте.
  • Чанышева, Мөлеков һәм аларның адвокатларының гаепләү карарын гамәлдән чыгару мөрәҗәгатен мәхкәмә кире какты.



🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG