Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 04:51

Бөтендөнья уйгыр конгрессы рәисенең баш киңәшчесе Әркин Алптекин белән әңгәмә

Кытай хакимиятенең информацияне тыюына карамастан, сез Көнчыгыш Төркестандагы милләттәшләрегез белән элемтәдә торасыздыр. Андагы хәлләр турында сездә нинди соңгы мәгълуматлар бар?

Вәзгыять бик киеренке, Өремчедән соң, Кашгар, Хотән һәм Яркәнт шәһәрләрендә урамга чыгу тыелган, бу шәһәрләрдә иминлек көчләре арттырылды, беркем дә урамга чыга алмый, хәрби машиналар һәм танклар тирә-юньне күзәтә. Полиция бик күп шәһәрләрдә өйләргә кереп, протест чараларына катнашкан яисә катнашуы ихтимал булган яшьләрне эзләп кулга алды. Хатын-кызлар кулга алынган якыннарын эзләп, аларны иреккә чыгаруны сорый. 1500-2000ләп уйгыр яшьләренең кулга алынуы белдерелә.

Хәзер күрше-тирәдә яшәгән кытайлар урамнарга чыга башлады. Өремче тирәсендә яшәгән кытайлар кулларына таяк тотып, Өремче үзәгенә барып уйгырларның малларына, кибетләренә һәм машиналарына һөҗүм ясаган. Килгән хәбәрләр арасында шушы кытайларның урамнардагы уйгырларга да һөҗүм итеп аларны кыйнавы белдерелә.

Бүген урамнарга чыккан шул хан кытайларының кайберләре кулларына утлы корал да тоткан, алар уйгырларга каршы шигарләр кычкыра дигән хәбәрләр дә килде. Төбәккә кертелгән Кытай гаскәре аларны туктатмый мени?

Әлегә кадәр беркем аларны туктатмады, аларның күпчелеге пинг-туан дип аталган, элек армиядә эшләгән, хәзер уйгыр җирләрендә хөкүмәт тарафыннан бүлеп бирелгән җирләрдә сәүдә һәм авыл хуҗалыгын контроль иткән кытайлар һәм аларның үз кораллары бар.

Кытай хөкүмәте барлык бу чуалышлар читтән, атап әйткәндә, Дөнья уйгыр конгрессы тарафыннан оештырылган дип килә. Протест чараларының күләменә карасаң, моңа бөтенләй башка сәбәпләр булырга мөмкин дип әйтеп буламы?


Соңгы 60 елда Кытай Шәркый Төркестанда булган барлык ризасызлык чараларында гел тышкы көчләрне гаепләп килде. 1950 елларда моны американ агентлары оештырды дип әйтсә, 1960 елда Кытайның Советлар белән арасы бозылгач, аларны совет һегомониясын яклаучылар буларак атады, соныннан боларга яңа терминнар өстәлде, гысянчы, фундаменталист, мәнфәгатьче һ.б...

АКШтагы 11 сентябрь вакыйгаларыннан соң исә "террорчылык" сүзе киң кулланышка керде. Шул көннән башлап бүгенге кадәр үз шәрәфе белән яшәүне таләп иткән барлык уйгыр халкына бу исем ябыштырылды. Һәм аларга террорист мөгамәләсе күрсәтелә башлады. Соңгы протестларның сөргендәге уйгыр милли җитәкчесе тарафыннан оештырылуын алга сөргән гаепләүләр барсы да ялган.

Өремчедәге протест чаралары үзләренең киңкүләмле булуы, аларда бик күп кеше катнашуы белән игътибарны җәлеп итте. Шуңа да карамастан, уйгырларның чын проблемалары турында әллә ни мәгълүм түгел. Көнбатыш мәгълумат чараларына ул бөтенләй билгезез дияргә була. Бигрәк тә Тибеттәге хәлләрнең бик зурлап яктыртылуын исәпкә алганда. Уйгырларның үз кеше һәм мәдәни хокукларын яклап көрәшүенә Көнбатышта тиешле игътибар бирелмәвен нәрсә белән аңлатып була?

Бер вакыт минем танышым, американ журналисты миннән сораган иде – ни өчен буддист Тибетка шул хәтле зур игътибар бирелә, ә менә сезгә нигәдер – юк. Һәм ул үзе үк соравына җавап та бирде – чөнки сез, уйгырлар – мөселманнар, ә менә буддистлар беркайчан да христианнар, ягъни Көнбатыш белән каршылыкка кермәгән, ислам исә христианлык белән һаман бәрелешеп торган. Бу төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Ә икенчесе исә - уйгырларда Далай Лама кебек дөньякүләм танылган, харизматик лидер юк, дигән иде шул журналист. Минемчә, аның шушы сүзләрендә шактый хаклык бар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG