Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай Көнчыгыш Төркестанны тәмам "япты"


Кытай хакимиятләре Синҗан-Уйгыр районы үзәгендә комендант сәгате кертте. Өремчедә чуалышлар һәм көч куллану сишәмбе көнне дә дәвам итте.

Кытай хакимиятләре Синҗан-Уйгыр районы үзәгендә коммендант сәгате кертте. Өремчедә чуалышлар һәм көч куллану сишәмбе көнне дә дәвам итте.

Сишәмбе иртә белән, якшәмбе көнне булган каршылык чараларында кулга алынган кешеләрнең иреккә чыгарылуын сорап, уйгырлар каршылык чарасы уздырды. Гәрчә полиция халыкны урамга чыгарга тыйган булса да.

Кытай рәсми хабәр агентлыгы Өремчедә булган хәлләрне "зур чуалыш" дип атый. Шинһуа хәбәр агентлы Көньяк тимер юллары станциясе тирәсендә һәм хастәханәләрдә күп санда кешенең җыелуын белдерә.

Кытай белән уйгырлар - урамнарда

Кытай белән уйгыр төркемнәре арасында чуалышны туктату өчен полиция халыкны су һәм күз яше чыгаручы газ белән куды. Reuter хәбәр агентлыгы белдерүенчә, кайберәүләре кулларына утлы корал тоткан һәм уйгырларга каршы шигарләр кычкырган.

Рәсми мәгълүмат агентлыгы урамнарда үз хәбәрчеләренә таш белән һөҗүм булуларын хәбәр итте.

Өремчедә ике көн дәвам иткән чараларда, кытай мәгълүмат чаралары белдерүенчә, кимендә 156 кеше үтерелгән, 1080 кеше яраланган.

Кытай һәм уйгырлар каршылык чараларын башлауда бер-берсен гаепли.

Кытай тышкы көчләрне гаепли

Кытай хакимияте протест чараларының тышкы көчләр тарафыннан оештырылуын алга сөрә. Алар сөргендәге уйгыр корылтаен гаепли.

Бөтендөнья уйгыр конгрессы башлыгы Рабига Кадири Кытай рәсмиләре белдергән гаепләүне кире какты,

"Халыкның үз хокукын сорап тыныч кына алып барган протестын Кытай хакимияте тәртипсезлек дип атап, “аны Рабига Кадири оештырды” дип мәгълүмат таратты. Мин аны оештырмадым, моңа мөмкинлегем дә юк. Протест чараларына Кытай үзе сәбәпче. Кытай хөкүмәте 60 елдан бирле кытайда яшәгән азчылык халыкларга көч куллана. Монда бары тик уйгырлар гына түгел, монда яшәгән барлык төрки һәм азчылык халыкка кылган золымнары меңләгән кешене төрмәләргә ябып үтерүе, сорау алмыйча гаепләүләре моңа сәбәп булды. Хәзер халык дөньяда демократия булуын аңлаганнан соң, халык үз хокукына дәгъва белдереп урамга чыкты.

Протестның сәбәбе...

Cөргендәге Бөтендөнья уйгыр конгрессының урынбасары Асгар Җан “Азатлык”ка әйтүенчә, вакыйгаларга Кытайның Гоандонг вилаятендә уенчык җитештүче бер ширкәттәге низаг сәбәпче булган.

“26 июньдә әлеге корылмада эшләгән кытайлылар бергәләп, анда эшләгән уйгырларга һөҗүм итә һәм аларны үтерә. Кытайлар үлгән уйгырлар санын 3 дип күрсәтә, безгә килгән мәгълүматларда анда 20 кеше булган", диде.


Көнчыгыш Төркестандагы вәзгыять турында, Бөтендөнья уйгыр корылтае башлыгының төп киңәшчесе Әркин Алптекин белән әнгәмә (инглизчә)
XS
SM
MD
LG