Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җырчы Салават: “Татар теле өчен сугышырга, баш күтәрергә кирәкми”


Салават Фәтхетдинов
Салават Фәтхетдинов

Җырчы татар телен белмәүдә президентны гаепләмәскә һәм сәбәп эзләмәскә кирәк дип саный.

Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов татар телен гаиләдә сакларга һәм әлеге мәсьәләне сәясиләштермәскә чакырды. Бу хакта ул "Мәскәү — Татарстан күпере" IX Мәскәү яшьләр форумында белдерде. Җыенда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

"Татарстанда татар теле турында бик күп сөйләшүләр бара. Елдан-ел татарча сөйләшүчеләр кими. Күпләр борчыла, кемдер баш күтәрә, кемдер яза. Миңа калса, сугышырга да, баш күтәрергә дә, кычкырырга да, урамга байрак күтәреп чыгарга да кирәкми. Тел саклансын өчен бары ул телдә сөйләшергә кирәк, һичьюгы өйдә. Әгәр өйдә тәртипсезлек икән, без президентны гаепли һәм сәбәп эзли башлыйбыз. Сәбәбе — өйдә", диде җырчы.

Ул чын татар урысча акцент белән сөйләшергә тиеш, дип тә шаярды.

Шул ук вакытта Салават Фәтхетдинов чит илләрдә урыс телен кабул итмәү очраклары булуын, бу очракта татар теле ярдәмгә килүе турында сөйләде. Ул элек БДБ илләренең берсендә (исемен атамады) Татарстаннан 5-6 кеше автоузышлар буенча чемпионатта катнашуын искә төшерде. Анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан. Кунакханәдә үзара урыс телендә сөйләшү сәбәпле аларны кабул итмәгәннәр.

"Ресепшнда 8 кеше үзара урысча сөйләшәбез, ләкин отельгә урнаштырмыйлар, теркәмиләр, безне күрмиләр. Берничә тапкыр мөрәҗәгать итеп карадык. Артан Рөстәм Миңнеханов килде дә: "Үзебезчә генә татарча сөйләшегез", диде. Татарча сөйләштек һәм теркәделәр", дип искә алды ул.

"Русия күпмилләтле булуы белән көчле, әмма мин Татарстанны яратам", диде ахырдан Салават Фәтхетдинов.

Март башында Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Русия президенты сайлавында Владимир Путин намзәтен хуплап чыкты һәм аның ышанычлы заты булды.

• 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы аркасында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
• 2022 елда Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы һәм соңрак Русиядә мобилизация игълан ителү сәбәпле Татарстаннан да күп кеше күчеп китте. Китүгә милли хәрәкәт вәкилләрен, журналистлар һәм активистларны эзәрлекләүләр этәрде. Республикада милли проектлар дәүләтләште һәм активистларга карата басым артты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG