Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда тоткыннарны экстремист символиканы кабат күрсәткән өчен җинаять җаваплылыгына тарта башлаганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Моңарчы тыелган татуировкалар өчен республикада тоткыннарга штраф кына салалар иде. Ә быел ел башыннан "наци атрибутикасын яки экстремист оешмалар символикасын җәмәгатьчелеккә күрсәтү" турында дүрт җинаять эше ачылган. Бу тоткыннар Казандагы, Яшел Үзән, Әлмәт һәм Чистайдагы колонияләрдән диелә.

Татарстан колонияләрендә наци һәм экстремист символика күрсәтеп йөрүче тоткыннарга каршы беренче тапкыр җинаять эшләре ача башлаганнар. Бу хакта Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте җиткерде, дип яза "Бизнес Online".

Ел башыннан "наци атрибутикасын яки экстремист оешмалар символикасын җәмәгатьчелеккә күрсәтү" (Җинаять кодексының 282.4 маддәсе) нигезендә дүрт җинаять эше ачылган. Бу тоткыннар Казандагы, Яшел Үзән, Әлмәт һәм Чистайдагы төзәтү оешмаларыннан диелә. Аларны дүрт елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Былтыр Татарстан колонияләрендә бу әйбер өчен 89 тоткынга җәза бирелгән. Аларны "наци яки башка тыелган символиканы җәмәгатьчелеккә күрсәтү" административ маддәсе нигезендә җаваплылыкка тартканнар. Җәзаларны үтәү федераль хезмәтендә әйтүләренчә, җәза бирелгәннән соң күпчелек тоткыннар татуировкаларын бетерә.

Бу елның гыйнварыннан башлап исә шушы ук административ маддә нигезендә Татарстан колонияләрендә 25 тоткынга җәза бирелгән.

  • Былтыр ноябрьдә Азатлык Минзәләдә ике тоткынга наци татуировкалары өчен штраф салуларын язган иде. Берсенең җилкәсендә свастика ясалган, икенчесенең тезендә сигез очлы йолдыз булган, ул Русиядә тыелган АУЕ агымының символы булып тора.
  • Ике тоткын да гаебен таныган иде. Свастикалысы татуировкасын 20 ел элек, төрмәдә утырганда ясатуын әйткән. Аны кибеттән бер кап чәй урлаган өчен хөкем иткән булганнар. Икенче ир исә йолдызны мәгънәсен аңламыйча 1980нче елларда ясаткан булган. Тоткыннарга мәхкәмә административ хокук бозган өчен меңәр сум штраф салган дип хәбәр ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG