Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:43

Төркиянең тышкы сәясәтен тикшергән ТВ тапшыруында Төрекиянең элекке тышкы эшләр министрлары хәзерге җитәкче Давутоглу сәясәтенә ун дәрәҗәдән "сигезле" бирде.

Әле узган апрель аенда премьер Тайип Эрдоган тарафыннан илнең тышкы эшләр мнистрлыгына тәкъдим ителгәнче, төрек тышкы сәясәте артында торган төп шәхәсләрнең берсе Давутоглу иде. Хәтта кайбер сәясәт белгечләре аны АКШ сәясәтендәге зур шәхес Киссинджер белән дә чагыштыра башлады.

Кайберәүләр зур уңыш казанган кешеләрне дөньядагы башка мисаллар белән чагыштыруны яратса, Давудоглу башкалар белән чагыштыруны бик хупламый.
51 яшьлек сәясәт фәне профессоры Әхмәт Давутоглу, АК партия хакимиятенең 2002 елдан башлап алып барган тышкы сәясәтенең фикер башлыгы. Аның тышкы сәясәт үрнәге - күрше илләр белән проблемаларны "бөтенләй" бетерү. Моны эшләгәндә шулай ук элеккечә, көнбатыш белән мөнәсәбәтләр дә сакланырга тиеш. Бу аның тышкы сәясәттәге ике зур максаты.

Төркиянең Әрмәнстан килешүе дөнья матбугатында зур урын алды. Чөнки бу сәясәт башта көнбатыш, Русия һәм халыкара җәмәгатьчелекнең күпчелек өлеше тарафыннан хупланган сәясәт иде. Ике ил арасындагы гасырлык дошманлыкны бетереп, чикләрне ачкан әлеге проект, әле ике илнең дә парламенты тарафыннан расланырга тиеш.

Төркия һәм Якын көнчыгыш сәясәте

Әлеге адым Давутоглуның шәхси планы һәм тырышлыклары белән гамәлгә ашты. Нәкъ 2008 елда моңа охшаш сөйләшүләр Израил һәм Сүрия белән башланган иде. Ул Якын көнчыгыш тынычлык планында беренче адым булды. Ләкин Анкараның Якын көнчыгыш сәясәтендәге бу тырышлыгы, Буш хакимиятендә шик тудырды.

Моннан кала Көнбатыш та Төркиянең Русия һәм Иран белән яхшы мөнәсәбәтенә каш җыерып карый башлады. Шул ук вакытта Эрдоган Израилнең Газзә һөҗүмен тәнкыйтьләп, ике атна элек Төркиядәге НАТО һава күнегүләрендә Израилне чикләштерүе, Вашингтон һәм Европадагы консервативлар алдында, Төркиянең Израил белән элекке яхшы мөнәсәбәтен сорау астына куйды.

АКШ сәясәт белгече Михаил Рубин соңгы көннәрдә моңа өстәп, "әгәр Израил Иранга һөҗүм итә калса, Төркия Иранны яклар" дигән карашын белдерде.

Төркиянең күршеләре арасында кызыл исемлектәге Иран һәм Сүрия белән дә араларын якшыртуына Көнбатыш шикләнү белән карый. Аның бу адымы, Төркиянең озак еллардан бирле көнбатышка булган тугърылыгына тап төшерә диелә. Төркиядәге оппозиция дә АК партия хакимиятенең көнбатыштан йөз бора башлавын алга сөрә.

Ләкин Давутоглу, Төркия сәясәтенең башка якка борылу нияте юк, ди. Аның фикеренчә, бер илнең күршеләре белән мөнәсәбәт һәм хезмәттәшлеген арттыруы көнбатыш мәнфәгатенә булачак.

Госманлы таркалып, 1923 елда Төркиядә җөмһүрият төзелү белән, ил йөзен тәмам көнбатышка борган, күршеләр белән мөнәсәбәткә игътибарсыз калган иде. Давутоглу хәзер Төркиянең яңа тышкы сәясәтен - Германиянең 1960 еллардагы "Ост-политика"сына охшата һәм бу адымны ул сәясәтнең төрек варианты дип атый.

Төркиянең көнбатыш сәясәте

Моннан 10 ел элек дөнья күргән "Сратегик тирәнлек" дип аталган китабында Давудогълу, Төркияне "Европа кыйтгасы вә аның мәдәниятенең табигый бер өлеше" буларак телгә ала.

АКШ президенты Барак Обаманың сүзенә аваздаш Давутоглу, Анкара белән Вашингтонның инде "модель хезмәттәшлек" сәясәте башлавын әйтә. Төркиянең төбәк сәясәте һәм күрше илләр белән мөнәсәбәте алга таба "тарафларның уртак мәнфәгатенә әйләнергә тиеш" дигән максат куя Давудогълу.

Давутоглу һәм Эрдоган карашлары нигездә бер-берсенә охшаш. Икесе дә дини карашта һәм консерватив мохиттән килә. Ләкин күрше илләр белән мөнәсәбәтләрне җайлаштыру, Якын көнчыгыш төбәгендә әүзем роль башкару идеясенә кайтканда, моның асылында башкалар фаразлаганча, тарихи фактлар түгел - мәнфәгать ятарга мөмкин дигән караш та бар.

Нәтиҗәдә Эрдоган һәм Давутоглу илне энергия коридорына әйләндерү планы, миллиард доллар гарәп инвестициясен үзенә җәлеп итте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG