Accessibility links

Мөфтиләр шурасы Мәскәүдә ун яңа мәчеткә җир эзли


Русия Мөфтиләр шурасы рәис урынбасары Рушан Аббясов
Русия Мөфтиләр шурасы рәис урынбасары Рушан Аббясов

Мөфтиләр шурасы рәис урынбасары Рушан Аббясов Мәскәү хакимиятләре белән ун яңа мәчет өчен урын эзләү баруын белдерә.

Русия мөфтиләр шурасы Мәскәүдә яңа мәчетләр төзү өчен башкала хакимиятләре белән урын сайлау эшләре алып бара. Мөфтиләр шурасы рәис урынбасары Рушан Аббясов Азатлык радиосына Мәскәүдә тагын ун яңа мәчет төзү өчен урын эзләнүен белдерде.

Русия башкаласында мөселманнар арта барганда мәчетләрнең җитешмәве турында дини җитәкчеләр даими әйтеп килә. Узган Корбан бәйрәмендә күп кенә мөселманнарның бәйрәм намазын салкын һавада һәм юеш асфальтта укырга мәҗбүр булуы мәчетләр кытлыгы проблемын тагын бер мәртәбә күрсәтте.

Моңарчы Мәскәүнең Текстильщики яки Митино бистәләрендә мәчет төзү проектлары инде расланган булса да, ул төзелешләргә каршы митинглар оештырылу сәбәпле төзелешләр кире кагылган иде. Ул митингларда кайбер радикал православ оешмалары да катнашып Русия башкаласында бер яңа мәчет тә төзүгә юл куймаячакларын белдерде. Күпләре мәчетләр җитмәүгә зарланучы мөселманнар каян килгән булсалар шунда китеп мәчетне шунда төзесеннәр, дигән шигарләр кычкырды.

Мондый протест чаралары гадәти хәлгә әверелгәндә Мәскәүдә яңа мәчет төзү мөмкин булмаган нәрсә булып күренә башлады. Шулай да Мөфтиләр шурасы өметен өзми. Рушан Аббясов әйтүенчә, берәр районда мәчет өчен урын табылса, мөфтиләр шурасы төзелеш рөхсәте алу эшләре белән бер үк вакытта анда яшәүче кешеләр белән килештерү эшләрен дә башлаячак. Әгәр анда яшәүчеләргә тиешенчә аңлату эшләре алып барылса, алар төзелешкә каршы чыкмаячак, дип өметләнә Рушан хәзрәт.

Аның әйтүенчә, яңа мәчетләр өчен урыннар шәһәр үзәгеннән читтәрәк эзләнә. Бу, беренче чиратта, үзәктән читтә мөселманнар күпләп яшәгән районнардагы мөселманнарга бәйрәмнәр вакытында болай да тыгыннар күп булган үзәккә җыелу зарурлыгы булмасын, торган җирләренә якын урыннарда гына җыелсын өчен шулай ниятләнә.

Рушан хәзрәт ун мәчет төзү проектының кыска вакытлы проект булмавын, бу эшләрнең берьюлы башкарылмыйча озак елларга сузылачагын да әйтте. Мәскәүнең берәр бүлгесендә урын табылу белән төзелеш рөхсәтләре җыю, анда яшәүчеләр белән килештерүләр, аннан соң төзелеш башланачак, ул арада башка бүлгеләрдә дә урыннар эзләү дәвам итәчәк.

Мөфтиләр шурасы рәис урынбасары әйтүенчә, ун яңа мәчет проекты Мәскәү шәһәр башлыгы Сергей Собянинга инде җиткерелгән һәм шәһәр хакимияте мәчетләр җитмәү проблемын таный.

Күптән түгел Мәскәүдә яңа мәчет төзү турында башкала хакимиятләре белән сөйләшүләрнең уңай баруын Азатлык радиосына Мөфтиләр шурасыннан аерым эшчәнлек алып баручы Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов та белдергән иде.

Хәзергә Мәскәүдә Иран илчелегенең ислам үзәген санамаганда, дүрт мәчет бар. Шуларның берсе, үзәк Җәмигъ мәчете яңадан төзелә һәм ул бары 2015 елда гына ачылачак.

Урыс православ чиркәвенең Мәскәүдә инде 800-дән артык гыйбадәтханәсе бар һәм алдагы елларда тагын 200 чиркәү төзеләчәк.

Русия башкаласында яһүдләрнең 38 мәдәни үзәге һәм җиде синагогасы эшләп килә.

Татарстан яки Башкортстан кебек мөселман республикалары булмаган, мөселманнар читтән килгән кайбер Европа илләренең башкалаларында мәчетләр саны дистәләрчә мәртәбә артык. Парижда мәсәлән 75, Берлинда 80-нән артык, Лондонда 100-дән артык мәчет һәм ислам үзәге эшләп килә.
XS
SM
MD
LG