Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәфис Кашаповны сак астында тоту вакытын ике айга озайттылар


Рәфис Кашаповны изоляторда тоту вакытын ике айга озайттылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:52 0:00

Казанның Совет районы мәхкәмәсе тикшерүчеләр мөрәҗәгатен канәгатьләндереп ике ай ябып тотылган Рәфис Кашаповны сак астында тоту вакытын 27 апрельгә кадәр озайтты.

26 февральдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе татар милли хәрәкәте активисты Рәфис Кашаповны сак астында калдыру турында карар чыгарды. Тикшерү Кашаповны сак астында калдыру вакытын 27 апрельгә кадәр озайтуны сораган. Ике ай элек кулга алынган Кашапов 27 февральдә иреккә чыгарылырга тиеш иде. Бүгенге утырышта хөкемдар тикшерүчеләр мөрәҗәгатен канәгатьләндерде. Активистның адвокаты Хәмит Саматов бу карарны гамәлдән чыгаруны сорап өч көн эчендә мөрәҗәгать тапшырачагын әйтте.

Утырышта Кашаповның хатыны Нурзия Кашапова да бар иде. Ул тикшерү изоляторында утырган иренең хәле начараюын әйтте.

Рәфис Кашаповны 28 декабрьдә Чаллыда гаепләү белдерелмәгән килеш кулга алып Казанга озаткан иделәр. Аны гаепләү карарында Кашаповның бу елның 1 июленнән 11 декабренә кадәр ВКонтакте социаль челтәрендәге үз битендә язмалар чыгаруы әйтелә. Ала "Крым и Украина будут свободны от оккупантов", "Вчера Гитлер и Данциг, сегодня Путин и Донецк", "Защитим Украину и весь тюркский мир" һәм "Где Россия, там слезы и смерть" дип аталган диелә.

Шушы язмаларга карата бу елның 15 декабреннән комплекслы психологик, лингвистик, политологик тикшерүләрнең нәтиҗәсе дә билгеле. Нәтиҗә ясаучылар Рәфис Кашапов язмаларына бәя биреп, анда милләтара, динара, төркемнәр арасында нәфрәт һәм башка юнәлешләр, төрки төркемдә Русия хакимиятенә нәфрәт уята дигән һәм башка фикерләр тапканнар. Бу хакта кулга алу карарында, сорау алу беркетмәләрендә әйтелә. Кашаповка шушы язмаларга таянып Русия җинаятьләр кодексының 282нче матдәсенең беренче бүлеге нигезендә гаепләү белдерелә.

XS
SM
MD
LG