Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар-башкорт көрәшендә Татарстанга көндәш булмады


Муса Җәлил бүләгенә үткән бәйгенең җиңүчеләре - Казан шәһәренең Вахитов районы көрәшчеләре.

Шулай итеп әлеге турнирда әлләни көтелмәгән вакыйга булмады, башкала көрәшчеләре 2008 елның 17 февраленә үзләрен иң көчле итеп танытты. Беренче тапкыр буларак 130 кг авырлыктагы үлчәү категориясе кертелде. Моңарчы 100 кг авырлыктагы көрәшче 150 яки 170 кг авырлыктагы көрәшче белән бил алышты.

Яңа кагыйдә нигезендә, ягьни 130 кг нан югары авырлыкта җиңүче - Фаил Хәлилов. Ул Мамадыш районыннан. Шулай да Фаилнең җиңүе чынлап торып бил алышу белән бәйле түгел. Аның көндәше Рөстәм Мухамов келәмгә чыгуын чыкты, әмма Фаил аның биленә сөлге салуга, ике кулын күтәрде. Бу көрәшсез биреләм дигәнне аңлата иде.

Пәһлеваннар арасында көрәшмичә генә, җиңүче исеме Мамадыш егетенә бирелде. Бәйге барышында Азатлык хәбәрчесе иң зур авырлыкта батыр исеме алган Ф. Хәлиловтан яңа авырлык үлчәве һәм көндәшенең көрәштән баш тартуы белән кызыксынды:

“Яңа үлчәү авырлыгы кертү бик яхшы күренеш. Элек бит 170 килолы кеше 100 килолы белән көрәште. Монда җәрәхәт ясау куркынычы зур иде. Яңадан, кемдер, үзеннән 30-40 килога авыр булган көрәшче белән тартышырга куркып, сәләтен югалтты. Инде, көндәшемнең көрәшсез бирелүенә килгәндә, сәбәбен үзеннән сорагыз, берни әйтә алмыйм”.

Кызганычка ки, пәһлеваннар көрәшеннән баш тарткан Мухамовны көрәш залында бүтән күрмәдем. Иң зур тамашаны карый алмаган халык Мухамовны көрәшсез бирелүен үзенчә фаразлады. Бәйге тәмам. Татар көрәшчеләре турында язучы журналист Атлас Гафиятов һәм турнирны оештыручыларның берсе булган “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров фикерләре:

“Шушы боз сараендагы турнир яхшы оештырылган иде. Берничә бәйге монда 1987 елда ук булды. Менә хәзер алдагы елларда ярышны шушында уздыру турында сүз бара”, ди Гафиятов.

“Чын мәгьнәсендә бәйрәм булды. Көрәш бик матур, сокланырлык үтте. Тамашачы буларак рәхәтләнеп ял иттем” - бусы Сәфәров сүзләре.

100 кг авырлыкта батыр калган Чаллы егете А. Гилаев турнирның яңа рекордын куйды. Ул шушы бәйгеләрдә 10 тапкыр батыр исемен алды.

Командалар арасында Чаллылар 2 урында. 3 урын Арчада, балтачлар 7 нче урында. 1964-нче елдан бирле Балтач командасы барлыгы 13 тапкыр җиңеп, гомүм исәптә беренче урында тора. Команда җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин:

“56 команда арасында 7-нче урын начар түгел. Ике егетебез үз авырлыкларында батыр калды. Татарча көрәш белән бик күп районнар кызыксына башлады. Шуңа җиңүләр авыр бирелә”.

Бәйгедә соңгы ике урынны Бөгелмә һәм Менделеев районнары алды. Сембер өлкәсе көрәшчеләре 46-нчы, оренбурлар 48-нче, Мәскәүләр 53-нче урында. Чакыру җибәрелгән булса да, Башкортстан көрәшчеләре Чаллыга килмәде.
XS
SM
MD
LG