Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Иранга каршы чикләүләрне хуплады


Русия БМО Иминлек Шурасының Иранга белдергән чикләүләргә кушылуын белдерде. Бу хактагы фәрманга президент Дмитрий Медведев кул куйды.

Санкцияләр турында резолюцияне кабул иткәндә, шураның даими 5 әгъзасе һәм Германия, проблеманы сөйләшүләр юлы белән чишү кирәклеге турында белдерде.

Иран сөйләшүләрдән баш тартты һәм үзенең атом программасы турындагы мәсәләне бары тик халыкара атом идарәсе белән хәл итәчәген белдерде.
XS
SM
MD
LG