Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Шпион" католикка Мәрҗани нигә?


Мәрҗанигә багышлап халыкара фәнни җыелыш ачылды. Аңа кайчандыр Русиядән шпион дип куылган Ватикан вәкиле Стефано Каприо да килгән иде.

Татарстан башкаласында билгеле шәркыят галиме Шиһабетдин Мәрҗани тууның 190 еллыгына багышлап халыкара фәнни җыелыш ачылды. Чарага Ватиканнан яки башка христиан илләреннән дә, мөселман илләреннән дә галимнәр килгән иде. Шулай да аның мирасы беренче чиратта Татарстан фәне өчен кадерле диелә. Тик танылган галим Мәрҗани мирасын барлау һәм саклау эше аз башкарыла.

Лобачевскийдан да кадерлерәк

Татарстан фәннәр академиясы бинасында узган Шиһабетдин Мәрҗанинең 190 еллыгы уңаеннан ясалган фәнни чара турында тарихчы һәм мулла Вәлиулла Ягъкуб сөйли.

“Ул татар күзлегендә һуманитар фәннәргә, тарихка, фәлсәфәгә нигез салучы кебек. Шиһабетдин хәзрәт безгә казанлы галим геометрик Лобачевскийдан да кадерле”, - ди ул. Тик Вәлиулла хәзрәт, Мәрҗани мирасы барланмаган һәм бик аз яктыртыла, ди.

Мәрҗани иске имләдә үзбәкчә укыла

Үзбәкстанда да бу арада Шиһабетдин Мәрҗанинең ике китабы басылган. Тик бик күп әсәрләре әле тикшерелмәгән. Мәрҗани бар төркигә дә кадерле, ди Үзбәкстаннан килгән ислам тарихы галиме, Ташкент Шәркыят институтыннан әйдәп баручы фәнни хезмәткәр Бәхтияр Бабаҗанов. Ул Мәрҗанине “татарныкы гына түгел, ул безнең галим” дип атый.

Бәхтияр Бабаҗанов


Ташкент мирасханәләрендә Бабаҗанов 15 кульязма санаган. Шулай ук ул басма китапларны да күргән.

“Шиһабетдин Мәрҗани безгә ул даими автор кебек. Аны элек тә, хәзер дә укыйлар. Гарәп хәрефләре белән язылганны, басылганны без үзбәкчә укыйбыз, ә сез татарча укыйсыз. Ул уртак мирас, уртак тел бит. Шулай ук сездәге кебек бездә дә аның тарафдарлары һәм тәнкыйтьчеләре булган һәм бар”, - ди Бәхтияр Бабаҗанов.


Мәрҗанине китаплары тик ята

Ташкентта хөкүмәттә генә түгел, шәхси китапханәләрдә дә Мәрҗани мирасы саклана. Казанда шәхси зур китапханә тотучы, борынгы китаплар туплаучы һәм сатучы Марат Вәлишин белән сөйләшәбез. Марат абзыйда да алар бар. Аны да шуларның өйрәнелмәве борчый.

“Беренчедән Мәрҗанине укый алучылар бик аз. Китаплары тик ята. Аларны өйрәнүөчен акчалар юк ахрысы? Галимнәр дә ялкау. Икенчедән аның турында урыслар язып калдырган. Миссионер Евгений Малов та көндәлекләрендә язган. Шуларны укырга кирәк,” – ди Марат Вәлишин.


"Шпион" атакай сөйли

Ә христианнар үзәге Ватиканнан Стефано Каприо (Rev. Stefano Caprio) халыкара җыелышны диннәр арасы хезмәттәшлеккә ярдәм итә дип саный. Бу атакай Русиядәге урысчы, империячел, православчы халык күп яши торган шәһәр саналучы Владимирда курыкмыйча католик гыйбадәтханәдә эшләгән. 2002 елда аны шпион дип санап Русиягә керүдән тыйганнар иде. Каприоны хокук яклаучылар һәм Ватикан нахакка гаепләнә дип аңлатты. Стефано Каприо аңарчы Русия дәүләт гуманитар университетында да укыткан иде. Эшсез калмаган, хәзер Италия башкаласы Рим эчендәге яки Ватикандагы Папа Көнчыгышны өйрәнү институты укытучысы булып тора.

“Бу җыелыш бик мөһим. Чөнки ислам һәм христианлык белән аңлашу кайбер вакытта бик авыр бара. Әмма ул барыбер бик актив бара. Шулай ук соңгы арада Рим Папасы башлыклары, Папа үзе дә бу нисбәттән күп кенә мөселман әһелләре белән очрашты. Ватиканда да очрашу узды. Бар Европа өчен бик мөхим юнәлеш бу,” - ди Стефано Каприо.

XS
SM
MD
LG