Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядә Саакашвили көчләре җиңде


Грузиядә узган парламент сайлавында президент Михаил Саакашвили көчләренең җиңүе турында хәбәр ителә. Оппозиция моның белән килешми, тавыш бирүдә хәрәмләшүләр булды, дип дәгъва итә.

Саакашвили үзенең Бердәм Милли хәрәкәтенең 150 урынлык парламентта күпчелекне алачагын белдерде. Тавышларның барысы да саналып бетмәсә дә, Үзәк Сайлау Комиссиясе Саакашвили фиркасе 61% тавыш җыйды, дип хәбәр итте. Берләшкән оппозиция намзәтләре 13% алган.

Халыкара күзәтүчеләр Грузиядә гыйнвар аенда узган сайлаудан соң алга китеш аз булган, дип бу тавыш бирүне "тигез һәм тулы түгел" дип бәяләде.
XS
SM
MD
LG